- •2. Эпос форма буларак дастаннар аларның жанр үзенчәлекләре.
- •4. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы сюжеты. Әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
- •7. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы иҗат методы (м.Акъегет, з.Бигиев әсәрләре).
- •8. Хх йөз башы татар поэзиясе.
- •10. Хх йөз башында татар драматургиясенең үсеше.
- •11. Г. Исхакый – татар реалистик әдәбиятына нигез салучы. “Реалистик әдәбият” төшенчәсе.
- •14. Ф. Әмирхан иҗаты.
- •15. З.Хәким иҗатында сатирик һәм фәлсәфи юнәлешләр
- •16. Дәрдемәнд һәм с.Рәмиев иҗатында уртак сыйфатлары.
- •17. Г. Камалның “Банкрот”, “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре” әсәрләре. Драматург тудырган сатирик типлар.
- •22. “Социалистик реализм” иҗат методы. Татар әдәбиятында чагылышы.
- •25. 1941-1945 Нче еллар сугыш чоры поэзиясе.
- •27. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нә анализ.
- •29. Н.Исәнбәт драматургиясендә халыкчанлык.
- •31. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең идея-эстетик кыйммәте.
- •33. Татар әдәбиятында сатирик проза үсеше (ш.Мөхәммәдов, ф.Әмирхан, х.Сарьян, а.Гыйләҗев, з.Хәким).
- •34. Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә “аскы агымдагы” фикерләр
- •37. Г. Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.
- •38. 1940-1960Нчы еллар татар прозасы.
- •39. И. Юзеев иҗатына күзәтү. Поэмаларындагы фәлсәфә.
- •40. Р.Фәйзуллин иҗатында форма яңалыгы һәм фәлсәфи тирәнлек.
- •41.М.Мәһдиев әсәрләрендә үзенчәлекле халыкчан характерлар.
- •42. Туфан Миңнуллинның 1980-2012 еллардагы иҗатына анализ.
- •43. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы.
- •44. Хәзерге татар поэзиясендә яңа юнәлешләр, агымнар, үсеш үзенчәлекләре, стиль төрлелеге.
- •1) Шаулы-эстрада поэзиясе.
- •2) Салмак лирика.
- •45. Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.
- •46. Хәзерге әдәбиятта шартлы-метафорик әсәрләр.
- •47. Постмодернизм. Хәзерге татар әдәбиятында постмодернистик алымнар.
- •48. 1985-2015 Нче еллар прозасында совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашны яктырткан проза әсәрләре.
- •49. 1985-2015 Нче еллар әдәбиятында заман әхлагы турында уйланып язылган әсәрләр.
- •50. 1985-2015 Нче еллар драматургиясенең үсеш үзенчәлекләре.
25. 1941-1945 Нче еллар сугыш чоры поэзиясе.
Сәяси, иҗтимагый, мәдәни шартлар:
— 1941 елның 22 июнендә фашистлар Германиясенең СССРга һөҗүм итүе совет халкы өчен зур сынауга әйләнә;
— ил сугышчан лагерьга әверелә, халык хуҗалыгы фронт өчен эшли башлый; «Ватан өчен!», «Җиңү өчен!» лозунгларына сәяси, иҗтимагый, мәдәни тормыш буйсындырыла;
— фронт һәм тыл бердәмлеге җиңүнең хәлиткеч факторларыннан берсе була;
— Татарстаннан 560 мең кеше сугышка алына; 200 дән артык якташыбыз Советлар Союзы Герое исеменә лаек була (М. Җәлил, П. Гаврилов, М. Девятаев, М. Сыртланова, Г. Гафия-туллин һ. б.);
— татар язучыларының күпчелеге фронтка китә; 30 дан артыгы сугыш кырында яисә дошман әсирлегендә һәлак була (М. Җәлил, А. Алиш, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, К. Басыйров, М. Гаяз, Р. Ильяс, X. Мөҗәй, Д. Фәтхи һ. б.);
— 1942 елдан башлап төрле фронтларда 16 исемдә татарча газета чыга. Аларда Г.Кутуй, А.Шамов, Ә.Ерикәй, Р.Ишморат, Г. Әпсәләмов, И. Гази, Ш. Маннур, Ә. Фәйзи, Ш. Мөдәррис, М. Хөсәен һ. б. әдипләр журналист булып хезмәт итә;
— ВКП(б) ҮКның 1944 ел 9 август карары нигезендә татар әдәбиятында һәм сәнгатендә тарихи темаларны яктыртуга зур киртә куела.
Әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре:
— әдәбиятның агитатор һәм пропагандист вазифаларын үти башлавы; төп максат-бурычы: халыкны изге көрәшкә чакыру, бердәмлеккә өндәү, җиңүгә ышаныч тәрбияләү, фашизмга нәфрәт хисе уяту һ. б.;
— әсәрләрнең эчтәлеген билгеләүче пафослар: героик (Ф.Кәрим. Идел егете), романтик (М.Җәлил. Сандугач һәм чишмә), фаҗигале (Ф.Кәрим. Партизан хатыны);
— укучының хис-кичерешләренә йогынты ясау максатыннан авторлар контраст төсләр белән эш итә: илен саклаучы патриот, тырыш хезмәт кешесе — ачык, якты; фашизм, аның ялчылары кара, төссез буяуларда сурәтләнә;
— сугыш чоры таләпләренә иң тиз яраклашучы төр лирика була, һәм анда мондый мотивлар алга чыга:
а) көрәшкә өндәү, чакыру (Ә.Ерикәй. Сугышка, иптәшләр.)
а)илне сакларга ант итү (Ф.Кәрим. Ант; М.Җәлил. Тупчы анты; М.Хөсәен. Туган ил өчен);
б) фашизмга нәфрәт (К.Нәҗми. Фашизмга үлем!; Ә.Исхак. Канга — кан);
в) туган җир, кадерле кешеләр белән саубуллашу (Ш.Маннур. Саубуллашу җыры; Г.Кутуй. Озату җыры; К.Нәҗми. Озату);
г) сугышның алдагы елларында шигъриятнең эчтәлеге яңарып, үзәккә фронт вакыйгалары, солдат батырлыгы, уй-хисләре куелу (Ш.Мөдәррис. Землянкада; С.Хәким. Хат; Ә. Фәйзи. Фронт юлында);
д) тылдагы хатын-кызларның тырыш хезмәтен күрсәтү, якты образларын бирү (К.Нәҗми. Хәят апа. Сагыну хаты);
е) поэзиядә поэма һәм баллада жанрлары активлашу (Ф.Кәрим. Гөлсем. Партизан хатыны. Тимер һәм тимерче; К.Нәҗми. Снайпер Мәрдән);
ж) сугышның соңгы чорында җиңү шатлыгы, киләчәк матурлыгы, интернационализм һәм гуманизм авазлары киңрәк яңгырау (Ш.Маннур. Без киләбез күкрәп; Б.Рәхмәт. Безне көтәләр; Ф.Кәрим. Мин — гуманист; Х.Туфан. Гөлләр инде яфрак яралар);
26. Фатих Кәримнең иҗатында кеше язмышы. Фатих Кәрим (Фатих Әхмәтвәли улы Кәримов) 1909 елның 9 гыйнварында Россиянең элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Бишбүләк районы) Ает авылында мулла гаиләсендә туа. Мәктәпкә кергәнче үк укырга-язарга өйрәнә, аннан авыл мәктәбенең ике сыйныфын тәмамлый. 1922 елда абыйсы Габдулла Кәримов (шагыйрь Ярлы Кәрим, 1901-1937) аны үзе белән Бәләбәй шәһәренә алып китә һәм педагогия техникумының әзерлек сыйныфына укырга урнаштыра. Монда ике ел укып, әзерлек курсын тәмамлагач (1924), шул ук абыйсы ярдәмендә Казанга килеп, бер ел яшүсмер балалар йортында тәрбияләнә. 1925-1929 елларда Казан җир төзелеше техникумында укый. Әдәби иҗат эше белән җитди шөгыльләнә башлавы да шушы студентлык елларына карый. 1926 елдан республика газеталарында яшь каләм тибрәтүченең көндәлек яшьләр тормышына багышланган мәкаләләре, фельетоннары, соңга таба балалар өчен хикәяләре һәм шигырьләре күренә башлый. 1928 елдан Казанда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») дигән махсус газета чыгарыла башлагач, унтугыз яшьлек студент-әдипне газетаның редколлегиясе составына кертәләр һәм идарәнең җаваплы секретаре итеп билгелиләр. Техникумдагы укуын дәвам иткән хәлдә, Фатих Кәрим бу газетада бер ел эшли, аннары, 1929 елда техникумны тәмамлагач, «Крәстиян гәзите» идарәсенә әдәби хезмәткәр булып күчә. 1930-1931 елларда ул «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Атака» (татар пролетар язучылары оешмасының басмасы) журналларында җаваплы секретарь хезмәтендә була. 1931 елның көзендә армиягә алынып, 1933 елның гыйнварына кадәр Идел буе хәрби округының Казанда татар телендә чыга торган «Кызылармияче» дигән газетада хәбәрче-корреспондент булып хезмәт итә.
