- •2. Эпос форма буларак дастаннар аларның жанр үзенчәлекләре.
- •4. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы сюжеты. Әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
- •7. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы иҗат методы (м.Акъегет, з.Бигиев әсәрләре).
- •8. Хх йөз башы татар поэзиясе.
- •10. Хх йөз башында татар драматургиясенең үсеше.
- •11. Г. Исхакый – татар реалистик әдәбиятына нигез салучы. “Реалистик әдәбият” төшенчәсе.
- •14. Ф. Әмирхан иҗаты.
- •15. З.Хәким иҗатында сатирик һәм фәлсәфи юнәлешләр
- •16. Дәрдемәнд һәм с.Рәмиев иҗатында уртак сыйфатлары.
- •17. Г. Камалның “Банкрот”, “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре” әсәрләре. Драматург тудырган сатирик типлар.
- •22. “Социалистик реализм” иҗат методы. Татар әдәбиятында чагылышы.
- •25. 1941-1945 Нче еллар сугыш чоры поэзиясе.
- •27. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нә анализ.
- •29. Н.Исәнбәт драматургиясендә халыкчанлык.
- •31. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең идея-эстетик кыйммәте.
- •33. Татар әдәбиятында сатирик проза үсеше (ш.Мөхәммәдов, ф.Әмирхан, х.Сарьян, а.Гыйләҗев, з.Хәким).
- •34. Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә “аскы агымдагы” фикерләр
- •37. Г. Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.
- •38. 1940-1960Нчы еллар татар прозасы.
- •39. И. Юзеев иҗатына күзәтү. Поэмаларындагы фәлсәфә.
- •40. Р.Фәйзуллин иҗатында форма яңалыгы һәм фәлсәфи тирәнлек.
- •41.М.Мәһдиев әсәрләрендә үзенчәлекле халыкчан характерлар.
- •42. Туфан Миңнуллинның 1980-2012 еллардагы иҗатына анализ.
- •43. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы.
- •44. Хәзерге татар поэзиясендә яңа юнәлешләр, агымнар, үсеш үзенчәлекләре, стиль төрлелеге.
- •1) Шаулы-эстрада поэзиясе.
- •2) Салмак лирика.
- •45. Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.
- •46. Хәзерге әдәбиятта шартлы-метафорик әсәрләр.
- •47. Постмодернизм. Хәзерге татар әдәбиятында постмодернистик алымнар.
- •48. 1985-2015 Нче еллар прозасында совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашны яктырткан проза әсәрләре.
- •49. 1985-2015 Нче еллар әдәбиятында заман әхлагы турында уйланып язылган әсәрләр.
- •50. 1985-2015 Нче еллар драматургиясенең үсеш үзенчәлекләре.
45. Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.
Бүген РФ составындагы барлык әдәбиятлар, бигрәк тә татар һәм рус әдәбиятлары эзләнү, үсеш-үзгәреш чорын кичерә. XX гасырның соңгы чирегендә барган сәяси яңарыш әдәбият өлкәсенә дә тәэсир ясады: моңа кадәр идеологик кысалар чигендә иҗтимагый вазифасына басым ясалган сүз сәнгатенең сәнгати хосусиятләренә игътибар көчәйде. Әдәби әсәр Матурлык, сәнгати Камиллек, Әхлакый бөтенлек ноктасыннан бәяләнә башлады.
Прозада классик (чиста) реализм төшенчәсенең янәдән әйләнешкә керүе, хәбәрдарлык чорында Совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашның көчәюе, тоталитар режимга, шул дәвер сәяси эшлеклеләренә һәм тарихи шәхесләренә, колхозлашу елларына мөнәсәбәт белдергән әсәрләрнең күпләп языла башлый. Шуның бер чагылышы буларак шәхес культы темасының активлаша, А.Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” (1962) повестендагы тәнкыйди фикернең үстерелеше һәм И.Сәләховның “Колыма хикәяләре” (1981), А.Гыйләҗевның “Ягез, бер дога” (1990) әсәрләрендә шәхес культы темасы яссылыгында Совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди караш ташлана.
