Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора1.doc
Скачиваний:
9
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

8. Хх йөз башы татар поэзиясе.

Поэзия милли әдәбиятның иң бай традицияле төрлә­реннән санала. Татар әдәбиятының борынгы чорыннан алып XIX гасырның соңгы чирегенә кадәр тезмә форма, шигъри сөйләм өстенлек итә. XX йөз башы шигърияте үсешендә ике баскыч күзгә ташлана. Беренче баскычы 1905 елларда башла­нып 1911 елларга кадәр дәвам итә. Икенчесе 1912—1917 ел­лар белән чикләнә. Татар шигъриятенең үсеш-үзгәреше гаҗә­еп кызыклы. Беренчедән, лирика, поэзия башка төрләрдән заман мәсьәләләренә аваздашлыгы, заман сулышын тоеп яшәве белән аерылып тора. Мәсәлән, Беренче рус инкыйлабы Г. Тукай, М. Гафури, Н. Думави, С. Рәмиев, Дәрдемәнд, М. Ук-маси һ. б. күңелендә пыскып яткан шигъри дәртне ялкын­ландырып җибәрә. Икенчедән, милли поэзиядә тотрыклы­лык, традицияләр сакланышы көчле. Шигърияттә урта гасыр дини-әхлакый, суфичылык поэзиясенең, дөньяви юнәлешнең, XIX гасыр мәгърифәтчелек әдәбиятының, Шәрык классикасы традицияләренең дә яңгырашы күзәтелә, Үз иҗатларын мәгърифәтчелек рухында башлап җибәргән шагыйрьләрне, татар халкының яшәеше, мәдәни, иҗтимагый, икътисади үсе­ше белән бәйле мәсьәләләр борчый. Сәяси, сатирик, публи­цистик лирика Беренче рус инкыйлабы еллары шигърия­тенең реалистик юлдан үсешен күрсәтүче дәлил булып тора.

Аның олы юл башында, һичшиксез, татар халык шагыйре Г. Тукай тора. Шагыйрьләр үзләренең милли чынбарлыкка, иҗтимагый-икътисади яңарышка мөнәсәбәтен, тарихи барыш, милләтнең үткәне, бүгенге хәле, киләчәге турындагы уйла­нуларын реаль детальләр, сурәтләр аша тасвирлау белән бергә символик, аллегорик образлар ярдәмендә чагылдыра башлый­лар: диңгез, давыл, җил, таң, кояш, йокы һ. б. Бер яктан, шәхес иреге, фикер хөрлеге, милли азатлык, чынбарлыкка кискен мөнәсәбәт кебек мотивларның көчәюе, икенче яктан, лирик геройның хисси-эмоциональ дөньясын сурәтләүнең өстенлек итә башлавы, яшәешнең фәлсәфи, мәңгелек мәсьәлә­ләре белән сугарылуы татар поэзиясенең идея-эстетик яктан катлаулануы турында сөйли. Шигърияттә Европа романтиз­мы баш калкыта. Романтик юнәлеш вәкилләре буларак, С. Рә­миев, Ш. Бабич иҗатлары карала. Дәрдемәндне символист шагыйрь дип атау дөреслеккә туры килә.

1910 елларда иҗат мөмкинлекләре һәм шигъри сәләт­ләре төрле яшь шагыйрьләр төркеме, XX гасыр татар поэ­зиясенең икенче буыны С. Сүнчәләй, 3. Ярмәки, Г. Сөнгати, Г. Харис, М. Фәйзи, Гыйффәт туташ, Ф. Бурнаш һәм баш­калар күтәрелеп чыга. Аларның күбесе Г. Тукайның шигъ­ри йолдызлыгында туган шагыйрьләр була. Идея-эстетик якынлык, мотивлар уртаклыгы аларны Тукай әдәби мәк­тәбе вәкилләре буларак карарга мөмкинлек бирә. Рус-Евро-па әдәбиятларына йөз белән борылу, дөнья әдәби-эстетик, фәлсәфи фикере ирешкән казанышларны үзләштерү, катлау­лы һәм каршылыклы чынбарлык 1910 еллар поэзиясен идея-тематик яктан төрлеләндерә, яңа тенденцияләр, үзгә сыйфатлар барлыкка китерә. Шулай да халык бәхете, мил­ләтнең яшәеше, киләчәге, иҗтимагый гаделлек турында уйланулар, гражданлык хисләре милли шигъриятнең төп кыйбласын билгели.

