Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора1.doc
Скачиваний:
9
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

31. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең идея-эстетик кыйммәте.

Татарстанның халык язучысы, романчы, хикәяче, драматург, публицист Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаилә­сендә туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары күрше­дәге Зәй районының Югары Баграҗ исемле керәшен татарлары авылында уза. Шул авыл мәктәбенең тугыз сыйныфын һәм Сарман урта мәктәбендә унынчыны тәмамлаганнан соң (1945), берникадәр вакыт колхозда эшли, аннары ике елга якын комсомолның Зәй район комитетында бүлек мөдире хезмәтендә була. 1948 елда Казанга килеп, университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Монда ул, уку программасындагы фәннәрне яхшы үзләштерү белән бергә, беренче курстан ук бик мавыгып университет каршындагы әдәби түгәрәккә йөри, анда үзенең язган берен­че нҗат тәҗрибәләре белән уртаклаша, фикер алышуларга, диспут-дәресләргә актив катнаша. Ләкин сугыштан соңгы бу еллар – тоталитар совет режимының тирәдә янәдән бик нык репрессив ысуллар куллана башлаган чоры. Реп­рессияләр шаукымы иҗади студент яшьләрне дә читләтеп үтми: 1950 ел башында Казан югары уку йортларында укучы бер төркем татар студент­ын, шул җөмләдән Аяз Гыйләҗевне, «советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә гаепләп», кулга алалар. 1950 елның декабрендә совет жәмәсенең ябык утырышы Аяз Гыйләҗевне җиде елга ирегеннән мәхрүм хезмәт колониясенә җибәрергә дигән хөкем карары чыгара. Югары алып, язучы булырга хыялланган егерме ике яшьлек егет әнә шулай гандагы совет концлагерьларында биш елга якын җәфа чигәргә мәҗбүр була. Фәкать Сталин вафатыннан соң гына аны иреккә чыгаралар һәм Казан университетында өзелгән укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирәләр.

Университетны тәмамлагач, Аяз Гыйләҗев берничә ел (1957-1961) көндәлек матбугат редакцияләрендә эшли, аннары, Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң, 1963 елдан башлап бөтенләе белән профессионал-язучылык хезмәтенә күчә.

Аяз Гыйләҗевнең иҗаты күпкырлы һәм мул уңдырышлы. Беренче проза һәм сәхнә әсәрләреннән үк сиземләнгән язу манерасы: кырыс реализм, халыкчан бизәкләргә бай җор тел һәм үзенчәлекле сурәтләү алымнары, кайсы чор турында һәм нинди темага язса да, кеше шәхесенең катлаулы дөньясын, эш-гамәлләрен егерменче гасырның гуманистик идея-эстетик карашлары югарылыгыннан торып анализларга, аларны чынбарлыктагы, милли, тарихи-иҗтимагый тормыш барышындагы катлаулы һәм каршылыклы мәсьәләләр, әхлакый проблемалар белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндерергә омтылу һәм, ниһаять, әдәби осталык, форма өлкәсендәге өзлексез эзләнү, камилләшү – менә бу сыйфатлар әдипнең язучы-сәнгатьче буларак бөтен иҗат эшчәнлегенең реалистик асылын, идея-эстетик юн­әлешен билгелиләр. Ул үзен бигрәк тә озын хикәя-повестъ остасы итеп таныта. «Дүртәү» (1961), «Өч аршын җир» (1962), «Зәй энҗеләре» (1963), «Берәү» (язылуы 1960 еллар башы, басылуы – 1966), «Урталыкта» (1969), «Язгы кәрваннар» (1972), «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят» (1973), «Мең чакрым юл» (1977-1978), «Җомга көн, кич белән...» (1979), «Әтәч менгән читәнгә» (1979-1980), үзгәртеп кору елларында язылган «Балта кем кулында?», «Яра» повестьлары – шуның матур мисаллары.