«Өч аршын җир» повестенда Мирвәлине мәҗбүри күмәкләштерү елларында авылдан сөрәләр. Моңа үч итеп, Мирвәли, авылга яшерен генә кайтып, калган йорт-җирен яндырып, күмәк хуҗалык амбарларындагы ашлыкны яраксызга әйләндереп китә. Ә аның үз гомере чит җирләрдә үтә. Картайган көнендә, каты авырып, үлем чире белән көрәшүче хатынының «мине туган авылыбызга алып кайтып күмәрсең» дигән үтенечен-гозерен тыңлап, Мирвәли ерак юлга чыга. Хатыны Шәмсегаян юлда дөнья куя. Повестьтагы вакыйгаларның зур өлеше мәетне алып кайту һәм җирләү турында. Әмма биредә вакыйгаларның үзләреннән бигрәк, уйланулар, искә төшерүләр, узып киткән тормышны бәяләү, үлчәү өстенлек итә. Ягъни психологик якка, психологик анализга бик зур урын бирелә.
Ахыр чиктә Мирвәлине авылдашлары үз яннарына сыйдыралар — картайган кешенең хәленә керәләр — әмма аның җинаяте әхлакый яктан гафу ителми: инде ничәмә-ничә еллар авылда берәү дә балаларына Мирвәли исемен кушмый икән. Монысы авылдашларының җитди хөкеменең бер чагылышы гына. Ә Мирвәлинең үзен авылга сыендыру исә аның үчлеккә, әшәкелеккә нигезләнгән фәлсәфәсенең соңгы дәлилләрен «Кешеләр янындагы өч аршын җиреңә дә лаеклы бул»,— шул рәвешчә аерым шәхеснең җәмгыятьтәге җавапчылыгы идеясе көчәйтелә. Нәкъ шушы тәмамланышка укучыны эзлекле һәм дәлилле алып килүе А. Гыйләҗевнең кыйммәтле иҗат табышы, ә повесть үзе авторны таныткан һәм аның алдагы эзләнүләренә юл ачкан әсәр булды,
«Өч аршын җир» повесте уңаеннан булган бәхәсләрнең әле бүген дә тынганы юк. Алтмышынчы-җитмешенче еллар тәнкыйтендә күбрәк Мирвәлинең эш-гамәлләрен генә гаепләү, аның фаҗигасен шәхси җирлеккә кайтарыбрак калдыру өстенлек иткән булса,1 әсәр барлыкка килгәнгә 30-35 еллар үткәч — туксанынчы елларның иҗтимагый шартларында менә мондый гомумиләштерелгән һәм шактый кыю фикерләр дә әйтелә башлады:
«Аяз Гыйләҗев Мирвәли образы аша халыкны икегә аерган, җәмгыятьне капма-каршы лагерьга бүлгән тәгълиматны гаепләргә омтыла... Мирвәли белән Шәмсегаян образларын аерым бер сыйныф вәкилләре итеп кенә түгел, бәлки тулы бер халыкның авыр фаҗигасен тасвирлаган, ялган идеалларга таянып, ялган тарихи юлдан киткән җәмгыятьнең авыр язмышка дучар булуын күрсәткән».
Р. Мөхәммәдиевнең «Сират күпере», А. Гыйләҗевнең «Йагез, бер дога», Г. Тавлинның «Афәт», Л. Бадыйкшанның «Мөртәт», Ф. Бәйрәмованың «Кыңгырау» әсәрләре шәхес культы елларын аңларга ярдәм итә. Гаепсезгә хөкем ителгән күренекле затларның тормышларын ачып бирә алар. Шушы чорны һәм дәүләт вәкилләренең чын йөзләрен, эчке системаны, сүз белән эш, чынбарлык һәм матур бизәкләр арасындагы аерманы, сталинизм системасы тудырган «яңа кеше» образларын күрәбез без анда. Үткән тарихыбызның «заман көчленеке» дигән девиз астындагы яшәеше белән очрашабыз. Бу чор — тарихыбызның «ак табы». Ә әсәрләрдә — фаҗига. Аерым шәхес фаҗигасе генә түгел, бу әсәрләрдә бөтен бер халык — татар халкының, аның күренекле улларының фаҗигасе.
