Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора1.doc
Скачиваний:
9
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

33. Татар әдәбиятында сатирик проза үсеше (ш.Мөхәммәдов, ф.Әмирхан, х.Сарьян, а.Гыйләҗев, з.Хәким).

Татар халкы сатирага бик борынгы заманнардан ук мөрәҗәгать иткән. Аның беренче яралгылары халык авыз иҗатының: бәет­, җыр, әкият, мәзәкләрдә сакланып калуы шул хакта сөйли. Шуннан соң сатира, сатирик көлү татар халык иҗатының һәм язма әдәбиятның аерылгысыз юлдашы булалар. Гасырлар дәвамында алар сурәтләү объекты, эчтәлеге, алым-чаралары белән байый һәм төрләнә. XVII йөз башыннан алып Тукайгача күп кенә язучыларның каләме ялган суфыйларга, әхлаксызлык күренешләренә, начарлыкка күз йомып караучыларга юнәлтелә. Халык җилкәсендә яшәүче муллалар ту­рында М. Колый, Г. Утыз Имәни, Ә. Каргалый, Г. Кандалый, аннан соң да Һ. Салихов, В. Чүпрәле, М. Юмачиков, М. Акмул­лалар язалар.

Сатирик мотивлар татар әдәбиятында XIX гасыр прозасында киң чагылыш таба. Әмма сатира яңа баскычка нәкъ менә XX йөз башында, бигрәк тә Г. Тукай иҗатында күтәрелә.

Прозада сатирик теманың мөстәкыйль тармак булып формалашуы 1914-1917нче еллар аралы­гына туры килә. Дөрес, алдагы этапларда да сатирик проза үрнәкләрен очратырга мөмкин. Шулардан иң мәгълүмнәре – Ш. Мөхәммәдевнең «Япон сугышы, яки доброволец Батыргали агай» (1905), Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» (1909) повестьлары. Гомумән, реакция елларында татар сатирасы көчле бер күтәрелеш кичерә. Алда әйтелгәнчә, поэзиядә бу тармакның әйдәп баручы көче булып Г. Тукай иҗаты тора. Драматургиядә әлеге юнәлешнең алгы сафында Г. Камал комедияләре урын ала.

Стира турында аерым алып сөйләшерлек иҗат үрнәкләре күпләп һәм даими рәвештә нәкъ менә унынчы елларның икенче яртысында мәйданга чыгалар. Бу агым үткәндәге иҗат процессына тискәре мөнәсәбәттә дә була, аңа пародия рәвешендә чыгыш ясый. Романтиклар табынган илаһи, шашкын мәхәббәт хисе дә сатирик хикәяләрдә көлке объектына әверелә. Шундыйлардан Г. Рәхимнең «Гыйшык» (1915), Г. Газизнең «Морзалар янында» (1915), Г. Мусинның «Язучы» (1915) хикәяләрен атарга була.

Бу чорда татар прозасы тарихында иң беренчеләрдән булып кыска хикәя-новелла формасын куллана башлаган Ш. Камал иҗатының бер тармагы – юмор һәм сатира мәйданга чыга. Аның хикәяләре сан ягыннан күп булмаса да, татар әдәбиятының го­муми үсешеңдә ирония, сатира сыйфатлары белән баетуда ул әсәрләр мәгълүм роль уйныйлар. Әдипнең «Сәмруг кош» (1910), «Депутат» (1910), «Көзге яңгыр астында» (1915) хикәяләре шундыйлардан.

Каһкаһәле көлү өлкәсендә аеруча тирән эз калдырган әсәрләрдән берсе буларак татар сатирик прозасында Ф.Әмир­ханның «Фәтхулла хәзрәт» (1910) повесте санала. Язучы әсәрдә искелек һәм яңалыкның тартышын бөтен барлыгына ачып, кадимчелек тарафдарларының мескен, көлке, бер үк вакытта күңел кайтаргыч асылларын фаш итүгә ирешә. Шулай ук язучының «Татар кызы» хикәясендә яңа заман хатын-кызлары арасында бара торган әңгәмәләр, бәхәсләр вакытында һәрдаим көлке, гротеск дәрәҗәсенә күтәрелгән мәзәк сыйфатлар сурәтләнә. Ф. Әмирхан икенче бер – «Габделбасыйр гыйшкы» хикәясендә сатира «күз яшьләре аша» көлү буларак кабул ителә.

Гасыр башы сатирасы турында сүз алып барганда, К. Тинчуринның да үзенчәлекле стиле, тасвир-чаралары, сюжет кору стиле белән татар прозасында зур кыйммәткә ия булган бай мирас калдыруын билгеләп үтәргә кирәк. Әдипнең «Юбилей» (1915), аеруча «Ак чирбик» (1915) хикә­яләре татар әдәбиятында иҗат ителгән сатирик хикәяләрнең иң уңышлыларыннан саналырга лаеклылар.