Унынчы елларда романтик поэма һәм балладалар актив­лаша, аларның электән килгән традицияләре үстерелә, яңа сыйфатлар белән байый. Лиро-эпик жанрларның формала­рында, сюжеты, композициясендә, геройларны сурәтләү алым­нарында төрлелек: а) фольклор әсәрләренең сюжетын иҗади файдалану (К. Юлдаш. Чура батыр һ. б.); б) Европа-рус әдә­биятлары үрнәкләрен тәрҗемә итү, милли шартларга җайлаш­тыру (С. Сүнчаләй. Әлмансур һ. б.); в) дини мифологиягә мөрә­җәгать итү (М. Гафури. Адәм вә Иблис һ. б.) күзәтелә.

9. ХХ йөз башы татар прозасы. 1910 нчы еллар татар прозасында “кечкенә кеше” тибы. (Г.Газиз, Г.Исхакый, К.Тинчурин). Мәгърифәтче әдипләр М. Акъегет, 3. Бигиев, 3. Һади, Ш. Мөхәммәдев һәм башкалар иҗатында яңа татар прозасы формалаша башлый. XX гасыр башында ул тәмам калып­лашып бетә. Әдәбиятчы галимнәр милли прозаның ике үсеш баскычын аерып чыгаралар:

1. 1885—1908 еллар.

2. Унынчы еллар прозасы.

Беренче баскычта иҗатлары мәгърифәтчелек әдәбияты эчендә каралган Ф. Кәрими, Р. Фәхретдин, 3. Ьади һ. б. язучы­ларның әдәби эшчәнлеге дәвам итә. XIX гасыр әдәбияты традицияләрендә тәрбияләнгән Г. Исхакый, М. Гафурилар әле үз әсәрләрендә уку, гыйлем, тәрбия, шәхес иреге, хатын-кыз азат­лыгы мәсьәләләрен гәүдәләндерәләр. Казан Татар укытучылар мәктәбендә дөньяви белем алып, үзлегеннән гыйлемен даими тирәнәйткән, төрек һәм рус әдәбиятларының идея-эстетик казанышларын үзләштергән Г. Исхакый милли әдәбиятта яңа юл сала. Әдипнең башлангыч чорда язылган әсәрләрендә яңа төсмер, яңа тенденцияләр урын ала. Аның программ харак­тердагы «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повесте татар әдәбия­тының үсеш юнәлешен билгели. Ә 1906—1908 елларда дөнья күргән «Солдат», «Зиндан», «Теләнче кызы» һ. б. әсәрләре милли әдәбиятның идея эчтәлеге белән генә түгел, кеше яшәе­шен, тормышын сәнгатьчә гәүдәләндерү ягыннан да яңаруын дәлиллиләр, тәнкыйди реализм әдәбияты үрнәкләре булып торалар. Мәгълүм булганча, аларда иҗтимагый-социаль, сыйнфый көрәш мәсьәләләренә зур урын бирелә.

Татар әдипләренең чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәтенең тагын бер зур казанышы булып кешенең эчке дөньясын, кар­шылыклы хис-кичерешләрен, психологиясен сурәтләүгә боры­лышы тора. Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал иҗатларын­да Яңарыш чоры әдәбиятының башка әһәмиятле сыйфатлары барлана.