Өлкән язучыбыз һәм шәхес культы елларының беренче дулкыны корбаны Ибраһим Салахов та үз әсәрләре белән бүген чаң суга: «Укыгыз, белегез, гыйбрәт алыгыз, мондый хәлләр тагын кабатлана күрмәсен»,—ди ул.
И.Сәләховның “Колыма хикәяләре” (1981) әсәре — чынбарлыктан алып язылган. Анда телгә алынган һәрбер вакыйга, һәрбер кешенең исеме, фамилиясе—барысы да тормыштан. Уйдырма юк.
«Колыма хикәяләре»ндә без, «халык дошманы» дип гаеп тагылганнан соң язучы күңелендәге авыр уйлар, узган юллар белән очрашсак, яңасында исә, акланганнан соңгы бәхетле көннәре белән очрашабыз.
Авыр еллар... Иң якын кешеңә, дустыңа сереңне ачарга, ышанып сөйләшергә курыккан заманнар. Шушындый вакытта, Октябрьнең егерме еллыгын каршылау алдыннан, 1 Май демонстрациясенә әзерләнеп йөргән көннәрдә, И. Салахов К. Нәҗми белән Г. Ибраһимов арасында «контрреволюцион йомышларны үтәп йөрүче булган» дип кулга алына, хөкем ителә. Яшь язучы тормышындагы кискен бу борылыш, әләк язучы Фазыл исеме белән бәйле.
Фазыл—сталинизм чорының «өлгергән» җимеше. Өлгергән, чөнки ул үз планын тормышка ашыру өчен түбәнлекләргә төшүдән дә чирканмый. «Биофак мадоннасы» Зәйтүнәне үзенә карату өчен, Ибраһимны юлдан алып ташларга кирәк. Нишләргә? Иң җиңел юл — донос язу. Үч алу өчен моннан да уңай чор, җиңел юл юк. Дөрес фикерләгән Фазыл: каршылык җиңел генә юк ителә. Зәйтүнә аның кулында, планнар тормьшща ашкан.
«Линкольн приискасында» дип аталган бүлектә, күңелгә кереп калырдай тагын бер вакыйга бар. Тоткыннар ярдәме белән Алексей Николаевич лагерьда кардан хайваннар аллеясе ясый. Зур түземлелек, тырышлык нәтиҗәсендә зонада, 1940 нчы елның 31 декабренә төньяк хайваннарының сыннары пәйда була. Бу сыннар тоткыннарның инде сүнеп барган тормышларын җанландырып җибәрә. Алар, «салкын, әмма күңелгә бик җылы сыннарга» карап соклана, иректәге тормышның матур мизгелләрен исләренә төшереп юана, хыяллана торган булып китәләр.
«Бу аллея лагеребызны җылытып, яктыртып җибәрде.
...Мин үзем ешрак болан алдына килеп туктыйм. Аның белән сөйләшәм, иң яшерен, изге серләремне бүлешәм. Уйга, хыялга батам... Менә шушы боланга атланып иреккә, туган җирләргә очсаң иде... Оч, алып оч мине, толпарым, туган якларга!» Әмма тоткыннарның бу бәхете дә озакка бармый. Магаданнан килгән «өлкән бер түрә» аллеяны юкка чыгарырга әмер бирә.
«— Җитәр — калтыранган тавышны калын бас таш булып басты.— Монда нәрсә, тоткыннар лагереме, әллә ял йортымы?!... Лагерь кешеләр өчен, хайваннар өчен түгел»... Күзләремне йомдым.
Шарт-шорт, шарт-шорт. Әйтерсең лә башыма сугалар, иелеп-иелеп китәм».
Шушы өзектә генә никадәр вәхшилек!
