Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора1.doc
Скачиваний:
9
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

39. И. Юзеев иҗатына күзәтү. Поэмаларындагы фәлсәфә.

(1933-2005)

Әдипнең лирикасы:

— XX гасырның 50 нче еллары уртасында «Әнкәй», «Та­ныш моңнар» поэмалары белән шигърияткә килеп керә һәм романтик шагыйрь булып таныла;

— тормыш-яшәешкә үзенчәлекле мөнәсәбәтнең әдәби-эсте-тик чагылышы булган романтизм методын үз итеп, шагыйрь яшьлекне, мәхәббәтне, язны данлап җырлый, хис һәм фи­кер гармониясенә омтыла («Җырлар бирәм», «Мәхәббәт ниш­ләтә?»);

— әхлакый-рухи идеал чагылышы әдипне кешенең эчке дөньясы, күңел кичерешләре, хисләр байлыгы белән кызык­сынуга этәрә («Ертылган рәсем», «Нишләдем?»);

— шагыйрьнең лирик герое еш кына үткәндәге хатирәләр белән яши, яшьлеге узган авылны, аның үзгә моңын, серле таңнарын, йолдызлы төннәрен сагына («Җырлап уздым урман арасын», «Тып-тын иртә», «Бәрәңге чәчәге», «Балалыкка кире кайтыйм әле»);

— ашкын хисле, яшьлек дәрте белән янучы, авырлыкларга баш имәүче көчле рухлы шәхес булып та күзаллана ул герой («Ике малай китә армиягә», «Егет күңеле далада», «Харак­тер», «Юк, мин яши алмыйм алай»);

— шагыйрь — мәхәббәт җырчысы, ул чиста хисләргә ко­рылган үзара мөнәсәбәтне яклый, мәхәббәт идеалы тудыра, еш кына саф мәхәббәтне акылдан өстен куя, яратуның төрле төс­мерләрен, шатлык-үкенечләрен җанлы сурәтләрдә бирә («Сине уйлап янам», «Светлана», «Мин гашыйкмын», «Әллә мине көтмәгәндер дисеңме?»);

— әдипне туган җир, тел язмышы, ата-анага мөнәсәбәт, әхлакый кыйммәтләрнең сакланышы, ирек-азатлык һ. б. мәсьәләләр борчый («Бер яшь миләш үсә иде», «Кайтам ин­де», «Мәтрүшкәләр»);

— фәлсәфи-романтик эчтәлекле шигырьләрендә кеше яшәешенең серләрен ачарга омтыла, Җир, Галәм язмышы өчен борчыла («Әй кеше!», «Сакмы йокың, Кеше!», «Мин та­барга тиеш»);

— баллада жанрының матур үрнәкләрен иҗат итә («Бак­чачы турында баллада», «Унөченче»);

— поэма жанрын үстереп, аны тематик төрлелеккә алып чыга:

а) яшьлек, мәхәббәт мәсьәләләрен романтик хис-кичереш-ләр аша яктырта («Таныш моңнар», «Мәхәббәт китабы»);

ә) тарихи шәхесләрнең якты образларын сурәтли («Языл­маган поэма», «Соңгы сынау» («Соңгы төн»), «Канкай углы Бәхтияр», «Очты дөнья читлегеннән»);

б) кешелекнең һәм татар халкының үткәнен шартлы-аллегорик сурәтләрдә биреп, шулар аша бүгенгене аңларга омтыла («Тынлык белән сөйләшү», «Таш диварлар авазы», «Мәңгелек белән очрашу»);

в) туган җиргә изге төшенчә итеп карый, ярата һәм ан­нан көч, илһам алып яши («Олы юлның тузаны»);

г) яшәү мәгънәсе, кеше бәхете, гомер агышы кебек мәсьә­ләләрне үлем һәм үлемсезлек, мәхәббәт һәм нәфрәт төшен­чәләре аша аңлата («Фәрит-Фәридә», «Карурман», «Өзелмәс кыллар»);

д) әсәрләренә лиризм, самимилек, шигъри камиллек хас, әдип шартлы алымнар, символик образлар (таң, күгәрчен, кыл, күбәләк, кәккүк), төсләр (ак, ал, зәңгәр, кара) ярдәмен­дә әдәби сурәт тудыра; бик күп шигырьләре, көйгә салынып, җыр булып яңгырый: «Төнбоек» (Л.Айтуганов музыкасы), «Кайтам инде» (С.Садыйкова музыкасы), «Яшь наратлар» (Җ.Фәйзи музыкасы), «Кыр казлары артыннан» (М.Имашев музыкасы), «Туган ягым каеннары» (М.Имашев музы­касы). Өчәү чыктык ерак юлга...

Темасы: кешенең тормышта үз урынын эзләве.

Поэмада Фазылҗан язмышы аркылы һәр кешенең тор­мышта үз урынын эзләве хакында бәян ителә, шуңа бәйле төстә кешенең Яшәешне һәм үз-үзен танып белүе, кеше гоме­ренең кыйммәте, кеше язмышы, яшәү мәгънәсе хакында фикерләр, фәлсәфә җиткерелә. Композицион яктан ул бер­ничә — реалистик, романтик, фәлсәфи катлам-башлангычлар-ның кушылмасы, синтезы төсендә уйланылган.