Татар тормышын үзгәртеп кору идеясе милли чынбарлык­ның иске гореф-гадәтләрен, тискәре, ямьсез күренешләрен, искелекне, артталыкны фаш итүче сатираны сан һәм сыйфат ягыннан баета. Реакция елларында сатирик прозаның күре­некле үрнәкләре тудырыла. Мәсәлән, Ф. Әмирханның «Фәт­хулла хәзрәт» повесте. Сатира тәнкыйди реализм прозасы­ның аерылмас өлешенә әверелә. Бу елларда моңа кадәр татар халкының яшәешен реалистик планда тасвирлап килгән та­тар әдәбияты эзләнүләр чорына килеп керә. Рус-Европа әдә­биятлары белән бәйләнешләрнең тагын да ныгуы, милли сүз сәнгатенең эчке үсеш ихтыяҗы прозада романтизмның үз­ләштерелүенә җирлек әзерли. XIX—XX гасыр башларында рус-Европа әдәбиятларында куәтләнгән модернистик агым­нарның аерым сыйфатлары, алымнары Ф. Әмирхан, Г. Ибра­һимов, Ш. Камал һ. б.ларның проза әсәрләренә яңа үзенчә­лекләр, яңа сызыклар, үзгә бизәкләр өсти. Кешенең рухи халәтен, мизгел кичерешләрен, мәхәббәт матурлыгын, яшәеш серләрен, фәлсәфи уйлануларны сурәтләү юнәлеше көчәя.

1910 елларда әдәби эшчәнлекләрен кече проза жанры хикәя­дән башлап җибәргән Ш. Әхмәдиен, Г. Гобәйдуллин, Г. Рәхим, М. Хәнәфи һ. б. иҗатында татар прозасының чынбарлыкны сәнгатьчә гәүдәләндерү мөмкинлекләре тагын да киңәя төшә. Күренә ки, милли чынбарлыкның, татар халкының мөһим мәсьәләләрен үзәккә куйган XX гасыр башы реалистик-ро-мантик прозасы модернистик агымнарга мөрәҗәгать итүне камиллеккә, матурлыкка, үсешкә ирешүнең бер юлы итеп карый.

XIX гасырның соңгы чирегендә мәгъ­рифәтче әдипләр иҗатында күтәрелеп киткән бу тема XX га­сыр башында үзенең иң югары ноктасына менә. Әдипләр иҗатында гәүдәләнгән башка темаларны берләштерүче үзәк рольне үти башлый. Чорның мөһим, актуаль мәсьәләләре милләт язмышы белән бәйләп карала. Милләт темасын як­тырткан әсәрләрдә мондый^ мәсьәләләр куела:

— милләтнең инкыйразы;

— милләтнең бүгенге хәле һәм киләчәге;

— милли алгарыш, милли тәрәккыят;

— милли дәүләтчелекне торгызу;

— милләткә хезмәт итү; '

— милли тарих;

— милләтнең бөтенлеген саклау;

— милли азатлык, милли-колониаль изүгә каршы көрәш һ. б.

Г.Исхакый. Ике йөз елдан соң инкыйраз (1902—1904). Зөләйха (1907—1912); Г.Тукай. Милләтә (1906). Көз (1906). Китмибез! (1907). Милли моңнар (1909); Ф.Әмирхан. Гарәфә кич төшемдә (1907). «Халык кызлары» хикәяләр циклы (1912); М.Гафури. Болгар кызы Айсылу. Хан кызы Алтынчәч; Г.Ибраһимов. Яшь йөрәкләр (1913) һ. б.

Яңа заман әдәбияты әдәби геройлар тирәсендә дә идея-эстетик эзләнүләр башлап җибәрә. Иң беренче чиратта заман таләпләренә җавап бирердәй, милли яшәешне яңарту сәләтенә ия булган көчле, күпьяклы, милли җанлы геройлар үзәккә куела. Чор әдәбияты гади кешегә, гади халык вәкиленә йөз белән борыла. Милли зыялыларны тасвирлау катлаулы төс ала. Татар әдипләре тарафыннан төрле типтагы геройлар тудырыла.

«Кечкенә кеше»

Әдәби тамырлары:

1. Мәгърифәтчелек реализ­мы.

2. Сентиментализм тәэсире.

3. Натуралистик тенденция­ләрнең урын алуы.

4. Милли әдәбиятның гади кешегә йөз белән борылуы һ.б.

Социаль сәбәпләре:

1. Буржуаз мөнәсәбәтләрнең та­тарлар арасына ныграк үтеп ке­рүе.

2. Социаль каршылыкларның көчәюе.

3. Милли яшәешнең яңару юлы­на басуы, милләтнең инкыйразы көн тәртибенә куелу һ.