Тематик яктан әдипнең күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда сугыш чоры һәм сугыштан соңгы еллардагы татар авылы, аның гади, эшчән, әмма авыр сынауларга дучар ителгән кешеләре сурәтләнә, әхлак, тәрбия мәсьәләләре, мәхәббәт, гаилә, намус-вөҗдан каршында җаваплылык, яшәү максаты, яхшы белән яманның, изгелек белән явызлыкның кеше күңелендә һәм чынбарлыкта барган мәңгелек көрәше, гыйбрәтле язмышлар, тирән конфликтлы, драматик агышлы вакыйгалар аша сәнгатьчә яктыртыла. Автор гади кешенең шәхес буларак рухи бөек­легенә дан җырлый, повестьларында торгынлык чорында киң таралыш алган эгоизм, кешелексезлек, бюрократлык, ваемсызлык, карьеризм кебек яман сыйфатларны сарказмлы, усал көлү белән фаш итә.

«Җомга көн, кич белән...» һәм «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары өчен Аяз Гыйләҗев 1983 елда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә, ә 1987 елда русча тәрҗемәдә Казанда басылган «При свете зарниц» исемле китабы өчен РСФСРның Максим Горький исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Повестьларыннан тыш әдипнең берничә романы да бар. «Урамнар артында яшел болын» романында (1969) торгынлык чорындагы матбугат дөньясы, яшь журналистларның тормышы һәм хезмәте тасвирлана, әсәр үзәгенә кешеләр холкындагы күңел нечкәлеге белән миһербансызлык, шәфкатьлелек белән каты бәгырьлелек, битарафлык кебек заман тудыр­ган проблемалар куела. «Балта кем кулында?» романында шәхес белән хакимият арасындагы каршылыклы мөнәсәбәтләр яссылыгында намуслы хезмәт кешесенең фаҗигале язмышы психологик нечкәлек белән сурәтләнә. Туксанынчы еллар башында язып тәмамланган һәм беренче мәртәбә 1993 елда «Казан утлары» журналында басылган «Йәгез, бер дога!» исемле роман-хатирә әдип иҗатында үзенең тетрәндергеч эчтәлеге һәм фәлсәфи гомумиләштерүләре белән әһәмиятле. Ул язучының шәхси тор­мышына – сәяси тоткынлыкта үткәргән биш ел гомеренә багышланган. Әсәр тоталитар режим заманындагы гаделсезлекләргә, башбаштаклыкларга яраклашып, намусын саткан карьеристларның, кеше үтерүчеләрнең, җәза­лаучыларның яисә рәсми тәртипләргә яраша алмыйча үзләрен гомерлек җәбер-золымга, төрмәләрдә, концлагерьларда черергә дучар иткән йөзләрчә реаль шәхесләрнең – төрле милләт кешеләренең гыйбрәтле, тетрәндергеч образлары һәм язмышлары аша бөтен бер иҗтимагый системаның – совет империясенең тоташ явызлыктан гыйбарәт эчке асылыну фаш итә.

Аяз Гыйләҗевнең иҗат эшчәнлегендә драматургия жанры да зур урын били. Аның каләме белән кырыктан артык исемдә күп актлы комедия, трагедия һәм драмалар языла. Аларның күпчелеге Казанның Галиәсгар Камал исемен­дәге Татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәләрендә, Татарстанның Әлмәт, Минзәлә, Чаллы шәһәрләрендәге театрларда куела, кайберләре, башка телләргә тәрҗемә ителеп, үз вакытында башкорт, авар, чуаш милли театрлары, рус театры сәхнәләрендә дә уңыш белән бара. Прозасы кебек, әдипнең сәхнә әсәрләре дә югары гуманизм идеяләре, кеше шәхесен олылау хисләре белән суга­рылган, алар психологик кичерешләргә бай булган үзенчәлекле образлары, милли характерлары һәм татар драматургиясендә моңарчы күзәтелмәгән форма төрләре белән аерылып торалар. Язучының драма­тик әсәрләре «Пьесалар» (1969), «Җиз кыңгырау» (1975), «Кар астында кайнар чишмә» (1979), «Әгәр бик сагынсаң» (1984), «Дус кызым кияүгә чыга» (1988) исемле җыентыкларында урын ала.

