- •2. Эпос форма буларак дастаннар аларның жанр үзенчәлекләре.
- •4. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы сюжеты. Әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
- •7. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы иҗат методы (м.Акъегет, з.Бигиев әсәрләре).
- •8. Хх йөз башы татар поэзиясе.
- •10. Хх йөз башында татар драматургиясенең үсеше.
- •11. Г. Исхакый – татар реалистик әдәбиятына нигез салучы. “Реалистик әдәбият” төшенчәсе.
- •14. Ф. Әмирхан иҗаты.
- •15. З.Хәким иҗатында сатирик һәм фәлсәфи юнәлешләр
- •16. Дәрдемәнд һәм с.Рәмиев иҗатында уртак сыйфатлары.
- •17. Г. Камалның “Банкрот”, “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре” әсәрләре. Драматург тудырган сатирик типлар.
- •22. “Социалистик реализм” иҗат методы. Татар әдәбиятында чагылышы.
- •25. 1941-1945 Нче еллар сугыш чоры поэзиясе.
- •27. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нә анализ.
- •29. Н.Исәнбәт драматургиясендә халыкчанлык.
- •31. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең идея-эстетик кыйммәте.
- •33. Татар әдәбиятында сатирик проза үсеше (ш.Мөхәммәдов, ф.Әмирхан, х.Сарьян, а.Гыйләҗев, з.Хәким).
- •34. Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә “аскы агымдагы” фикерләр
- •37. Г. Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.
- •38. 1940-1960Нчы еллар татар прозасы.
- •39. И. Юзеев иҗатына күзәтү. Поэмаларындагы фәлсәфә.
- •40. Р.Фәйзуллин иҗатында форма яңалыгы һәм фәлсәфи тирәнлек.
- •41.М.Мәһдиев әсәрләрендә үзенчәлекле халыкчан характерлар.
- •42. Туфан Миңнуллинның 1980-2012 еллардагы иҗатына анализ.
- •43. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы.
- •44. Хәзерге татар поэзиясендә яңа юнәлешләр, агымнар, үсеш үзенчәлекләре, стиль төрлелеге.
- •1) Шаулы-эстрада поэзиясе.
- •2) Салмак лирика.
- •45. Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.
- •46. Хәзерге әдәбиятта шартлы-метафорик әсәрләр.
- •47. Постмодернизм. Хәзерге татар әдәбиятында постмодернистик алымнар.
- •48. 1985-2015 Нче еллар прозасында совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашны яктырткан проза әсәрләре.
- •49. 1985-2015 Нче еллар әдәбиятында заман әхлагы турында уйланып язылган әсәрләр.
- •50. 1985-2015 Нче еллар драматургиясенең үсеш үзенчәлекләре.
44. Хәзерге татар поэзиясендә яңа юнәлешләр, агымнар, үсеш үзенчәлекләре, стиль төрлелеге.
Хәзерге татар поэзиясендә яңа юнәлешләр, агымнар, үсеш үзенчәлекләре, стиль төрлелеге.
Хәзерге татар поэзиясе – ул 80-90 еллар поэзиясе.
Бу чорда татар шигъриятендә 2 стиль туа:
Норматив;
Элитар.
Норматив стиль – чынбарлыкны бары тик уңай яктан гына үсештә күрсәтү. Дәүләт кушканча язу.
Тематика: хезмәт темасы; нефть чыгару; фән, техника үсеше һ.б.
Төп вәкилләре: Маликов “Үсеш юлы”, С.Хәким “Үрләр аша”, Ә.Давыдов “Себер тракторындагы квартал”, С.Хәким “Камаз көндәлек”, “Дәверләр капкасы”, Рөстәм Мингалим “Күз карасы”.
Төп хис: казану.
Сәбәбе: илнең үсеше, сәяси яңалыклар.
Иҗат методы: соц.реализм.