Яңа дәвернең эчтәлеген чагылдырырга омтылган чәчмә әсәрләр нигездә 1919нчы елдан күренә башлыйлар. Мисалга М. Максудның «Каравылда», А. Шамовның «Очрашу. Кызыл корбан», С.Җәлалның «Тимер ага баласы» имзасы белән басылган «Кызыл сол­датның хатирә дәфтәреннән», Г.Мөгьҗәновның «Коммунист хи­кәясе» кебек әсәрләрен атарга мөмкин. Мондый рухтагы әсәрләр алга таба тагын да үсеп, ныгып, яңа дәвер прозасының йөзен билгели башлыйлар.

Татар әдәбияты совет чорында көлү, сатира югалып калгандай тоела. Шәхес культы елларында рәнҗе­телгән, Бөек Ватан сугышы чорында игътибардан читтә калган көлү сән­гатенең әһәмиятле иҗтимагый бурыч­лары нәкъ 50нче еллар шартларында гына формалаша башлый. Сатира үсе­шенә тышау салучы сәбәпләр булып илдәге катлаулы иҗтимагый, сәяси шартларны, фикер, уй буталчыклыгын күрсәтергә мөмкин. Өстәп шуны әйтер­гә кирәк: сатира үсешен билгеле бер дәрәҗәдә 50нче елларда барлыкка килгән «конфликтсызлык теориясе» дә тоткарлый. Җәмгыятьтә очрый торган җитди кимчелекләрне яшерү теләге әдәбиятны идеологияләштерүгә, ягъни социалистик реализм кысаларына бик­ләп куюга этәрә. Нәтиҗәдә тормыштагы җитешсезлекләрне күрсәтү, хәтта бу турыда искәртү генә дә илнең «яма­натын сату» дип кабул ителә, ә автор­ның язмышы куркыныч астына куела.

50нче еллардан башлап, нинди генә дөньяви проблемалар күтәрелми сатира! Коралсызлану өчен көрәш, буржуаз политиканың кешелексезлеген фаш итү, миллекккә, хезмәткә мөнәсәбәт, әшнәлек, комсызлык, бюрократизм кебек тискәре күренешләргә каршы көрәш, әхлак тәрбиясе, гаилә мәсьәләләре – М. Әмир, Ә. Фәйзи, С. Баттал, Х. Сарьян, Ф. Шәфигуллин, Ә. Еники, иҗатларында болар барысы да төрле сатирик жанрларда чагылыш таба.

Ул чордагы проза иҗтимагый-сәяси таләпләргә ярашырга мәҗбүр була. Лә­кин прогрессив карашлы язучыларны мон­дый каршылыклар гына туктатып кала алмый. Алар җәмгыятьтәге җитеш­сезлекләрне, кешеләр арасында ти­гезсезлек, шаблонга корылган мөнә­сәбәтләрне ачып күрсәтү максаты бе­лән эзоп теленә күчәләр. Әдәбият тари­хында эзоп теленә мөрәҗәгать итү социаль-иҗтимагый җитешсезлекләрне фаш итү максатыннан кулланылып килә. Язучылар исә «чәчәк аткан социализм» шартларында күзгә артык бәрелеп тор­маган, ләкин гаять тирән мәгънәле образлар иҗат итәләр. Аларның әдәби әсәр­ләрендә сурәтләнгән образлар, вакый­галар аша яшәп килгән җәмгыятьнең черек һәм көпшәк яклары фаш ителә.

60 нче еллардан башлап, коралсызлану өчен көрәш, буржуаз сәясәтнең кешелексезлеген фаш итү, милеккә, хезмәткә мөнәсәбәт, әшнәлек, комсызлык, бюрократизм кебек тискәре күренешләргә каршы көрәш, әхлак тәрбиясе, гаилә мәсьәләләре – Салих Баттал (1905-1995), Мирсәй Әмир (1907-1980), Әмирхан Еники (1909-2000), Мин Шабай (1913-1963), Хәсән Сарьян (1930-1978), Фаил Шәфигуллин (1939-1982) иҗатларында чагылыш таба.

80 нче еллардан җитәкче һәм җәмгыять, идарә, колектив мәсьәләләрен калкытып кую татар көлү мәдәниятенә тамырдан үзгәреш, яңарыш чорын ачып җибәрә.

XXI гасыр сатирасы кешелекнең үткәне, киләчәге, бүгенгесе турындагы фәлсәфи уйланулар, табигатьне саклау, экология проблемаларына, туган тел хакында борчылу, фән өлкәсендәге хафалану кебек бүгенге көнүзәк мәсьәләләргә дә кагылып үтә. Бу мәсьәләләр әдәбиятның барлык төр жарларында бертигез чагылыш таба.

Прозада Фоат Садриевның «Бәхетсезләр бәхете» (2001), Тәлгат Галиуллинның «Сәет Сакманов» (2005), Ринат Мөхәммәдиевның «Кенәри читлек кошы» (1990), Зөлфәт Хәкимнең «Курку» (1992), «Гөнаһ» (1997), «Агымсуда ни булмас» (1990-1992), «Кишер басуы» (1991-1993), Флүс Латыйфиның «Бәйсез эзләрне атарга» (2000), Марат Кәбировның «Сары йорт серләре» (2005) – фәлсәфи-сатирик пландагы әсәрләр.