Аяз Гыйләҗев татар әдәбиятының аерым проблемаларына, бигрәк тә драматургия һәм проза жанрының торышына караган тәнкыйди күзәтүләр, Татарстан икътисады, мәдәният һәм фән әһелләре турында публицистик мәкаләләр, очерклар, мемуар, истәлек-хатирә, көндәлек характерындагы язмалар авторы буларак та билгеле. Аның мәкаләләре полемик рухта язы­луы, кыю фикерле, эмоциональ кайнар булулары белән җәлеп итәләр. Го­мумән, Аяз Гыйләҗевнең киң колачлы әдәби эшчәнлеге күп гасырлык та­гар мәдәнияте хәзинәсен яңа кыйммәтләр белән баетты. Шуларны күздә тотып, аңа 1993 елда Татарстан Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Указы нигезендә «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән шәрәфле исем бирелә. Ул шулай ук Татарстанның (1978) һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1985) дигән мактаулы исемнәр йөртә.

Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында Казанда вафат була һәм шәһәрнең Яңа бистә зиратына җирләнә.

Аяз Гыйләҗев – 1961 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

«Өч аршын җир» (1962) повестьның сюжеты гадәти түгел. Ике көн эчендә барган вакыйгалар поездда туган якларына кайтып килүче хатынның хәле начарлану, аны станциядә төшереп калдыру, хатынның больницада вафат булуы һәм, аның васыятен үтәп, ирнең мәетне туган авылына кайтарып җирләве кебек бара. Ләкин бу сюжет сызыгы әсәрдә ярдәмче роль уйный. Төп линия исә ретроспекция ясап үткәнгә китә, яшьлегендә, иҗтимагый вакыйгалар басымы астында хата ясаган кешенең, хатынының үлеме бәрабәренә бул­са да, үз хатасын танып, үзгәрүе, гафу соравы, яңа тормыш бу­сагасына аяк басуы төсен ала. Әлеге үзгәрешләрне Мирвәлидәге эчке каршылык хәрәкәткә китерә: Карачурадагы авылдашларын гаепле санаудан – үзенең хатасын тануга алып килә.

Бу урында 1917 нче елгы инкыйлаб алды чоры һәм аннан соңгы еллар турында сөйләү мөһим. Ул чактагы иҗтимагый-сәяси үзгәрешләрне автор бәяләве – әсәрнең яңалыгы икәне әйтелә. Бу бәя төп герой Мирвәлинең эчке моно­логларында, уйларында барлыкка китерелә дип нәтиҗә ясала.

Инкыйлаб алды авылы, андагы тормыш Мирвәли һәм әтисе мөнәсәбәтләрендә генә тергезелә. Бу эчке монологлар әсәрдән таптырыла.

Мирвәли һәм Шәмсегаян исеменнән автор аларның утыз ел­лык тормышын сукбайлыкта узган тормыш искә төшерелә. XX йөз башыңда татарларны тормыш авырлыклары, җәмгыять­тәге гаделсезлекләр сукбайлыкка китәргә мәҗбүр итсә, инкый­лабтан соң да шулай. Әлеге сүз җәмгыятьтәге үзгәрешләргә нега­тив бәяне көчәйтә, яңа идеологиянең кеше кадерен белмәүгә, кеше кыйммәтен санламауга нигезләнүе хакындагы алдарак әй­телгән фикерне тагын бер кат ассызыклый. Советчыл идеологиянең иң зур кимчелеге дип кеше кадерен белмәү билге­ләнгән.

Гомумән алганда, автор инкыйлаб, яңа идеология алып кил­гән яңалыкларны тәнкыйди – шәхес трагедиясе ноктасыннан бәяли. Алар кешеләрнең тотрыклы күзаллауларын, тормышын җимерергә сәләтле көч итеп карала.

Бу яктан әсәрдә каршылыклы сурәтләр дә чагылыш тапкан. Автор тискәре бәяләү ноктасында тукталып калмый. Ул утыз ел узганнан соңгы авыл тормышын, андагы уңай үзгәрешләрне ас­сызыклый. Мирвәли исе­меннән дә язучы авылдагы үсешне билгеләтеп бара. Мондый бәя Мирвәлиләр китеп бер ел үткәннән соң, аның кабат, үч алу те­ләге белән авылга әйләнеп кайту моментыңда ук күренә башлый.

Моңа аңлатма Шәмсегаян сүзләрендә китерелә. Бер елдан соң, иренең авылына кайту теләге хакында ишеткәч, хатынның сүзләрендә ике гыйбарә ассызыклана: «заман үзгәрде», «яхшы агымга каршы йөзүдән ни файда». Шушы сүзләргә авторның колхозлаштыру сәя­сәтен ялгыш, кылынган хата, тиз арада төзәтелгән эш итеп кара­вы яшерелгән.

