Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора1.doc
Скачиваний:
9
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

49. 1985-2015 Нче еллар әдәбиятында заман әхлагы турында уйланып язылган әсәрләр.

- Совет системасының кеше тормышына тискәре йогынтысын ачкан, әхлакый идеалны югары күтәргән әсәрләрнең дөнья күрә: Ф.Садриевның “Таң җиле” (1994) романы).

- Совет идеологиясенең әхлакый нигезләрен, торгынлык елларында “чәчәк аткан” бюрократлыкны тәнкыйтьләгән, төп герой язмышы аша аның кешене рухи юкка чыгаруын фаш иткән әсәрләрнең иҗат ителә: А.Гыйләҗевның “Балта кем кулында” (1988-1989) романы.

- Реалистик әдәбиятта шәхеснең үзбилгеләнүе өчен көрәш темасының алга чыгуы, заманның әхлаксызлыгы турында уйланулар: Т.Галиуллинның “Тәүбә” (1996-1997), “Элмәк” (1998) романнары).

- Психологизмның тирәнәюе, әдәбиятта барган әхлакый эзләнүләр, бу юлда “авыл” прозасы традицияләренең роле, әһәмияте. Тематик-проблематик яссылыкта, сурәтлелек җәһәтеннән аның бүгенге әдәбият белән бәйләнеше (А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” (1979), В.Распутинның “Пожар” (1985) повестьлары.

Гасыр чиге татар прозасында да, шәхеснең кыйммәтен ассызыклаган хәлдә, традицияләргә тугры калып, иҗтимагый тор­мышка аерым игътибар бирелә. Әсәрләрдә чор картинасын тудыру, заман, хакимият, системаның бөтенлекле образын укучы күз алдына бастыру максаты әйдәп бара. Реалистик әсәрләр ярдәмендә татар язучылары татар халкы үткәненең аерым бер дәверләре сурәтен яңадан тергезергә (1920—1930 еллар фаҗигасе — Ф. Сафинның «Саташып аткан таң» романында, 1980—1990 еллардагы ялганга корылган хакимият системасы — Ф. Садриевның «Таң җиле» һәм «Бәхетсезләр бәхете» романнарында, үзгәртеп кору дәвере Ф. Сафин­ның «Биек тауның башларында» әсәрендә үзәктә тора), шушы сурәт ярдәмендә бүгенге һәм киләчәк хакында уйландырырга омтылалар. Авторлар үзләре дә ниндидер бер җәмгыятьнең яки җәмгыяви бөтенлекнең вәкиле булып аңлашылалар, шул бөтенлектәге әхлакый кануннарны алга куеп, үткәннәргә бәя бирәләр.

Бу юнәлештә үзгәреш ноктасы булган әсәр — Ф. Садриевның «Таң җиле» романы (1993) — зур булмаган татар авылында исерек килеш кеше үтерү, авылның әлеге исерекне яклап калуы кебек көнкүрешебездә инде гадәтигә әйләнеп барган фаҗигане үзәккә куя, төп сюжет сызыгы итеп суза һәм шул материалда героинясы Нури­әсманың хакыйкате җиңеп чыгуны раслый. Язучы җәмгыятьтәге, хөкүмәттәге тәртипләрнең ялганга корылган булуын фаш итә. Нуриәсма исә шушы фонда ялганга каршы чыгарга көч тапкан көрәшче-герой булып калка. Ялганның ни өчен тамыр җәюе, ни өчен тормышны тулысы белән колачлап алуы исә кешеләрдәге коллык психологиясе белән ризалашу һәм сабыр итүдә дип аңлатыла. Сю­жет сызыгында каршылык чишелгәндә тирә-юньдәгеләр Нуриәсма­ның хаклы булуын, хакыйкатьне таный. «Таң җиле» дип исемгә чыгарылган гыйбарәнең бер мәгънәсе дә хакыйкать кебек аңла­шыла: таң җиле кебек килеп, бәреп керә дә, яшәешне сафландырып, күзләрне ачып җибәрә икән ул! Нинди генә заманнар, нинди генә тәртипләр урнашмасын, хакыйкать барыбер юкка чыкмый, тормыш хәрәкәте аны кабат-кабат өскә чыгара тора, ди сыман язучы. Гыйба­рәнең икенче мәгънәсе — гомер. Таң җиленең төрлесе булган кебек, кеше язмышлары да төрле. Таң җиле рәхәт, саф булганда, көн ямьле, матур. Кешеләрнең үз гомерләрен ничек үткәрүе тормыш-яшәешнең ниндилеген билгели.

«Таң җиле» романы — татар әдәбиятында традицион юнәлешне дәвам итүче әсәр, ләкин тормыш-чынбарлыкны сурәтләү белән чикләнмичә, автор каләме аңлап-танып бетереп булмаслык «теге», илаһи дөнья барлыкны, кеше гомеренең әлеге чиксез яшәештәге бер мизгел, «таң җиле» булуын сиздерә, бу тормышта язылмаган канун­нарның сакланышы ахыр чиктә яшәешнең тәртипле булуын яки хаос халәтенә китерү мөмкинлеген аңлата.

Реалистик проза кешене һәм әсәрдә тудырылган тормыш моделен бәяләүдә әхлаклылык һәм әхлаксызлык, хакыйкать һәм ялган, намус һәм намуссызлык, шәхси мәнфәгатьләр һәм гомум мәнфәгате, матурлык һәм ямьсезлек дигән антиномик принциплар куллануны дәвам итә. Автор позициясе әйдәп бара, һәм әсәр уйланмасы шуңа тәңгәл килә.