Үзенчәлекләре: рәсми идеалогияне мактау, билгеле бер схемага нигезләнеп, заказ буенча язу, вакыйгалар сөйләү, публиөистик рухта язу.
Элитар стиль 2 юнәлештә:
1) Шаулы-эстрада поэзиясе.
2) Салмак лирика.
Шаулы-эстрада поэзиясе. 60 нчы елларны шигърият сәхнәсенә менә. 2 нче дулкын шагыйрьләр белән килә. Р. Фәйзуллиннар буыны. Төп вәкилләр: Р.Фәйзуллин, Р.Гаташ, Р.Мингалим, Г.Рәхим һ.б.
Төп үзенчәлекләре:
1) Аналитик фикерләү.
2) Метафора, символ, шартлы образ, алым.
3) Жанр формалары: ирекле шигърият, интеллектуаль шигърият, ак шигырь.
4) Лирик герой җәмгыять белән каршылыкта, җәмгыяви процесслар белән бәйле, каршылык, идеалогиягә бәя бирү, яшәеш һәм кеше кебек фәлсәфи уйланулар.
5) Күнегелгән шигырь калыбын җимереп, эчтәлеген киңәйтәләр.
6) Традицияләр дәвам итә. С.Рәмиев традициясе, Дәрдемәнд традициясе. Рус әдәбиятыннан: Маяковский, Есенин, Леонтий Мартынов, А.Ахматова, Ал. Вознесенский, Евтушенко, Ахмадуллина һ.б. традицияләре. Япон поэзиясеннән: Кокко жанрын (Фәйзуллинда, Гаташта).
7) Төп тема: иҗтимагый кануннарга тискәре мөнәсәбәт, тормыш фаҗигасенә әйләнгән хакыйкать.
8) Эзоп теле.
9) Дессидентлык хәрәкәте. 60нчы елларда рус әдәбиятында Дес. Хәрәкәте формалаша (Солженицын, Визбург, Окуджава, Евтушенко, Ахмадуллина, Бродский, Всев. Некрасов). Алар илдәге сәясәтне, рәсми идеалогияне кабул итми, җәмгыятьне тәнкыйтьлиләр. Рус әдәбиятында бу хәрәктәт мәктәп дәрәҗәсенә хәтле үсә (Лианозова мәктәбе). Татар әдәбиятында алай ук түгел.
Р.Фәйзуллин 60нчы елда “Нюанслар иле” исеме 2,3 юллы шигырьләре белән “Аҗаган”, “Монолог һәм диалоглар”, “Гадиләргә гимн”, “Мәрмәр” шигыре белән әдәбиятка килеп керә. “Нюанслар иле” бәхәсләр тудыра, ритм-рифма юк, метафорага корылган.
“Халык әле кышта яши” (1973). Лирик герой өмет белән яши, өмете – бәхет. Хис – шатлык, сөенеч. 2 өлештән тора:лирик герой күңелендәге – яз, халык – кышта. Романтик әсәр.
“Җилфердәүче керләр җыры” (1965). 2 өлеш: юылган керләр һәм пычрак хәлләр. Керләр гел бер төрле җыр җырлыйлар, хисссез. Җәмгыять кешедәге хисне үтерә. Гел бер җырны җырлауча керләрне кигшн кешеләр дә бер җыр җырлый.
“Җаныңның вакылыгын сылтама заманга”. 2 өлеш: Вак җанлы һәм олы җанлы. Вак җанлылар заманга иярә, олы җаннар заманнан алда бара.Хис:газап, сызлану.
Салмак лирика.
Вәкилләре: С.Хәким, Х.Туфан, Ш.Галиев, Зөлфәт, Р.Вәлиев, Ф. Сафин, К.Сибгат, Ф. Яруллин, Роб.Миңнуллин, М.Галиев, Әхмәд Гадел, Хәррас Әюп, Л.Шагыйрьҗан, Эльмира Шарифуллина.