Әсәрдә күрсәтелгән аянычлы тагын бер хәл:
Камераларда, суларга һава җитмәгәнлектән, тоткыннар тарафыннан пыялалары ватылган рәшәткәле тәрәзәләр... Ә тәрәзә артыннан, ерактан, Лебедев-Кумачның «Нинди иркен минем туган илем» җыры яңгырый:
Я другой такой страны не знаю, Где так вольно дышит человек...
Тормыш һәм аны ялтыравыклы бизәкләргә төреп алган ялган тышча... Сүзләрдә — бар да яхшы. «Совет иле — бәхет иле». Анда бар эштә дә гаделлек хөкем сөрә. Хәтта девизлар да: «һәркемнән—.сәләтенчә, һәркемгә — хезмәтен-чә», «кем эшләми—шул ашамый».
Ә чынбарлык... ул—караңгы төрмәләр, көнне-төнгә ялгап эшләсәләр дә ярымач, иркенләп һава суларга да тилмергән, зур эшләр башкарырдай, гаепсез тоткыннар: галимнәр, язучылар, дәүләт эшлеклеләре.
Шулар өстенә, кеше шәхесен кимсетү, көн саен кыйнау, мыскыллау — болар шул чор совет лагере, төрмәләре өчен гадәти күренеш.
Г. Тавлинның "Афәт" әсәрнең баш герое Ирек "бәхетле балачак өчен даһи Сталинга мең рәхмәт әйтеп җырлар җырлаган, шигырьләр ятлаган заманда" үсә. Иптәшләре дә безгә ят, әмма тылсымлы яңгырый торган испан сүзе "На пасаран!"ны кычкыралар. Аларга әле диңгез тубыктан. Мәктәпнең иң яхшы укытучысы математик Фәсхи абыйларын ни өчен төнлә алып китүләрен дә, бер тиенгә тормаслык Габбас абыйларына (балалар аңа "дагалы бүре" дигән исем кушалар) ни өчен җил яңгыр тимәү сәбәпләрен белмиләр әле. Сүз үткән гасырның утызынчы елларындагы илдәге атмосфера турында бара.
37 ел феномены турында хәзер шактый фактик материаллар тупланган, китаплар язылган. Аларның эчтәлеге уртак: халыкның милионнарча бер гаепсез иң затлы ил егетләрен, кызларын атканнар, төрмәдә череткәннәр. Шул чорда кайбер беркатлылар (сәясәттә өстән йөзүчеләр) 37 ел хәлләре очраклы күренеш, Кировны үтерүгә җавап формасында барган "кызыл террор" гына дип фараз кылалар, һәм бик нык ялгышалар.
Романда сүз мин исеменнән бара. Ул яшьлеген болай телгә ала: "Көтмәгәндә мине әтисез калдырып, гамьсез балачагыма иләмсез зур кара нокта куйган көзге шыксыз караңгы төн күңелемә гомергә җуелмаслык булып уелды". Кулга алырга килгәннәрнең берсе Мәликәгә: "Урыныңнан кузгаласы булма, хәзер атам!" - дип кычкыра. Сабирга да киенү өчен бер-ике минут кына бирәләр... Боларның һәммәсе дә сабый күз алдында була... халыкның котын шулай алалар, үзләрен шулай "хөрмәт иттерәләр" большевиклар...
Икенче көнне Ирекне элеккеге иптәшләре: "Әнә корткыч малае килә, җимерик борынын фашистның", - дип каршылыйлар (Суд, тикшерү булмаган, ә Сабир инде "фашист"ка да әйләнгән). Шулай итеп, тоталитар система бер яктан халыкның җанын ашады, икенче яктан, әхлаксыз, кансыз буыннар тәрбияләде. Моның җимешләрен без әле бүген дә татыйбыз.
37 елларда нигездә сәләтле кешеләр, зыялылар юк ителде. "Вак милләт" вәкилләренә таякның иң авыр башы төште. Мәсәлән, рус язучыларының 10 проценты репрессиягә эләккән булса, татарларда бу сан берничә мәртәбә артыграк булды. Бу очракта партия үзенең төп бурычын үтәгән: вак милләтләрне юк итү сәясәтен тормышка ашырган.