Автор инкыйлаб, колхозлаштыру кебек гамәлләр ярдәмендә тормышны үзгәртүне дөньяның табигый агышына каршы куя. Бу фикер Мирвәлинең качуыннан соң бер ел үткәч авылны кабат күреп ясаган ачышлары кебек тәкъдим ителә. Авылдагы уңай үзгәреш­ләрнең сәбәбен Мирвәли кешеләрнең бердәм булып эшләвеңдә таба. Дөньяның табигый агымына каршы килмичә, кешеләр тор­мышны яхшыртуга өлеш кертәләр, кискен, өстән төшерелгән үзгәрешләр бу табигый агышны җимерә, диелә.

Татар кешесенең милли тормыш-көнитешенә кагылышлы күзәтүләр дә җәмгыятьне бәяләү белән үрелеп китә. Шәмсегаян исеменнән автор татар кешесенең җир белән тыгыз бәйләнештә булуын әйттерә: «– Безнең халыкның борын-борыннан җир инде аның!... Үзем дә менә яшь чагымда кыр эше өчен үлә идем!... Яз җитсә, өйгә керәсе дә килми иде. Кыен бит үзе, авыр... Урак өстен­дә унсигезешәр көн оекны салырга вакыт булмый иде... Эштән кайтасың да авасың! Барыбер күңелле иде... Ул сабан уракларын әйтсәңме?... Юкка гына безнең бабайлар иң яраткан кошларын сабан тургае дип, иң кадерле, күңелле бәйрәмнәрен Сабан туе дип атама­ганнар шул...» Әлеге фикерне ныгытып, автор больницага атта кайтып барган Шәмсегаянның арыш исен, тургай сайрауларын, күккүзләрне сокланып күзәтүен, шуны күрүне иң зур бәхет дип санавы хакындагы сүзләрен китерә. Бу өзек татар кешесенең та­бигать белән гармониядә, аны кадерләп яшәве хакында сөйли.

Шушы ук фикерләр Мирвәлигә нисбәтле кабатлана. «Каңгырып эшсез йөргән бер көнне адашып кына тегермән янына барып чык­тым... Карыйм, олаулар тора... Иген исе килә! Бодай исе!... Күкрәкләр киңәеп китте... Кыр эшен ярата идем бит мин, гомерем иген игеп үтәр дип уйлый идем. Инде тегендә, туган җирдә, мине мәхрүм иткәннәр икән, ичмасам монда ашлык арасында булыйм дип кердем мин тегермәнгә! Гел ашлык арасында!... Килүчеләрнең дәү, буаз кап­чыкларын киң арбалардан бушатып эчкә ташырга, ташып бетергәч, мунчала бауны чишеп беләгемә кадәр бодайга тыгылырга ярата идем мин! Кыр исе килә иде бодайдан! Ындыр исе! Арбалар исе, ат исе!... Көлтәләр, иген тузаны исе, көзге келәтләр исе аңкый иде ан­нан...» Больница ишегалдында Мирвәлинең миләүшә чәчәкләре исен сизеп дулкынлануы, яшьлек мәхәббәтенең матур мизгеллә­рен исенә төшерүе дә Шәмсегаян хәтерендәге күккүзләр уяткан төсле үк кичерешләр дулкынын тудыра. Бу өзекләр иҗтимагый вакыйгаларның кешеләрне үзләре теләгән яшәү рәвешеннән, яраткан, кадерле нәрсәләреннән, туган җирләреннән аеруы ту­рыңдагы фикерне дә белдерәләр.

Милли тормыш-көнитеш хакындагы күзаллаулар, нигездә, Шәмсегаян образына туплап бирелгәннәр. Язучы акыллы һәм уңган бу хатынны чиктән тыш сабыр һәм ягымлы итеп тасвир­лый. Татар хатыннарына хас сабырлык, ирне олылау шулай ук кабатлаулар ярдәмендә игътибар үзәгенә куела: «Иртәрәк кайтса, кояш исе килеп торган ап-ак күлмәк кигән, җыйнак, түгәрәк алъ­япкыч бәйләгән хатынының кешесез урам чатында үзен көтеп тор­ганын күрә. Төнгә калса, капка чак кына шыгырдауга Шәмсегаян атылып ишегалдына йөгереп чыга, караңгыда янып торган төпсез күзләрен текәп аннан бер сүз, бер булса да ягымлы сүз көтә»; «Ә ул ... һәрвакыт бердәй ягымлы, кече күңелле, мөлаем генә елмаеп, сабыр гына көтеп тора. Ничә кайтсаң да шулай, кайчан кайтсаң да шулай, ничек кайтсаң да шулай...» һ.б.

