Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора1.doc
Скачиваний:
9
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

37. Г. Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.

Иҗат үзенчәлекләре:

— әдипнең 50—60 нчы елларда язылган шигырьләрендә юмор-сатира жанры, аннан соңгы чорларда туган җир, туган тел, тынычлык, хезмәт, поэзия, яшәү мәгънәсе, бөек шәхесләр һәм башкалар турындагы лирик, публицистик әсәрләре өстен­лек алуы күренә;

— сатирик әсәрләре поэзиянең бу жанрына яңа сулыш өрә, аны яңа биеклеккә күтәрә; җәмгыятьтәге һәм кешеләр характерындагы кимчелекләрне, ямьсез күренешләрне, ни­гездә, ике төргә бүлеп тәнкыйтьли: берсендә әхлаксыз эш-гамәлләрне турыдан-туры фаш итсә («Тотып җибәр, апам», «Тәвәккәл әби», «Танышлык белән»), икенчесендә исә һәр­кемгә яхшатлы булып, сафсата сатып, берни булдыра алмау-чылардан, башкалар хисабына яшәргә омтылучылардан, җа-ваплылыктан качучылардан мактаган булып көлә («Урын­басар булу яхшырак», «Буш мичкә», «Мыек борам», «Тун ас­тында кыюлык»);

— шагыйрь туган тел үзенчәлекләренә халыкның гаҗәеп матур, гыйбрәтле, җор сөйләменнән, язу осталыгына үзенә ка­дәр яшәп иҗат иткән шәхесләрдән өйрәнә. Атаклы кешеләргә багышлап язылган шигырьләре тулы бер цикл тәшкил итә. Алар арасында Гомер, Кол Гали, Г. Тукай, М. Фәйзи, Ш. Бабич, С. Хәким, Н. Некрасов, С. Садыйкова, Б. Урманче, И. Шакиров һ. б. турындагылары бар;

— шагыйрь кешеләрнең гадәт-психологиясен гаять яхшы белеп яза, шуңа күрә ул сурәтләгән типлар таныш һәм шул ук вакытта кабатланмас була («Сайладым, их, сайладым», «Сак кеше»);

— әсәрләрендә лирикадан юморга, юмордан ирониягә, хәтта сатирик гротескка күчәргә булыша торган үткен чагышты­рулар, җанландырулар, арттыру-үткенәйтүләрне актив кулла­на; әдип көлүендә моңсу юмор, усал сатира, сарказмга якын ирония, пародия кебек жанр формалары еш очрый («Бигрәк юаш», «Елмаям уйчан гына...»);

— аның лирик герое еш кына үзеннән-үзе көлә, әмма шу­ның артында җәмгыятьтәге һәм кешеләрдәге кимчелекләрдән көлүе, аларны усал тәнкыйтьләве ачыла («Ахмак килә», «Ча­баклар»);

— табигатькә гаять игътибарлы, аны нечкә тоеп, уңышлы образ-сурәтләрдә тасвирлый («Өянкеләр моңы», «Көз», «Карт имән», «Зирек җырлый»);

— лирик-публицистик шигырьләрендә тирән фәлсәфи фикер, тормыш-яшәеш, кеше бәхете, җәмгыятьтәге шартлар турында уйлану-борчылу ята; ул илдә хөкем сөргән хак­сызлык, гаделсезлек өчен борчыла, аның сәбәпләрен эзли («Язмышлар», «Гомер китабы», «Аю йөргән урман арасында», «Ачы язмышлар»);

— әдипнең лирик герое битарафлыкны кабул итми, уй-хыяллар, өметләр белән тулы яшәешкә омтыла;

— халыкның фикер-кичерешләрен, туган ил, туган җир төшенчәләренең изгелеге, кадере турында уйлануларын җыр­га салып әйтә («Татарстан таңнары»),

Өф-өф итеп

Темасы: бала тәрбияләү.