Армия хезмәтеннән кайткач, Фатих Кәримне Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр. Монда ул 1937 елның маена кадәр эшли. Бу – Фатих Кәримнең иҗат һәм җәмәгать эшендә кайнап, әдип буларак үсү һәм формалашу еллары. 1929 елдан хәвефле 1937 елга кадәрге чагыштырмача кыска вакыт эчендә аның ун китабы басылып чыга (икесе – проза, сигезе – шигъри җыентыклар). Иҗатта туктаусыз эзләнү, уку һәм тормышны өйрәнү аңа, беренче әсәрләрендә әле нык сизелгән декларативлыктан арынып, уй-хисләрен шигырьдә торган саен үтемлерәк, табигыйрәк яңгырашта, камилрәк формада чагылдыру юнәлешендә осталыгын үстерергә юл ача. Утызынчы еллардагы күмәк хезмәт, яшьлек һәм мәхәббәт романтикасын ихлас садәлек, эмоциональ күтәренкелек белән гәүдәләндергән лирик шигырьләре, «Яшен яктысы» (1932), «Җиденче мич» (1932), «Тавышлы таң» (1933), «Илле егет» (1934), «Аучылар» (1934), «Аникин» (1936) кебек поэмалары белән ул үзен татар поэзиясенең үзенчәлекле шигъри моң-авазга ия булган талантлы бер вәкиле итеп таныта.
Иҗат дәрте белән шулай илһамланып, совет хакимияте төзегән тормыш тәртипләренә, яңа җәмгыятьнең гаделлегенә ихластан ышанган һәм үзенең шагыйрьлек талантын, бөтен иҗади көчен бөтенләе белән шул «гадел» җәмгыять хакына сарыф итәргә әзер булып яшәгән егерме тугыз яшьлек шагыйрьне 1938 елның 3 гыйнварында кинәт кулга алалар. Тентү вакытында барлык язулы дәфтәрләрен, кулъязмаларын җыеп төяп алып китәләр. Аларның күп өлеше соңыннан НКВД подвалларында юкка чыга. Әдип өстенә бернинди дәлилсез-нисез, фәкать НКВД кабинетларында махсус уйлап чыгарылган «фактлар» нигезендә «милләтче», «пантөрекче», «буржуазия ялчысы», «советка каршы коткы таратучы», әдәби әсәрләрендә «кулаклар идеологиясен үткәрүче халык дошманы» шикелле коточкыч нахак гаепләр ташлана. Шул «гаепләре» өчен тоталитар режимның урындагы мәхкәмәсе 1939 елның 14 мартындагы ябык утырышында Фатих Кәримне ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм, шуңа өстәп, тагын биш елга гражданлык хокукларыннан чикләргә дигән хөкем карарын игълан итә. Бу карар белән килешмичә, әдип, берничә тапкыр кассацион гаризалар язып, үзенең гаепсез икәнлеген исбатлап карый, ләкин аның гаризаларына игътибар итүче булмый. Нәтиҗәдә шагыйрьне озак та үтми этап белән төньякка – сәяси тоткыннар лагерена (совет концлагерена) озаталар. Бары тик шундый ук «гаепләр» белән төрмәләрдә утырып, соңыннан акланып чыккан язучы Кави Нәҗми һәм генерал Якуб Чанышевларның Фатих Кәримне гаепсез итеп күрсәткән гаризалары бер-бер артлы барып ирешкәч кенә, СССР Югары мәхкәмәсе Фатих Кәримнең «җинаять эше»н яңадан тикшерүгә куярга мәҗбүр була. Бу тикшерү барышында шагыйрьне төньяктагы ерак лагерьдан Казан төрмәсенә кире кайтаралар. Ниһаять, 1941 елның 1 декабрендә, инде Алмания белән канлы сугышлар барган көннәрдә, Фатих Кәримне иреккә чыгаралар. Ләкин бер шарт белән: ул «үз теләге белән» фронтка китәргә тиеш була. Чыннан да, бер үк вакытта сәер дә, кешелексез дә булган бу шартны үтәп, шул ук декабрь аеның 30 ында Фатих Кәрим фронтка чыгып китә.