Авылдан качкан төнне Шәмсегаянның Мирвәлигә шәлен са­лып бирүе, салкын вокзалларда җылы биргән бу шәл әсәрдә ха­тынның күңел җылысына янәшәлектә бирелә. Тормыш, җәмгы­ятьтәге сынаулар алып килгән авырлыкларны якын кешенең күңел җылысы җиңәргә ярдәм итә дип, автор Шәмсегаяндагы тагын бер сыйфатны, үзе һәр әсәреңдә диярлек татар хатын-кыз­ларыңдагы иң әһәмиятле үзенчәлек буларак искәртеп барган корбанчылыкны аерып билгели. Шәмсегаян утыз ел гомерен иренең фаҗигасен җиңеләйтү өчен корбан итә. Качып яшәп бер ел үт­кәч, ирен авылга озатканда Шәмсегаян исеменнән әйттерелгән сүзләр әсәрдә ачкыч вазифасын башкара: «Туган җиреңнән олы була алмассың». Иңде авырып китеп, көннәре санаулы калганны белгәннән соң, Мирвәлине авылга кайтырга күндерә, аның ва­сыяте дә үзен авылда күмү генә түгел, ул иренә авылда калырга куша: аның туган җирендә, үз кавеме арасында яшәп калуын тели.

Аяз Гыйләҗев – үз әсәрләрендә һәрчак әхлакый проблемалар күтәреп килгән, җәмгыятьтә милли әхлакый традицияләрнең онытыла баруы хакында чаң суккан язучы. Ләкин бу яктан «Өч аршын җир» үзенчәлекле урын били. Автор инкыйлаб алды яки колхозлашу чорына нисбәтле милли әхлак, авыл әхлагы категорияләренә бөтенләй диярлек мөрәҗәгать итми. Мирвәли­ләрне әтисе өйдән куып чыгаргач, авыл халкының моңа мөнә­сәбәт белдерергә кыюлыгы җитми. Байлыкларын тапшырырга киңәш итүче Хәйдәр карт Мирвәлинең Таифә карчыкны тәрбия­ләвен искә алуы, авторның әхлакны шәхескә нисбәтле тәкъдим итүен күрсәтә.

Әсәрдә «авыл әхлагы», «милли әхлак» төшенчәсе Мирвәлинең Карачурага кайтып барган вакытка карата калкып чыга. Ул «кешелеклелек» төшенчәсе белән тәңгәл, башкаларга карата явызлык эшләргә ярамый дигән канун тирәсенә җыела. Маллары­на зыян салып, Мирвәли кешелеклелек чиген атлап чыга. Шуңа күрә ул утыз ел буе намус хөкемен тоеп яши, газаплана. Әлеге канунны бозуда дөньяны («Күңелемдә бер генә уй иде минем: дөнья нигә болай көйсез яратылган? Әллә мин үзем яши белмәдемме?.. Кай җирдә аягымны каймыктырып чатан-ботан атлап киттем мин?...» һ.б.), башкаларны («Мине җылы түшәгемнән торгызып салкын урамга куып чыгарырга кемнең хакы бар иде?...») гаепләргә омты­ла, аларның бәхетсез булуын белеп юанырга («Үземне сукбай яса­ган кешеләрнең эшен, тормышын күзлисем килә иде. Ничектер, алар­ның эше дә минеке кебек ук уңайсыз барадыр, үзара сугышып бет­кәннәрдер сыман тоела иде миңа! Аларның да яшерен кайгылары бардыр, бу шыксыз дөнья аларга да җайсыз, ямь юктыр кебек иде. Болай уйларга бернинди нигезем булмаса да, кимсетелгән сынык күңелем шулай уйлап юана иде!...»), онытырга тели («Нинди чаралар белән, ничек итеп үткән тарихны мәңгегә онытырга, башкалар кебек эш тәмен тоеп, бәхет белән янәшә яши башларга? Ничек итеп?... Ничек котылырга ул авыр йөктән?...»), үч алу хакында хыяллана («Ә мин, ука күлмәкләр киеп, алтын-көмешкә бизәлеп ут патшасы кебек карап торам: – Янсын! Нигезе калмасын бу йортның!... Этләр­гә кара күмере дә булмасын! Тамыры корысын!»).