Идея-эспгетик үзенчәлекләре:

— реалистик әдәбият дәверендә туган әдәби герой;

— әдәбиятның халык тормышына тагын да якынаюы;

— милли җирлектә туып, милли колорит белән баетылган «кечкенә кешеләр»: һөнәрчеләр, вак сәүдәгәрләр, контора хез­мәткәрләре, хәлфәләр, мәхдүмнәр, шәкертләр, шәһәр мещан­нары, кадимче хәзрәтләр, «кендекчеләр», «ялчылар», хезмәт­челәр һ. б.;

— социаль баскычның түбән катлау кешеләре;

— заманның актуаль, иҗтимагый-социаль, милли, фәл­сәфи мәсьәләләреннән читтә торучы, зур хыял-максатлардан мәхрүм кешеләр;

— җәмгыять тарафыннан читкә кагылган, җәберләнгән, кимсетелгән геройлар, чынбарлык белән каршылыкка керү­челәр;

— үзләренең тар дөньясында яшәп, хосусый борчулары, шәхси фаҗигаләре белән ачылган кешеләр;

— үзләре уйлап чыгарган хыял дөньясында яшәүләре;

— милли мәсьәләләр белән үрелеп гәүдәләнеше;

— «кечкенә кешеләр»нең рухи дөньяларын, психология­сен тасвирлау;

— көлкеле ситуация һәм тормышчан детальләр аша күңел дөньясын ачу;

— драматик вакыйгаларны фаҗига дәрәҗәсенә җиткереп зурайту;

— тормышның вак-төякләреннән тирән мәгънә чыгару;

— күз яше аралаш көлү принциплары белән эш итү;

— кешенең яшәү мәгънәсе, яшәү фәлсәфәсе предмет, әйбер, детальләр ярдәмендә ачылу;

— рухи ярлылык тасвирлану;

— хәер хаһлык һәм кызгану;

— гуманизм, кешелекле мөнәсәбәт, теләктәшлек;

— «кечкенә кеше»нең бунт ясауга сәләте күрсәтелү.

«Кечкенә кеше»: Г. Исхакый “Сөннәтче бабай” – җитди геройлар; “Көзге яңгыр астында”, “Калуш”, “Депутат”, “Сәмругг кош” – сатирик кечкенә кешеләр.

МОДЕРНИЗМ (фр. — өр-яңа, иң яңа) — XX гасыр башы сәнгатендәге символизм, экспрес­сионизм, футуризм, сюрреализм, кубизм һ. б. бар­лык сул агымнарны берләштергән иҗат юнәлеше. Ул әдәбият һәм сәнгать үсешендәге яңа язу рәвеше, әдәби алымнарны мәйданга чыгарган конкрет-тарихи этап булып тора. Ул яңарыш, җәмгыятьнең иҗтимагый, мәдәни, рухи өлкәләрендә үзгәртеп корулар кирәклекне күздә тота торган карашлар, идеаллар, принциплар, программалар берлеге дигәнне аңлата.

