Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора1.doc
Скачиваний:
9
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

47. Постмодернизм. Хәзерге татар әдәбиятында постмодернистик алымнар.

Постмодернизм – модернизмнан соң килүче.

Әдәбиятта реаль булмаган алымнар кулланылып язылган әсәрләрне берләштерә. Европа һәм Америка әдәбиятында 1950 елда, рус әдәбиятында 60-80 елда киң җәелә.

Бүгенге көндә постмодернизм берничә мәгънәдә:

-кешелек җәмгыяте үсешендәге яңа этап;

-әдәби юнәлеш;

-әдәби стиль;

-әдәби эстетик система;

Әдәбият белеме фәне аны соңгы мәгънәсендә куллана.

Модернизм текст һәм чынбарлык арасында чик уздыра, 2гә аера.

Постмодернизм текстның чынбарлыгын чагылдырмавын, яңа чынбарлык тудыруын билгели.

Төп үзенчәлекләре:

1.реалистик һәм модернистик тенденцияләрнең 1 әсәр эчендә чагылышы;

2.массачыл әдәбият билгеләренең җитди әдәбиятка үтеп керүе, массачыл әдәбият жанрының һәм алымнарының ирония белән кулланылуы. (пастиш).

3.1 әсәр эчендә фән, фәлсәфә, әдәбият белеме, публицистика, икътисад һ.б. кисешүе;

4. шартлык;

5. төрле укучыга адреслану;

6. интертексттуальлек;

7. җемелдәүче эстетика

- укучының хәтерендәге мәгълүматлар хисабына яңа мәгълүмат б.килә.

Татар әдәбиятында да постмодернизм алымнары белән язылган әсәрләр шактый:

М. Гыйләҗев “Бичура”, “Баскетболчы”,

М. Кәбиров “Чиксез табут”, “Елмаю”, “Сары йортлар сере”,

Г. Гыйльманов “Албастылар”,

З. Хәким “Курку”, “Җүләрләр йорты”,

Ф. Бәйрәмова “Күл балыгы”, “Канатсыз акчарлаклар”,

Т. Миңнуллин “Минһаҗ маҗаралары”.

“Бичура”М. Гыйләҗев.

Җәигыятьтәге, кеше күңелендәге яхшылык һәм явызлык, өмет һәм өметсезлек чагылышы сурәтләү үзәгендә. Кеше күңелендә мәңгелек көрәш. Якты як өстенлек алса ышаныч, караңгы як өстен булса – өметсезлек.Шушы көрәш Бичура образы аша бирелә. Пьеса йорт хуҗасы Аксакның шәүләләлр бн сугышуыннан башлана.70 яшьлек Аксакка Бичура ярдәм итә. Бу Аксак күңелендәге үзгәрешләрне күрсәтә.Карт яшәешкә башкача карый, киләчәк турында борчыла: “Бездән соң дөньяда нәрсә кала?”

Шулай итеп, тоталитар җәмгыятьне фаш итә автор. Аксакның йортын туздырырга килгән кара җаннар – кешелексез тоталитар җәмгыять. Бичураның вазифасы – кешене шушыннан саклап калу.

Бичурасыз 70 ел яшәгән карт үз асылына кайтып һәм кара җаннар күңелендә битарафлык, куркаклык икәнен аңлый. Бичураның икенче вазифасы – кеше күңелен яхшырту, өмет уяту.Шуңа күрә Аксак йорт җирен саклаудан бигрәк яңарта, яшәеш турында уйлый башлый, башкаларның үзгәрүен тели.Күршесе хуҗасыз сарык таба, аның өчен печән әзерли башлый, тик аның эш-гамәлләре генә үзгәрә,күңеле үзгәрешсез кала, чөнки ул Бичура бн очрашырга теләми.Аның сарыгы кача, бу – метафора: күрше – читтән килгән кеше. Үз бәхетен кеше җаны-тәне белән үзе яшәгән җирне яратканда гына таба, аның өчен кара җаннарны күңелдән куарга кирәк.

Аксакның коймалары җимерек, ләкин ул күрмәгән – бу аның идеология йогынтысындамескен хәлгә төшеп яшәве, булган белән канәгатьләнүе, матур киләчәк көтеп яшәве.

Пьесада 2 конфликт:

  1. Аксак күңелендәге ак – кара //Бичура – шәүләләр.

  2. Аксак – тирәлек.

Эчкечелек, рухсызлык, авылның бетүе,өлкән һәм яшь буын бәйләнеше өзелү кебек проблемалар күтәрә.Аксак кече улының авырлы хатыны Наилә белән генә аралаша.Аксакның хатыны, күршеләре, киленнәре – бүгенге көн белән генә яшәүче битараф кешеләр.Алар күңелендә Бичура юк.

Бичура мосафир кыяфәтендә йортка килә, Руфия бн Гөлнара туган җир, яшәеш турындагы әңгәмәне аңламыйлар. Бу күренеш аша автор яшәү мәгънәсе нидә?кеше үз-үзен танып белә аламы кебек фәлсәфи сораулар күтәрә.Киленнәрдә мәрхәмәтлелек юк, алар тарафыннан кимсетелгән Бичура югалып кала. Кара җаннар киленнәрнең юган керләрен таратып ташлыйлар – бу киленнәр күңелендәге пычраклыкның өстенлеге.