Әхлак, намус хөкеме Мирвәлинең адашы белән сөйләшүендә ачыклана. Авылда калырга теләк белдергән, өч аршын җир со­раган Мирвәлигә адашы аңа лаек булырга кирәк дип җавап бирә. Әлеге сөйләшүдән соң Мирвәли үзенең гаебен андый. Автор моны геройның үзеннән дә әйттерә: «Гаебе зур Мирвәлинең, моннан китү ул гаепне тагын да зурайту, үстерү генә булачак...» һәм шушы урында, Мирвәлинең гаебе белән бәйле, автор әсәрдәге төп фи­кергә алып килә. «Менә шушы үтә кырыс кыяфәтле авылдашлары белән аны бәйли торган берәр нәрсә калганмы соң?..» дигән сорауга, Мирвәли башта нигезен күз алдыннан кичерә («Бүген ул үзе туып-үскән нигез яныннан да үтеп китте. Нигезе буш»), аннары – авылны, аның үткәнен, нәселен («Монда аның ерак бабалары туган. Авылның нигезен салган кара Чура үзе дә аның ерак бабасыдыр әле... Бу зиратта аның әтисе ята, әнкәсе...»), якыннарын-кавемдәшләрен («Тирә-якта кешеләр нинди күп! Үзара алар нинди якын­нар: туганнар, абыйлар, апалар, җизниләр, сеңелләр, балдызлар, кодалар, кодачалар... Я булмаса иптәшләр, кардәшләр, яшьтәшләр, аркадашлар, юлдашлар... Нинди җылы җепләр бәйли адәми затларны якты дөнья­да!»). Димәк, кеше өчен иң кадерле – туган җир, нәсел-нәсәп, аның тарихы, кавемдәшләр икән, хата кылганда Мирвәли шуны онытып җибәргән! Ул иҗтимагый вакыйгаларны, сәяси хәлләрне гомумкешелек кыйммәтләреннән өстен куйган. Социологик ана­лиз әсәрнең төп идеясен төгәлләштерергә ярдәм итә. Тормыш, җәмгыять, тарих, сәясәт нинди генә сынаулар алдына куйса да, кеше булып калырга кирәк, туган җирең, нәсел-нәсәбең, якын­нарың турында онытырга ярамый, алар сиңа бу сынауларны сын­мыйча үтеп чыгарга ярдәм итәр, ди язучы.

Төп идея әсәрдә көчле позициягә чыгарылган исем ярдәмендә тагын бер кат ассызыклана. Авылда калырга карар кылган Мир­вәли авылдашларыннан өч аршын җир – кабер казыр урын сорый. Туган җирдә өч аршын җиргә лаеклы булып яшәргә кирәк, ул изге урын дип, язучы моны кешенең эш-гамәлләрен, кылганна­рын бәяләү, үлчәү билгесенә әйләндерә.

Көчле позициягә чыгарылган Мирвәли җырлары да автор фикерләрен ассызыклауга хезмәт итә.

Мирвәли тормышына, гомумән кеше тормышына, язмышына ишарә ясый, төп идея белән кисешә. Туган җиргә, якыннарыңа, нәселеңә таянып, тормыш авырлыкларын, сынауларын кичеп чыгарга була, дип белдерә.

Автор үзенең геройларын заман сынавы каршына бастырса да, аларны билгеле бер тарихи вакытка бәйләп куймый. Мирвә­ли – көчле, горур, буйсынмас ир, Шәмсегаян – сабыр һәм зирәк хатын, алар теләсә кайсы җәмгыятьтә очрый торган кешеләр ке­бек тәкъдим ителәләр. Ләкин Мирвәлине һәм авылдашларын күп­медер дәрәҗәдә каршы куеп (бу бигрәк тә адашының сүзләреңдә ачык чагыла, әйтик: «Еллар буе кара тир түгеп эшләп берни алма­ган чакларыбызда безне кимсетмәделәрме? Әрнемәдекме?.. Тик туган җиребезне каһәрләп мөртәткә әйләнеп чыгып качмадык!»), язучы нәкъ менә көчле кешеләр өчен иҗтимагый катлаулылыкларны кичеп чыгуның авыр булуын, җәмгыятьтәге үзгәрешләрнең көчлеләрне сындыруын яки фаҗигагә дучар итүен күрсәтә.

Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» по­весте җәмгыять һәм шәхес проблемасьн колачлый. Автор иҗтимагый-сәяси тотрыксызлыкның, үзгәрешләрнең кешеләр язмы­шына нык тәэсир итүен, кешене фаҗигагә китерү мөмкинлеген тасвирлый, җәмгыятьтәге хәлләрне кешеләр кичә торган сынау кебек бәяли. Бу сынауны берәүләр түзеп кичеп чыга, икенчеләр болар белән ризалашмыйча, үз дөреслеген, хакыйкатен урнашты­рырга омтыла. Туган җир, нәсел, аның тарихы, кавем-кардәшләр кебек, иҗтимагый күренешләрдән югарырак, гомумкешелек кыйм­мәтләре бар, алар кешегә дөрес юл күрсәтә. Кеше иҗтимагый хәлләргә карап түгел, кешелеклелек кануннары буенча яшәргә тиеш, ди язучы.

32. Ә.Еники әсәрләрендә күңел дөньясын сурәтләү үзенчәлеге. Татар әдәбиятында кешенең эчке дөньясын сурәтләүнең бай традициясе бар. Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал, Мәхмүт Галәүләрдән килгән традицияне Фатих Хөсни, Гариф Ахунов, Атилла Расих, Рафаил Төхфәтуллин, Әхсән Баян, Аяз Гыйләҗев, Мәдинә Маликова һ.б.лар дәвам иттерделәр. Татар прозаиклары бүгенге көндә камилләшкән әдәби сурәтләү алымнары белән психологизмның нечкә ысуллары белән коралланганнар. Алар арасында Әмирхан Еники да бар.

Әмирхан Еникинең иҗатын өйрәнгән белгечләр (галимнәр: Фәрит Хатипов, Рифат Сверигин, Фәрит Бәшир, Мәдинә Җәләлиева һәм Әлфия Мотыйгуллина, Альбина Карамова) аны язучы-психолог итеп бәялиләр.

60-70 нче еллар татар прозасында Шакир Мөхәммәдев, Фатих Әмирхан, Шәриф Камал әсәрләрендә күренә генә башлаган уртак сөйләм иң беренче чиратта психологизм белән сугарылган Әмирхан Еники иҗаты өчен хас. Язучының сугыш чорында язылган «Бала» (1941), «Бер генә сәгатькә» (1944) хикәяләрендә уртак сөйләм сугыш чоры кешеләренең психологиясен ачып бирүдә бирүдә стилистик алым буларак очрый. Шулай ук «Ялгызлык» (1957), «Шаяру» (1959) кебек хикәяләрендә уртак сөйләм геройга карата автор позициясен белдерүдә, геройның ха­рактер үзенчәлеген, сөйләү рәвешен чагылдыра, персонажның уйларын, сөйләм үзенчәлеген ача.

Автор, персонаж белән уртак булган сөйләм Әмирхан Еникинең беренче әсәрләреннән соңгыларына таба камилләшә бара. «Әйтелмәгән васыять»тә (1965) уртак сөйләм язучының позициясен вакый­галарга, хәлләргә геройның карашы, тойгысы итеп белдерәләр. «Рәшә» (1962) повестендә күп тапкыр кабатланган уртак сөйләм эчке процесслар, ягъни уйлар эзлеклелегенең нәтиҗәсен бирә. «Саз чәчәге» (1954-1955) повестында күп кенә күңел монологлары, уртак сөйләм, төп геройның уйлау процессын, үз-үзеңдә барган кичерешләрне белдерә. Шулай итеп, Әмирхан Еники әсәрләрендә уртак сөйләм психологизмның иң мөһим алымнарыннан берсе булып, геройларның күңел процессларының төрле халәтләрен тасвирларга мөмкинлек бирә.