М., тормышта тарихи һәм әхлакый кыйммәтләр­нең җимерелүе сәбәпле, фәлсәфә һәм иҗат прин­ципларын үзгәртү нәтиҗәсе кебек мәйданга чыга. Беренче бөтендөнья сугышы позитивизм фәлсәфәсе, мәгърифәтчелек идеяләрен шик астына куя, яңа фәнни ачышлар кешеләр күзаллавындагы дөнья сурәтенең үзгәрүенә китерә. М. кешенең тормыш­тагы урынын яңача: фән-техника үсеше үзәгендә калган шәхеснең табигатьтән, мәдәнияттән ерак­лашуы, традицион кыйммәтләр белән ике арада уп­кын пәйда булу, кешенең иҗтимагый барышка бәйлелеге, җәмгыятьтән азат була алмавы, бу чик­ләүләрнең кеше рухына да тискәре йогынты ясавы һ. б. моментларны берләштергән аңлаудан үсеп чыга һәм тормыштагы традицион иҗтимагый форма­ларның, классик мәдәниятнең чикләнгәнлеге белән бергә, заман кыйммәтләре һәм идеалларының ихтыяҗларны канәгатьләндерә алмавы хакында сөйли. Теоретик нигезе булып, интуитивизм, фрей­дизм, прагматизм, неопозитивизм кебек шәхси аң проблемаларын үзәккә куйган идеалистик концеп­цияләр санала. Модернистик алымнар әдәби әсәр­нең классик структурасын җимерү, үзгәртү исәбенә тәкъдим ителә. Иҗади тәҗрибәләр әдәби барышны колачлап ала. М. тормышны ничек бар — шулай күрсәтүдән, ягъни репрезентация принцибыннан баш тарта, алгы планга шартлылыкны чыгара. Әдә­би үзгәртү, алогизм, мәгънә уеннарын әһәмиятле саный. Тормыш-чынбарлык факт буларак түгел, ә проблема төсендә тәкъдир ителә. Автор дөньяга мөнәсәбәтен ачыклый, яшәеш законнарын кире кага. Кешенең шәхси сыйфатлары, башкаларны-кыннан аерым яклары калкытылып, кеше яшәеш алдында кечкенә һәм көчсез, үз-үзен танып белә алмый торган итеп тасвирлана, бер үк вакытта аның кыйммәте, мөмкинлекләре югары күтәрелә. Әдәбиятта сурәтләнгән хәл-вакыйгаларның сәбәбе — яшәеш кануннарында, ә кеше шул кануннар камил булмауның бер дәлиле итеп аңлатыла. М.ның тууын 1870 еллар француз шагыйрьләре П. Верлен, А. Рембо иҗаты, Ш. Бодлерның «Явыз­лык чәчәкләре» (1857) исемле шигырьләр китабы белән бәйлиләр. Гомумән, ул Франциядә барлыкка килгән дип санала. М.ның эстетик концепциясе дөнья әдәбият белемендә 1910 елларга формалашып җитә.

М. га хас сыйфатлар дигәндә, түбәндәгеләрне аерып чыгарырга мөмкин:

— тормышның рухи дөнья, күңел хәрәкәте, уй-фикер, хис-кичереш, мөнәсәбәт, тәэсир көзгесендә чагылышын күрсәтү; шушы сурәт ярдәмендә тор-мыш-яшәешкә фәлсәфи бәя бирелү;

— әсәрнең табигый булмаган мизгелләрне яктыр­туы, күпкатламлы тормыш моделе төзү;

— шартлылык, символларга мөрәҗәгать итү, ассо­циатив алымнарны күпләп куллану, әдәби алымнар ярдәмендә аңланылу вариантларын күбәйтү;

— әсәрдәге кешенең, чынбарлыкны кире кагып, үзе «дөресләгән» дөньяда яшәве яки шуның белән үз эчке дөньясын бердәнбер чынбарлык дип игълан итүе, үзе дөрес түгел дип тапкан яшәеш кануннары белән каршылыкка кереп, чишү юлларын шул ка­нуннардан эзләве, тормышка һәм яшәешкә бәя бирер­гә, андагы кануннарны аерып чыгарырга омтылуы;

— сурәтләнә торган хәл-вакыйгаларда бүгенгенең һәм киләчәкнең өметсез-чарасызлыгы ассызыклану;

— һәр очраклылык ахыр чиктә сәбәп — нәтиҗә бәй­ләнешендә бер буын булып чыга; бәхет юк, вакыт­лыча иллюзия кичерергә мөмкин дигән фикер сиземләнү;

— бер әсәр чикләрендә төрле мәдәни традиция­ләрнең, Шәрык һәм Гареб әдәбиятларына хас иҗат алымнарының, төрле стильләрнең очрашу-кисе-шүе һ. б.

XX йөз башы татар зыялылары М.да милли әдәбият­ны камилләштерү юлы күрәләр. Ул татар әдәбия­тында мөстәкыйль юнәлеш дәрәҗәсенә күтәрелми, агым булып кала. Татар тормышын, татар үзаңын үзгәртү омтылышы, дөньяви фәлсәфә формалаша башлау әдәбиятның да үзгәрүен таләп итә. Иң бе­ренче чиратта, яңа фәлсәфә тәкъдим итүе белән М. классик әдәбияттан аерылып китә. Татар әдәбиятында да тормыш-яшәештә, кеше керешендә, уйлар һәм хисләрдә гармониягә, бәхеткә ирешү юклыгын аңлау мәлен тасвир шул фәлсәфәне ачарга омтылу күренә.