1942 елның февраленнән 1945 елның февраленә кадәр, ягъни өч ел буена, Фатих Кәрим фронтның алгы сызыгында була, солдат һәм кече офицер, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алып Көнчыгыш Пруссиягә хәтле сугышчан юл уза, Украинаны, Белоруссияне, Карпат илләрен азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Ә сугыш бетәргә санаулы көннәр калганда, 1945 елның 19 февралендә, Көнчыгыш Пруесиядәге соңгы сугышларның берсендә утыз алты яшьлек шагыйрь дошман пулясыннан һәлак була. Күмелгән урыны шундагы Туганнар каберлегендә.
1941-1945 еллар арасында ул тугыз поэма, ике повесть, бер драма әсәре һәм йөздән артык исемдә шигырь иҗат итә. Сан ягыннан гына түгел, сыйфат һәм идея-эчтәлек ягыннан да шагыйрьнең бу чор әсәрләре иҗатта яңа биеклеккә күтәрелү, камиллеккә ирешү мисалы булып торалар. Аның поэзиясендә сугыш чынбарлыгының катлаулы фәлсәфәсе, фашизмга каршы җанын кызганмый көрәшкә күтәрелгән гади солдатның сугыш кырында батырлыгы, эчке кичерешләре, ватандарлык хисләре, сөйгәненә, гаиләсенә, апа-сеңелләренә, абый-энеләренә, әти-әнисенә, туган җиренә, туган халкына булган олы мәхәббәте, тыныч тормышка сусау-җирсү сагышлары гаҗәеп тәэсирле, эмоциональ тирәнлек белән сурәтләнәләр. Фатих Кәримнең төрмә камераларында күңел дәфтәренә теркәп саклап калдырган, сугыш тынган араларда солдат землянкалары, окоп ышыкларында иҗат иткән лирик шигырьләре, «Гөлсем» (1942), «Идел егете» (1942), «Кыңгыраулы яшел гармун» (1942), «Үлем уены» (1942), «Партизан хатыны» (1943), «Өмет йолдызы» (1944) поэмалары, «Тимер һәм тимерче» (1942) кебек балладалары, Муса Җәлилнең Моабит циклы шигырьләре белән бергә сугыш чоры татар поэзиясенең иң югары ноктасын тәшкил итәләр.
Фронтта Фатих Кәрим үзенең әдәби мирасын чәчмә әсәрләр белән дә баета: «Шакир Шигаев» исемле драма (1943), «Разведчик язмалары» (1942) һәм «Язгы төндә» (1943) исемле ике повестен иҗат итә. Бу әсәрләр дә, поэзиясе кебек үк, сугыш афәтенә, фашизмга, тираниягә каршы юнәлтелгән нәфрәт хисләре белән кеше язмышы сурәтләнә. Сугыш чоры елларында Фатих Кәримнең «Үлем уены» (1942), «Тимер һәм тимерче» (1942), «Диңгез ярында» (1942) балладалары – илебезгә бәреп кергән илбасарларга ачы нәфрәтнең бер чагылышы, татар поэзиясенең гүзәл үрнәкләре.
Фатих Кәримнең 1942 нче елда язылган «Үлем уены» балладасының төп герое – яшь кенә снайпер Әхтәм. Бу балладада Фатих Кәрим сугышның драматизмын да (снайпер Сөләйманның үлеме), яшь снайпер Әхтәмнең үзенә генә хас биографиясен дә һәм, иң мөһиме, шушы яшь снайперның нинди сугышчы икәнен ачып бирә торган сугыш эпизодын да сурәтләүгә ирешә. Бишәр иҗекле генә итеп төзелгән 350 юллык балладаның иң күркәм ягы – мавыктыргыч һәм хәрәкәтчән сюжетка әсәрнең башыннан ахырына кадәр сугыш турында фәлсәфи фикер йөртүнең кушылуы. Әсәрнең бөтен сюжеты «үлем уенын» күрсәтүгә багышланган. Аның эчке бер мәгънәсе бар. Яшь снайперга сугышта һәлак булган өлкән снайпер винтовкасын тапшыру эпизодында да, әле генә котелогы белән аш алып кайткан Әхтәмнең «кызык булуы» – фашист снайперы пулясыннан ашсыз калуы да сюжетта үзәккә алынган «үлем уены» белән бәйләнгән. Дошман снайперының уеныннан уймак чыга. Әхтәм аны алдый. Пилоткасын таякка элеп күтәрә дә дошман снайперының урынын таба. Әсәрнең тагын бер ягы – бөтен сурәтләүнең юмор белән үрелеп баруында. Фатих Кәрим яшь героеның психологиясен дә, зирәк һәм тапкыр «фәлсәфәсен» дә гәүдәләндерә. Әхтәмнең әтисе дә кайсы фронттадыр сугышып йөри. Егетнең тышкы портреты да бирелә. Болар барысы да солдатның көндәлек тормышына әверелгән сугышның фаҗигале хәлләргә дә, көлкеле эпизодларга да бай булуын сурәтләү белән кушыла. Әхтәм кебек яшь геройларга сокланып караган шагыйрьнең елмаюы балладаның бөтен тукымасына лиризм өсти. Күп урыннарда әсәрнең герое белән «мин» хисләре бергә үрелә.