Төп үзенчәлекләре:
1) Публицистлыктан бигрәк лиризм хас, гади традицион шигырь калыбы, традицион шигъри сөйләм хас.
2) Әхлакый яңаруга омтылыш.
3) Төп каршылык: лирик герой һәм җәмгыять, ләкин иҗтимагый каршылыклар сәяси яссылыкта хәл ителми.
4) романтик пафос хас.
5) авыл һәм шәһәр каршылыгы.
6) традицияләр: халык җыры, Тукай.
7) тема: хакыйкать, әхлак нигезләре, рухи кыйбла, гореф-гадәтләр, авыл, милләт, өлкән буынның яшәү рәвеше, яшәү мәгънәсе. Хакыйкатьне эзләү һәм табу мәхәббәткә, яшьлек романтизмына, шәхси биографиягә бәйле.
8) Шуның нигезендә романтизм үсеш ала, шәхси башлангыч алга чыга. (Фәйзуллин, Гаташ, Зөлфәт, С.Сөләйманова)
9) Шигърияттә фәлсәфи уйларның көчәюе нәтиҗәсендә фәлсәфи лирика үсә. (М.Әгъләмов, С.Сөләйманова)
10) лирик геройның рухи дөньясы, актив эзләнүдә. Шигърияттә интеллектуаль поэзия туа. (Р.Харис, Р.Мингалим, З.Мансуров).
11) Лирик герой эзләнүчән, җәмгыятьтәге үзгәрешләрне йөрәге аша үткәрүче, сызланучы.
Хәзерге шигъриятнең 2 баскычы:
1) 90нчы еллар шигърияте.
Төп тема – милләт, милли дәүләтчелек.
2) 21 гасыр башы шигърияте.
Төп тема – яшәү/үлем, матурлык/ямьсезлек, төп кешелек.
Гамил Авзал 50-60 елларда юмор-сатира чагыла (“Мыек борам”). Ирония алымы (“Елмаям уйчан гына”) куллана.Ул авыл язмышы турында, табигать торышы турында кайгырып та яза.
“Ташландык авыл”. Авылның җимерелүе, кешеләрнең эчкечелеккә буталуы. Лирик герой кешеләрнең гамьсезлегенә борчыла.
“Туган авыл бн хушлашу”. Сызлану фәлсәфәсе. Аерылышу зират каены төсендә төгәлләшә. Авыл бетүе – җәмгыятьнең аянычла хәле.
“Сөембикә сылу” (1968). Тарихи фактларга нигезләнгән.
“Гаделсез власть” Ачыну хисе белән язылган.
“Тун астында кыюлык”. Сатирик шигырь. “Мин” үз сүзен әйтергә курка, леклы ялга чыккач, кыю булырмын ди. Әлегә эшлисе, премия аласы бар.
“Бигрәк юаш басып өрдем җиргә” Карышылык алымына корылган. Л.г. штраф түләмичә, “суд ишеген” какмыйча яшәвенә сөенә.Автор л.г.ның битарафлыгына ачына.
Реалистик шигърият: Төп тема – милләт, татар халкы язмышы, тел, кешенең табигытьтән ерагаюы, рухсызлык,милләтара мөнәмәбәтләр, татар тарихы, иман, дин. (Фәйзуллин, Галиев, Зөлфәт, Зәйдулла, Рәмис Аймәт, Әхмәт Гадел)
Романтик шигърият: Төп тема – дин, иманнан читләшү, мәгънәсез яшәеш, битарафлык, гамьсезлек, чарасызлык. (Г.Сәлим, Зөлфәт, З.Мансуров, И.Юзеев).
Модернистик шигърият: Төп тема: яшәү/үлем, мәхәббәт/нәфрәт, тән/җан, матурлык/ямьсезлек). (Зөлфәт, М.Әгъләмов, Әхмәт Рәшит, Айдар Хәлим, Роберт Мигалим).