Галимҗан Ибраһимов шәхесе Ирек Кадыйров тормышын "бозуга" да зур өлеш кертә. Институтта укыгында, лекция ахырында, ул татар әдәбияты курсын укыткан доцент Җамал Вәзиевага мондыйрак сорау белән мөрәҗәгать итә: "Социализм дошманы Иван Бунин, 1938 елда мөһәҗирлектән әйләнеп кайткан Александр Куприн әсәрләрен өйрәнәбез, ә Совет Ватанына бирелгән Галимҗан Ибраһимовның исемен атарга да ярамый. Ни өчен?" Әлеге кызыксыну бушка узмый.
Пединститут директоры Йосыф Әхмәтҗанов Ирек Кадыйровны партиядә, институтта калдыру өчен торышып карый. Әмма файдасыз, студентка каршы "компроматлар" өстен чыга. Башка сәбәпләр дә күп булган икән шул. Сталин илне сугышка әзерли, халыкны киеренке хәлдә тота. 1946 елдан салкын сугыш рухы көчәеп бара. Ил ыңгыраша, авыл ачлыктан интегә. Ә шул ук вакытта Себер киңлекләрендә яңадан-яңа хәрби объектлар төзелә. Миллионнарча эшче көчләр кирәк була. Партия үзенең сыналган алымын эшкә җигә: әсирләр-коллар төялгән состав артыннан сотав Көнчыгышка агыла. Алар арасында Ирек Кадыйровка да урын табыла. Партиядән чыгарылганга өч атна була дигәндә аны кулга алалар.
"Черек күл төрмәсендә" элекке студент Кадыйров Данте тасвирлаган тәмугның җиде боҗрасын да үтеп чыга: тәүлек буе йокы бирмәү дисеңме, прожектор астында тоту, ачлыктан интектерү, карцерда комактан талату дисеңме, иң әшәке сүзләр белән сүгүләрме - болар гадәти тикшерү алымнары икән ләбаса... Тик шунда гына фронтовик офицер, танкта янган сугышчы, орденнар кавалеры Ирек Кадыйров социалистик җәмгыятьнең чын йөзен чамалый башлый...
Биредә исеме билгесез сержантттан алып КГБ начальнигы урынбасары Литманга кадәр һәммәсе дә кешелек сыйфатын югалткан ерткычлар икән ләбаса. Арада бары тик майор Апышев кына Ирек белән кешеләрчә сөйләшә һәм бу "капкынга" эләгү серен ача. "Монда сезне советка каршы контрреволюцион агитация алып баруыгыз китерде", - ди. Һәм шуны раслаучы документ аңлатманы бирә. Кадыйров үз күзләренә ышанмый тора: аны Ирекнең авылдашы, дусты Риан Саттаров язган икән.
Романның икенче кисәгендә автор "сатлык җан Рианга" игътибарын юнәлтә. "Саттаровлар" принципсыз, һәр җәмгыятькә яраклашып яшәргә тырышкан мескеннәр. Аларны монстр дип атау да дөрес булмас иде. Рианнарны тудырган көчләр билгеле: бу кансыз тоталитар система, аның кешелексез идеологиясе һәм шуны тормышка ашыру механизмы.
Гурий Тавлин "Афәт" әсәре белән безгә кисәтү ясый, тоталитар системаның кайтуына юл куймаска чакыра. Романның төп әһәмияте әнә шунда.