Фатих Кәрим «Тимер һәм тимерче» (1942) балладасында, табигый-конкрет сурәтләүне гомумиләштерүче, эреләндерүче сыйфатлар белән оста берләштереп, солдатның калку сынлы образын бирүгә ирешә. Бу Фатих Кәримнең солдатны, бер яктан, конкрет, гади кеше итеп, икенче яктан, Ватан язмышы өчен көрәштә олы батырлык эшләүче каһарман итеп күрүеннән килә. Баллада жанрына мөрәҗәгать итү үзе үк инде сугышның драматик вакыйгалары эчендә романтик-күтәренке эпизодлар күрү белән бәйле.
Балладада тасвирланган вакыйга укучыны сугыш кырына алып китә. Ихтимал, бу – сугышның гадәти бер күренешедер. Саттар исемле илле яшәр солдат немец танкы белән очраша һәм шушы тартышта җиңеп чыга. Бер карасаң, көчләр бөтенләй тигез түгел. Фашист тимергә төренгән, бронялы танк эчендә утыра, кулында җен кебек көчле машина, көпшәсеннән ут яудырып тора. Татар солдаты Саттар исә шушы тимер тавына ялгызы каршы чыга. Дөрес, ул сугышка кадәр авылда тимерче булып эшләгән. Ләкин, тимерче булса да, аның тәне тимердән түгел бит.
Автор Саттарның тимерче булуын очраклы гына ассызыкламый. Бу аның тыныч чактагы һөнәре генә түгел, бәлки рух ныклыгын, ихтыяр көчен дә күрсәтә. Тагын шунысы мөһим: тимерче буларак, ул тимер тавы – танкның «йомшак» якларын да белә. Тимерче Саттар белән танк күзгә-күз, капма-каршы калалар. Әлбәттә, Саттар бу тирәлектә бердәнбер солдат түгел. Бар аның иптәшләре. Әмма танкка иң якыны ул. Димәк, аның язмышын хәл итү бу очракта Саттар өстенә төшә.
Бик киеренке халәт барлыкка килә. Хәзер кем-кемне мәсьәләсе хәл ителә. Якында гына яткан берәү түзми, артка таба йөгерә. Ләкин Саттар андый куркаклардан түгел. Дөрес, Саттарда да курку бар. Тик «берәү» дигән кешенең куркуы белән Саттар «куркуы» арасында җир белән күк аермасы.
Ул үлем алып килүче фашист танкының, кулдан ычкынып, алга үтеп китүеннән курка. Шулай да автор аны гадәттән тыш кеше итеп сурәтләү юлыннан китми, чөнки Саттар мәңгелек суы эчкән кеше түгел. Ул үзенең үлү мөмкинлеге турында да уйлап ала, рух ныклыгын җыя, туплый. Ул хәтәр мизгелдә илгә мөрәҗәгать итә, бәхиллекне иленнән сорый. Баллада каһарманының тимерче булуының әсәр тукымасы өчен тагын бер әһәмияте бар: ул, сугыш кораллары рәвешендәге тимерләрне эретеп, халыкларга иксез-чиксез хәсрәтләр китерүче илбасарларның үзләрен авызлыкларга яраклы әйберләр ясар.
Җыеп әйткәндә, тимер тавын туктату көченә ия булган тимерче Саттар образы – халыкның оста индивидуальләштерелгән, табигый буяулар белән бирелгән җыелма образы, калку итеп сурәтләнгән оригиналь тибы.