Әмирхан Еники әсәрләрендә табигать герой кичерешләренең аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Язучының «Төнге тамчылар» хикәясенең башыннан азагына кадәр «тып-тып тамган тамчы» образы төп герой күңелендәге хис­ләрне үткәнне хәтердә яңарту хез­мәтен үти. Пейзаж күренешләрен язучы «Саз чәчәге»ндә уй сөрешен ачуда файдалана. «Мәк чәчәге» нәсерендә сугыш чоры күренешләре мәк чәчәге пейзаж-образына мөнәсәбәттә ачыла. «Тауларга карап» хикәясендә тау пейзажы Локман карт аңында барган хис-кичерешләр яссылыгына параллель куела. Идел образы «Шаяру», «Рәшә» язмыш символы буларак бирелә. «Әйтелмәгән васыять» әсәрендә дала пейзажы милли традицияләрнең яңару күрсәткече буларак кулланылса, «Рәшә»дә киресенчә, дала төп геройның болганчык тормышы турында сөйли. Әмирхан Еники әсәрләрендә табигать күренешләре герой кичерешләренең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Шулай ук табигать бизәкләре кеше портретын сурәтләүдә кулланыла һәм кеше холкының теге яки бу үзенчәлеген ача.

Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?», «Җиз кыңгырау», «Курай», «Рәшә» әсәрләрендә җырга эстетик йөкләмә бирелә. Язучы алардан тирән мәгънәне җыйнак бирү өчен файдалана. Җыр геройларның рухый дөньясын ачуда катнаша. «Кем җырлады?» хикәясендә Таһирә җырында сугыш чорында халыкның фаҗигасе чагылыш таба. «Җиз кыңгырау», «Курай» хикәяләрендә халыкның эстетикасы, әхлагы тоемлана, әлеге җыр текстлары аша халыкның фәлсәфәсе бирелә. «Рәшә»дә җыр Рәшидә характерының лирик-эмоциональ көчен арттыручы чара буларак кулланыла. Гомумән, Әмирхан Еники әсәрләрендә җыр күңел кичерешләрен көчәйтүче, тирәнәйтүче эстетик чара буларак кулланылган.

Әмирхан Еники үз иҗатында кешенең эчке дөньясын ачып бирүдә милли детальләрдән, көнкүреш атрибутикасыннан да файдалана. Аның «Җиз кыңгырау», «Курай», «Әйтелмәгән васыять» хикәяләрендә – җиз кыңгырау, курай, яшел сандык, кәфен, чыбыркы – милли детальләр хезмәт, төрле йолалар, туган җиргә мәхәббәт, күңел юмартлыгы, кешелеклелек кебек сыйфатларны ачуда катнаша. Әлеге әсәрләрдә заман кешесенең рухый тормышын тагын да баету мәсьәләләре фәлсәфи яссылыкта яктыртыла. Еники милли детальләр аша буын­нар эстафетасын, халык кыйм­мәтләрен укучыга җиткерә.

Күренгәнчә, Әмирхан Еники – психологик тасвир остасы. Аның әсәрләрендә тормыш-чынбарлык битараф төстә түгел, ә кешенең күңеле аша үткәрелеп, аның сиземләве, тоюы аша сурәтләнә. Әсәрләре үзенчәлекле фикерләү, тасвирлау, сәнгатьле су­рәтләү үрнәге булып тора. Әмирхан Еники хикәяләре үзенең төзеклеге, фикерне бер фокуска җыйнап бирүдә, кызыклы чишелешкә ирешүдә, гомумән, эчтәлек һәм форманың максатка ярашлы итеп эшләнешендә үзенә генә хас сыйфатларга ия.

Әдипнең хикәяләү үзенчәлеге үткен социаль эчтәлекле әсәрдә дә, иронияле әсәрләрендә дә үзенең кыйммәтен югалтмый, тормышның бар­лык нечкәлекләрен ачуда, аңа тирәнтен төшенү­дә укучыга юл күрсәтүче маяк вазыйфасын да үти. Хезмәттә билгеләп үтелгәнчә, Әмирхан Еники уртак сөйләм, табигать күренешләре, җыр, милли детальләр белән персонажның күңел дөньясына игъ­тибар итеп, эчке дөньясын ачып сала. Әмирхан Еники иҗатына хас әлеге үзенчәлекләрне мәктәп практикасында да куллану мөмкин.