Эчтәлеге: дөрес тәрбия бирмәү нәтиҗәсендә, баланың әрәм­тамак булып үсүе.

Шигырьнең беренче өлешендә бала туганга шатлану хисе өстенлек итә:

Малай туды безнең. Нинди шатлык! Икебезгә уртак бәхет таптык.

Икенче өлештә бу гаиләдә тәрбиянең баланың һәр теләген үтәүгә, бала белән мактануга кайтып калуы күрсәтелә:

Мондый асыл малай бездә генә. Затлы кием, ефәк аңа гына, Тәмле-татлы нәрсә тамагына...

Шуның нәтиҗәсендә сөенү борчу-мәшәкать хисе белән алышына:

Яңа мода костюм тапты уйлап, Газиз парәң булгач, бостон юллап Йөгерәбез икәү урам буйлап, Анда лап-лоп, монда лап-лоп.

Өченче өлештә «тәрбия »нең нәтиҗәсе тасвирлана: малай әрәмтамак булып үсә, ата-анасы җилкәсендә яши, алар тап­канга рестораннарда типтерә, җилбәзәк тормыш алып бара, хәтта аларга (кул күтәрүгә кадәр барып җитә. Ата-ананың борчу хисе кайгы-хәсрәт белән алышына, һәр строфа ахы­рындагы кабатлаулар хис дәрәҗәсен арттыра.

Нәтиҗә ясыйбыз: автор бәхет-шатлык китерергә тиешле баланың әрәмтамак, җилкуар булып үсүен, ата-анасына да, җәмгыятькә дә файдасыз бер бәндә булуын хис төрләренең үзгәрешенә бәйле күрсәтә. Моның сәбәбе булып баланы «өф-өф итеп», иркәләп үстерү, ягъни халыкның борынгыдан кил­гән тәрбия чараларын санга сукмау тора.

«Кызыл балчык» промартелендә

Темасы: җәмгыятьнең гаделсезлеге.

Эчтәлеге: башкалар җитештергән матди байлык хиса­бына яшәүче бюрократларның артуына борчылу, хезмәт кеше­сенә гаделсез карашка ачыну хисе.

Шигырьдәге вакыйгалар ачык күренеп торган ике өлешкә бүленгән. Беренче өлешне тәшкил иткән өч строфадагы күре­нешне каршы якларга аерабыз. Бер якта — сүз сөйләү, күр­сәтмә бирү белән шөгыльләнүче контор халкы:

Бригадиры тәртип-фәлән карап тора, Бер бухгалтер хезмәт хакын санап тора. Тәэминатчы бияләй белән тәэмин итә, Кладовойчы чүлмәкләрне кабул итә...

Икенче якта — чүлмәк ясаучы, ягъни матди байлык туды­ручы ике малай:

Ике малай чүлмәк ясый, чүлмәк ясый.

Автор җәмгыятьтә бюрократик аппаратның үсүен, кирәк­мәгән штатларның артуын, конкрет эш өчен берәүнең дә җа­вап бирмәвен тәнкыйть итә. Ике малайның чүлмәк ясавын кабатлау аша алар җитештергән байлык хисабына нихәтле кешенең (бригадир, бухгалтер, технолог, тәэминатчы, кладо-войчы, замначальник, начальник) хезмәт хакы алып яту күре­нешенең киң таралуын, моның гайре табигый хәл булырга тиешлеген искәртә.

Шигырьнең икенче өлешен тәшкил иткән дүртенче стро­фада каршы якларның урыны алышына, ягъни юкны бушка аударучылар бүләк ала, ә эшләүчеләр кул чабып утыра: Начальниклар, елмаешып, бүләк ала, Ике малай доклад тыңлый һәм кул чаба.

Шулай итеп, авторның эшләүчегә караганда җитәкчелек итүченең яисә карап торучыларның артуына борчылуы хәзер инде матди байлык тудыручы хезмәтнең тиешенчә бәялән­мәвенә, ягъни гаделсезлеккә ачыну хисе булып үсә.