Ф. Бәйрәмованың “Кыңгырау” әсәрендә сайланган вакыт — 1937 һәм 1987 еллар. Матурлык эзләүче, нәфис күңелле, нәзек-нәзберек Айсылу шәхес культы тегермәнендә иләнә, мәхәббәтен, баласын, киләчәккә булган өметләрен югалта. Ләкин кешелеклелеген җуймый, рухи көчле икәнлеген исбат итә («Төрмәләрдә утырып кайтты, көтүче хатыны булды, авыл хатыннары кебек, җилкә белән печәнен ташыды, утынын кисте, каралды, янды, корышты, ләкин сынмады!»). Көчсез һәм табигатендә усаллык булмаган татар хатыны үз җилкәсенә төшкән авырлыкларны үзе күтәрә, хәтта тормышының мәгънәсе һәм алдагы көнгә өмете калмаган бер вакытта карт әнисе белән ятим өч балага терәк була. Айсылу символик образ дәрәҗәсендә сурәтләнгән. Әсәрнең исеме дә шушы символның «ачкычы» ролен үти. Айсылу — чор һәм кешелек тарихында кыңгырау, намус, хак булмаган эшләрне искә төшерүче, яшәүнең ярату, мәрхәмәтлелек, намуслылык, сафлык кануннарына нигезләнергә тиешлеген аңлатучы («Сиксән еллык гомере эреде дә сүнде. Иренеке сүнде. Улыныкы. Бары кыңгырау гына калды»), кыңгырау — хәтер («Ул — Галимҗанның төсе, анда баласының нәни бармак эзләре саклана»), кыңгырау — сабак («Анысы да акылсызлар кулында»), кыңгырау — шаһит («Сиңа кирәкме? Миңа да кирәк ул...»,— ди Кыяметдин), кыңгырау — намус («Минем дә менә монда утыра ул»,— ди Кыяметдин). Вакытлар үтеп, инде ябыла торган мәктәптә кирәге калмаган булса да, көмеш тавышын, аклыгын саклаган кыңгырау кебек, Айсылу да өметсез һәм авыр заманнарда да асылын җуймый.
Файда кешеләре, болыннарны сөрүчеләр, үз дигәненә теләсә нинди юллар белән ирешергә әзерләр, көчлеләр үзен ничек тота соң? Үзенекен эшләргә теләп, башкаларга зыян китерүчегә әверелә, кешеләр язмышын сындыручы, бәхетен юк итүче чын мәгънәсендә җинаятьчегә әйләнә (Кыяметдин). Яки куркуыннан үз кабыгына бикләнә, яраклаша, җайлаша, үзе дә. теләмәстән җинаятьчеләр ише булып китә (1937 елда Зөләйха, авыл кешеләре). Әсәрне укучыга авыл исеме Өтернәс тә ике төрле аңланыла башлый. Бу «авылда» электән үк куркаклар күп, эт тә өрмәс булган, күрәсең, дип, авыл-ил аналогиясе уздырып куела. Кайберәүләр, чынбарлыктан котылырга теләп, уйлап тапкан дөньяларында яши башлый (ун ел төрмәдә утырып, ирен югалткан, өч баласын ятим иткән Зөләйха бүген өстәлендә Сталин портретын тота). Шушы язмышлар белән бәйләнештә әсәргә гөнаһ-җәза мотивы килеп керә. Кыяметдин җәзаны нәсел дәвамында ала («Бу — алты-җиде яшьләрендәге ир бала иде. Тик аның йөзен күргәч, карчык сискәнеп китте: баланың күзләрендә бернинди аң-нур әсәре юк, әйтерсең тап маңгай астында ук ике буш чокыр: ачык авызының бер кырыеннан теле күренеп тора», «Малай тиле иде»), авыл да мантып китә алмый, хәтта мәктәбен ябып, балаларны рус мәктәбенә укырга җибәрәләр! Әсәр ахырында мәктәпнең янып бетеп, «ак нигез ташлары өстендә кара кисәүләр генә торып» калу да аңа килгән каза кебек тасвирлана: «Авыл кыңгыраусыз, Айсылу карчыксыз калды... Анысын әле хәзергә беркем дә белми иде... Барысы да ашыга-ашыга малларын авыл башына чыгара. Көтү куалар... Көтү... Көтү...» Әсәрнең менә шушы соңгы җөмләләре 80 нче еллар җәмгыятенә бәя булып яңгырый. Бу бәядә хәтерен һәм нәтиҗәдә намусын җуйган, мал табуга мөкиббән киткән «авыл» калка.