Әсәрдә реалистик башлангычны өч дусның бала чагы, яш­үсмер еллары һәм бүгенгесе, ягъни тормыш юлы хакындагы хикәят тәшкил итә. Поэмада композицион яктан үзәк урын­ны алып торучы романтик катлам кеше тормышында хәлит­кеч сынау чоры, ике юл чатында калу турындагы әкият белән бәйләнештә үстерелә. Әсәрнең үзәк образы лирик геройның әрнү хисенә, балачак дусты Фазылның сайлаган юлына бәйле туган борчылу, үкенеч сәбәп булып килә. Әлеге хисне көчәйтү һәм фикер-фәлсәфә җиткерү максатыннан автор символ-метафораларны күпләп куллана, шуларны шәрехләп укыганда гына укучы шагыйрь җиткерергә теләгән фикерне төшенә ала. Әсәр тукымасында кәккүк кешене фаҗигаләрдән кисә­түче образ буларак урын ала. Чишмә, җил романтик образ­лары аша И. Юзеев балачакның матурлыгы турында хәбәр итә, һәр кешенең дә тормышының чишмә кебек матур баш­лануы хакындагы фикергә алып килә. Балачакта җырланган җыр, романтик образы гомер агышы кебек төгәлләшеп, тор­мыш итү барышында мөһим берләшү идеясен җиткерә.

Автор, матур бала чагына хыянәт иткән, үткәннәрен оны­тып, ялгыш юлны юлдаш иткән Фазылҗан образының фаҗи­гасен, хәсрәтен дә каршылыклар һәм романтик, символик образлар аша көчәйтә. Киләчәк фаҗигане урман символик образы төгәлләштерә, ул киләчәкнең билгесезлеген шәрехләп, шомлы булуын искәртә. Егет сайлаган юлның караңгылыгы, ямьсезлеге хакында төн символик образы хәбәр итә, фаҗига иелгән камышлар, кара урман, бүре улавы, куркыныч тавыш­лар, төн кешесе кебек романтик образ-детальләр аша тагын да көчәйтелә. Бу катлам көн һәм төн каршылыгына аерым әһәмият бирә, алар аша кеше тормышының, язмышының төр­ле булуын укучыга җиткерә. Романтик шагыйрь күзаллавын­дагы көн һәм төн образлары кешелек яшәешендәге ике чик — аклык һәм караңгылык каршылыгын төгәлләштерә. Караңгылык Фазылның төн кешесенә ияреп, тормышта җи­ңел юлны сайлавына бәйле лирик герой күңелендә туган үкенеч хисен көчәйтү вазифасын да башкара һәм ул җыр аша кабатлана. Ике җыр — халыкның авыр, әмма мәгънәле тор­мышын яктырткан «Кара урман» көе белән мәҗлес такма­гының каршы куелуы ярдәмендә — автор Фазыл белән аның дусларының тормыш юллары, яшәү мәгънәсе каршылыгын тагын бер кат көчәйтеп куя:

«Их!..

Бер дә генәй нужа күрмәенчә,

Ир бул алмый ата баласы...»

...Эх!

Майламаган арба тавышына

Синең гармуның да кушылды.

Без калдык уйлап кына,

Син киттең уйнап кына:

«Әйттер, типтер, сиптер, әйдә,

Без җирдә кунак кына!»

Эх!

И. Юзеев тормышны —- көймә, яшәүгә ярдәм итүче көчне ишкәк белән чагыштыра.

Яшәү мәгънәсе, кешенең бу тормыштагы урыны, максаты хакындагы фәлсәфи уйланулар кипкән инеш һәм диңгез сим­волик образлары аша җиткерелә. Фазыл җанның ике юл ча­тында калып адашуын, ялгыш юлдан китеп югалуын кипкән инеш образы символлаштыра, диңгез исә лирик герой һәм Нур язмышларын төгәлләштерә. Һәр ике юлның башлангы­чы булып чишмә күтәрелә һәм балачак кебек шәрехләнә:

Өчәү чыктык ерак юлга,

өчебез, Ишкәк тотып нәни кулга

өчебез,

Ерак киттек чишмәдән Инде без.

Тормыш кечкенә генә чишмәдән башлана, шагыйрь тара­фыннан ул сынау-сыналу, кешенең киләчәк язмышын бил­геләү чоры кебек билгеләнә. Аның юлы икегә — кипкән инеш һәм диңгезгә аерыла. Моның аша И. Юзеев тормышның кар­шылыгын гәүдәләндерә һәм үз тормышына һәркем үзе җаваплы булуы хакында сөйли. Саннар символикасы — өч, җиде саннарының кабатлануы, төсләр каршылыгы да шул мәгънәне көчәйтә.

Һәркем җиргә Яхшылык кылу, Матурлык тудыру мак­саты белән җибәрелә, шуны үтәмәгәннәр Фазылҗан кебек юкка чыгуга дучар ителә. Кеше кулында үз язмышы гына түгел, Бөтен галәм, Кешелек язмышы; кеше шуны тоеп, мис­сиясен үтәп яшәргә тиеш. Бу фикер — әсәрнең идеясе.