Г. Исхакыйның «Бер манзарә» (1913) хикәясе – импрессио­нистик әсәр, беренче карашка тормыштагы гадәти бер вакыйганы тирәлек һәм кеше күңелләре үзгәреше барышы буларак тергезә. Таң алды, кучер Әхмәди агай яшь мулланы, кичәге шәкертне, авылга алып кайтып бара. Хикәя аларның төнге юлда тукталу­ларыннан алып авыл янына килеп җитүләренә кадәрге зур бул­маган вакытны колачлый. Шушы кышкы юлда, мулланың үз бурычын үтәргә кайтып бару юлында, җентекләп чынбарлыкны тасвирлаудан бүленеп, әдип мулланың кабул итүендә, аң агы­шына трансценденталь чиксезлекне урнаштыра: Әсәр үзәгенә куелган юл хронотобы вакыйга катламында яшь мулланың мәдрәсәдән үзе билгеләнгән авылга килеп җитү ара­лыгын күрсәтә. Фәлсәфи катламда юл – кешенең үз җилкәсе­нә салынган вазифага карап үзгәрү – камилләшү мәҗбүрияте. Зур өметләр белән авылга кайтып килүче яшь мулланың үзгәрү мәле зират янында күзәтелә. Шул зиратның «моң агачлары, кар­га буялган буралары...» [28: 223] – һәммәсе мулладан дога өмет иткәндәй тоела, һәм ул Коръән укырга керешә. Нәтиҗәдә бөтен нәр­сә үзгәрә: кыңгыраулар «тавышның тулмаган җирләрен тутырыр өчен кебек моңлырак иттереп сузыбрак шалтырый башладылар» [28: 224], атлар «тыңлаган кебек чабуларын акрынлатты­лар» [28: 223], «чана да инсафка килгән кебек юлның әле бер тарафына, әле икенче тарафына сикермичә, уртадан гына, моң гына сызгырып бара башлады, Әхмәди абзый да карт колаклары белән бик ихлас тыңлады» [28: 223] һ.б.

Кыш көне таң ату мәле, яшь егетнең муллалык тупсасын атлау мизгеле кешенең асылын һәм табигатьтәге үзгәрешләрне янәшә куярга, чагыштырырга ярдәм итә. «Гайрел ниһая» [28: 222] – ягъни чиксез юл һәм чикләнгән, максатка барып туктала тор­ган юл кебек фәлсәфи төшенчәләргә мөрәҗәгать итеп, автор кеше, тормыш, яшәеш фәлсәфәсен бергә үрә. Кешенең өмете­нә илткән юлы – билгесез өметләргә килеп кушылучы чиксез юлның бер өлеше, тармагы кебек кабул ителә.

Г. Гобәйдуллинның «Җомга көн» хикә­ясендә табигый-тормышчан сюжет Галим хаҗиның үлгән ха­тыны каберенә баруы хакында сөйли. Өйдә яшь хатыны булса да, Галимнең мәрхүмәгә мәхәббәте аерым урын тота. Шушы мәхәббәткә сокланган автор кинәт кенә текстка «ямау» сала: Галим хаҗи хатынын оҗмахта итеп күрә, аны күрше кабергә күмелгән үлектән көнли башлый. Мизгел аң агышын күзәтү ке­бек тергезелә. Бу синтез, бердән, сатирик бәя хасил итә: Галим хаҗи һәм аның кебекләр хыялыйлыгыннан көлү тәэсире туды­ра. Икенчедән, дини-мистик серлелек өсти.

Аның «Моң» хикәясендә дә хыяллары Әхмәтҗан абзыйны теге дөньяга алып китә. Намаз укучы Әхмәтҗанның күңелендә шөбһә уянудан башланган сюжет аның Әхмәдулла хаҗига сәлам бирмәгәнлеген исенә төшерүе, тәмугка эләгүдән куркуы белән төгәлләнә..

Мизгел эчендә кичергәннәрне сурәтләү шулай ук сатирик бәя булып яңгырый. Әхмәтҗан хыялындагы Аллага якынлыктан туган рәхәтлек хисе тәмугтан курку белән алышына.