Озак вакыт Аксак кара җаннар белән көрәшә, киләчәккә ышанычы ауяна(Аксак сугышка кергәндә куркак була, кушаматы да шуннан). Кара җаннардан курыкмавын кычкыра – бу күңелендәге якты якның җиңүе. Үзен Бичура ди. Киленнәрдә дә үзгәреш күренә, күңелләре үзгәрмәсә дә, дөньяга караш башка. “Нигә тормыш караңгы?Ут кирәк”. Аксак Бичура урынына чормага менә, күршесе аны төшерәм дип, йортның түбәсен җимерә. Ш. итеп, автор Аксакның вазивасын үти алмавын символик рәвештә күрсәтә. Аксак өметен өзә, күрше карчыгының 7 улы һәм иренең сугышта үлүен, 7 каз һәм ата каз булмавын әйтеп, өметен өзә.

Әсәр ахырында күршесе Бичура бн очраша. Бу – күрше күңелендәге үзгәрешләр. Аксакның кара җаннар белән көрәше – гаилә, нәсел, милләт яшәешен саклап калырга омтылу. Бичура – ныклы нигезгә ияләшүче йорт иясе, шуңа күрә кеше күңелендәге якты яклар да туган йортта ныграк ачыла. Әсәр кеше күңеленең 2 ягын ачуга юнәлтелгән.

Идея: кешедәге үзгәрешләр һәркемнең күңеленнән башлана. Автор татар авылының бетүе өчен борчыла,аларны милләт сакчылары ди.

Әсәрдә Аксак, Хәмдия, күршесеялгыз итеп бирелгән, алар аша ңәмгыять кешене ялгыз итә, хакыйкатьне аңлаган кеше үзенең эчке дөньясы белән ялгыз дигән фикерне җиткерә.

“Баскетболчы” абсурд театр юнәлешендә язылган. Монда җәмгыятьнең кешене рухи, физик яктан юкка чыгаруы. Әсәр көлкеле, фаҗигале – икътисади- иҗтимагый шартларга җайлаша алмаучы кешеләр. Сократ – укытучы булып эшләгән, баскетболчы булам дип хыяллана.Хатыны Люция белән мөнәсәбәтендә 2 ягы ачыла, аларга ыгы-зыгылы тормыш тәэсир итә. Диаген – эчә башлаган, хатыны Хәнифә аны һәрвакыт яклап тора. Фәридүн – күрше авылдан, инвалид, 25 яшьтә. Ләззәт – Үзбәкстаннан килгән. Хәмзә – төрмәдән кайткан. Фәргат – негр. Авылны һәр яклап сазлык уратып алган – Россия уртасында Татарстан җире. Россиядә мөстәкыйль җәмгыять төзү мөмкин түгел. Платон – суганнар үстерә, башкаларны да шуңа чакыра. Соңынна Платон да аларга кушыла. Платон Рәсәй юлы белән барган кешеләр кебек сурәтләнә, кешене хыял яшәтә. Сократның сазлыктан чыгарга омтылышы шәхескә бәя. “Сары йортлар сере” М. Кәбиров(фәлсәфи повесть) – гасыр чиге татар әдәбиятында күзәтелгән яңарышның 1 дәлиле. Ул хикәяләүче һәм вакыйгалар шаһиты сөйләве кебек уйланылган. 90 еллар, сары йортлар(бараклар). Төп сурәтләү объекты яшәеш, җәмгыять. Яшәешне хаос дип белдерә: пычрак, караңгы, газаплы, ерткыч, шомлы. Төп каршылык: сары йортта яшәүчеләр(куркак, мескен, кол, милләтләре юк, үле җаннар, көнчелек, явызлык, җирдән сөйрәлеп баручы) белән Мәдинә(ярдәмчел, гыйлемле, изге күңелле, әүлия, рухи бөтенлек, күк дөньясы). Экзестенциализм фәлсәфәсе: кешеләр ерткыч, кол, мескен хәлендә яши, аларны әүлия дә, изге ана, гөнаһсыз сабый да үзгәртә алмый. Кешеләр үз халәтләрен аңламыйлар, һаләкатләрдән котылу юлын белмиләр. Кешенең тормышы мәгънәсез һәм ул әкренләп юкка чыга бара. Проблемалар: 1)кешеләргә хезмәт шартлары, яшәү шартлары булмау; 2)экологик проблема; 3) кеше психологиясенең какшавы(курку); 4) кешеләрдә явызлык арту; 5) маңкортлык; 6) кешелек юкка чыгу. Курку хисенең сәбәпләре: гөнаһлы булу, наданлык, беркатлылык, хәерчелек, нәсел калдыра алмау, маңкортлык, җинаятьчелек. Чыгу юлы: дин, гыйлем, милләт булып берләшү. Кеше шәхес булганда гына исемгә лаек. Идея: теләсә нинди шартларда кеше булып калырга, рухи бөеклеккә омтылу. Кеше үзендәге курку хисен җиңсә, бу начарлыкларны ерып чыгып була.