Ләкин бу әсәрдә авторның фәлсәфи фикере көчлерәк: ях­шылык дигән төшенчәгә аңлатма төсен ала. Намаз уку, садака бирү, исәнләшергә онытмауны иң олы яхшылык хисаплаган ге­ройдан көлә, укучыны чын яхшылыкның нидән гыйбарәт икән­леген уйлап бетерергә мәҗбүр итә. К. Тинчуринның «Искәндәр» хикәясе 1915нче елда языла. Әсәр якты, матур тасвирлар белән башлана. Яз башы. Табигатьнең уянып, бөтен тирә-юньгә сафлык, рәхәтлек, ямь тараткан мизгеле. Йомшак болындагы чәчәкләрне үбә-үбә килгән язгы җилнең» йөзгә бәрелүен тойган хәлдә Искәндәр – Шаһмар мирзаның бердәнбер улы, куанычы һәм мактанычы – үзенең сөйгәне Гөлфәрваз белән күре­шергә бара. Алар искиткеч гүзәл гөлләр үскән тын бак­чада очрашалар. Язучы үзенең геройлары Искәндәр белән аның сөйгәне Гөлфәрваз­ның, бигрәк тә кызның, чын, тирән мәхәббәтен зур осталык белән сурәтли, кешенең эчке дөньясына, психоло­гиясенә тирән үтеп керә, мәхәббәт хисе биредә кешенең бер сокландыргыч гүзәл сыйфаты итеп күрсәтелә. Әмма бәхеткә-сәгадәткә тулы хаклы булган яшь йөрәкләрнең матур киләчәгенә сугыш давылы каршы төшә. Һәм кинәт – сугыш. Сюжетта якты, матур төсләр кара буяулар белән алышына. Һәм шул «караңгы урман караңгылыгында» җәрәхәтле Искәндәр соңгы сулышын ала. Сугыш кешенең табигый халәтенә каршы, ул – һәрбер гүзәл­лекнең дошманы. Кызның сугышка киткән Искәндәрдән хәбәрләр көтеп газап чигүләре, өметләре, кайгылары әсәрдәге әлеге фикерне тагы да тирәнәйтә, көчәйтә. Аның үлеменә үзе туып үскән мохитта урнашкан тәртипләр, кагыйдәләр дә өлешчә сәбәп була. Искәндәрне сугышка озатканда, әтисе – отставкадагы полковник Шаһмар да, кызның әнисе Мәрьям дә, мондый очракларда әйтелә торган теләкләрдән тыш, өстәмә бурыч та йөклиләр: ул фронттан ничек тә батырлык күрсәтеп, фамилиянең данын югары күтәрергә, хәтта генерал булырга тырышырга тиеш. Искәндәр фронтка килеп җитә, күп кенә сугышларда катнаша, яралана. Яралы сугышчы лазаретка китәргә тиеш, законы шундый. Әмма кылыч җәрәхәтеннән аккан кан Искәндәрнең итек эчен тутырган булса да, ул аңа илтифат итмичә, Дәүләтгилдиевлар фамилиясе бе­лән Мәрьям бикәләрне (кызның әнисе) мактандырырлык батырлыкны шушы кичтә эшләвенә инанып, бар көче, гайрәте, белеме белән дошманга каршы торганда, очраклы гына төшкән дошман шрапнеле бер секунд эчендә аны юк итә. Искәндәр басып торган җирдә, аннан ядкәр булып, бер баз гына кала.

Күренгәнчә, К. Тин­чурин биредә түбәндәге теманы күтәрә: нинди генә юллар белән булса да байлык, дәрәҗә яуларга – әлеге җәмгыятьнең законы шул. Автор сугышны батырлык күрсәтү, дәрәҗәләр өс­тәү өчен мәйдан дип аңлатудан ерак тора, аның бу ва­кыйгаларга карашы ачык: «Үзләренә корбан эзләп зә­һәрле елан шикелле сызгырып очкан пулялар, иң куәтле зәһәрне, усаллыкны аңлаткан иң куркынычлы тавыш белән йөрәктән үтүләре күңелдә әллә нинди башсыз­лык, өметсезлек утын кабызып калалар иде». Бу күре­неш Искәндәргә бәйләнешле рәвештә сурәтләнә, димәк, аның өчен дә сугыш кырында булу җиңел эш түгел, әмма әлеге «наказ» аны һаман алга, ут эченә этәрә.