- •2. Эпос форма буларак дастаннар аларның жанр үзенчәлекләре.
- •4. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы сюжеты. Әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
- •7. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы иҗат методы (м.Акъегет, з.Бигиев әсәрләре).
- •8. Хх йөз башы татар поэзиясе.
- •10. Хх йөз башында татар драматургиясенең үсеше.
- •11. Г. Исхакый – татар реалистик әдәбиятына нигез салучы. “Реалистик әдәбият” төшенчәсе.
- •14. Ф. Әмирхан иҗаты.
- •15. З.Хәким иҗатында сатирик һәм фәлсәфи юнәлешләр
- •16. Дәрдемәнд һәм с.Рәмиев иҗатында уртак сыйфатлары.
- •17. Г. Камалның “Банкрот”, “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре” әсәрләре. Драматург тудырган сатирик типлар.
- •22. “Социалистик реализм” иҗат методы. Татар әдәбиятында чагылышы.
- •25. 1941-1945 Нче еллар сугыш чоры поэзиясе.
- •27. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нә анализ.
- •29. Н.Исәнбәт драматургиясендә халыкчанлык.
- •31. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең идея-эстетик кыйммәте.
- •33. Татар әдәбиятында сатирик проза үсеше (ш.Мөхәммәдов, ф.Әмирхан, х.Сарьян, а.Гыйләҗев, з.Хәким).
- •34. Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә “аскы агымдагы” фикерләр
- •37. Г. Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.
- •38. 1940-1960Нчы еллар татар прозасы.
- •39. И. Юзеев иҗатына күзәтү. Поэмаларындагы фәлсәфә.
- •40. Р.Фәйзуллин иҗатында форма яңалыгы һәм фәлсәфи тирәнлек.
- •41.М.Мәһдиев әсәрләрендә үзенчәлекле халыкчан характерлар.
- •42. Туфан Миңнуллинның 1980-2012 еллардагы иҗатына анализ.
- •43. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы.
- •44. Хәзерге татар поэзиясендә яңа юнәлешләр, агымнар, үсеш үзенчәлекләре, стиль төрлелеге.
- •1) Шаулы-эстрада поэзиясе.
- •2) Салмак лирика.
- •45. Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.
- •46. Хәзерге әдәбиятта шартлы-метафорик әсәрләр.
- •47. Постмодернизм. Хәзерге татар әдәбиятында постмодернистик алымнар.
- •48. 1985-2015 Нче еллар прозасында совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашны яктырткан проза әсәрләре.
- •49. 1985-2015 Нче еллар әдәбиятында заман әхлагы турында уйланып язылган әсәрләр.
- •50. 1985-2015 Нче еллар драматургиясенең үсеш үзенчәлекләре.
29. Н.Исәнбәт драматургиясендә халыкчанлык.
(1900-1993)
Иҗатының күп тармаклы булуы белән дә, сәнгатьчә казанышларга байлыгы ягыннан да, озак һәм нәтиҗәле яшәве белән дә Нәкый Исәнбәт татар язучылары арасында аерым бер урын били. Драматург һәм шагыйрь, балалар язучысы һәм либреттолар авторы, фольклорчы һәм телче галим, археограф1 һәм этнограф буларак ул гаять бай мирас калдырды. Татар әдәбиятына һәм сәнгатенә керткән мөһим өлеше өчен аңа «Татарстанның халык язучысы» дигән олы исем бирелде.
Нәкый Сираҗетдин улы Закиров (Исәнбәт) 1900 елның 10 гыйнварында (иске стиль белән 1899 елның 29 декабрендә) Башкортстандагы Малаяз авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башта үз авылларында, аннары Уфада «Хәсәния», соңыннан Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә 1917 елга кадәр укый. Инкыйлаблар чорында педагогия курсларын тәмамлый һәм 1920 елгача туган якларындагы Атау, Тазтүбә, Үрге Кыйгы кебек авылларда татар теле һәм әдәбияты укыта. Уфа халык мәгарифе институтында һәм Харьков университетында укып белемен арттыра. Мәсәгут педагогия курсларында, Уфадагы төрле уку йортларында (мәсәлән, театр училищесында) эшли. 1929 елдан алып Н. Исәнбәт Казанда яши, сәнгать техникумында, химия-техноло-гия институтында, кооператив техникумында укыта. 30 елларда көчәйгән алдынгы кешеләрне эзәрлекләүләр җиле аны да бөтереп ала. Ул «Спартак» аяк киемнәре фабрикасында эшче була,
аннары Казаннан ук китеп бара: Әтнәдә мәктәпләр буенча методик кабинет мөдире булып эшли һ. б. 1940 елдан Н. Исәнбәт тулы-сынча иҗат эшенә бирелә, ягъни профессиональ язучы булып китә.
Йөрәге тибүдән туктаганчы Нәкый Исәнбәт киң тармаклы язучылык һәм фәнни эшчәнлеген дәвам итте. Киң җәмәгатьчелек, күп санлы укучылары зур хөрмәт белән аны соңгы юлга озаттылар. Мәрхүмнең гәүдәсе Казанның татар зиратында мәңгелеккә иңдерелде.
Нәкый Исәнбәт мәдрәсәдә укыганда ук шәриктәшләре арасында шигырьләр чыгаруы белән таныла, 15 яшеннән исә язганнарын матбугатта бастыра башлый. Менә аның. 12 яшендә язган бер шигыреннән юллар:
Байлар сата, байлар ашый, Бу малларны эшче ясый, Арып кайта аксый-аксый,—
Шул кайната каннарымны! Тагын торып эшкә китә, Бер ашарлык акча тота, Акча тагын байга китә —
Шул кайната каннарымны!
(1912 ел, апрель)
Яшь автор башта күбрәк шигырьләр яза. Ал арда кызыл җеп булып бер фикер уза: хезмәтне олылау, аны дөньяның терәге итеп, кешене кеше итә торган нәрсә итеп карау. Бу фикер беркадәр соңрак язылган «Коммуна тимерлегендә» исемле әсәрендә бигрәк тә ачык яңгырый:
Эш кенә тик дөньяларның шаһлыгы, Эш кенә тик хөрриятнең шатлыгы. Эш кенә безне богаудан коткара, Эш кенә тик бар канунны актара...
(1920 ел)
Заманында бу шигырь авторына шөһрәт китерә, аны дәреслекләргә кертәләр, ул кичәләрдә һәм концертларда еш яңгырый. 1925 елда Н. Исәнбәтнең «Чаң» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Моннан соң да язучы шигърияткә тугрылык саклый, поэмалар, күп санлы лирик парчалар иҗат итә. Аларда гуманистик фикерләрен әйтә, сафлыкны һәм мәхәббәтне зурлый, тормышка һәм табигатькә соклана. Аерым лирик шигырьләре көйгә салына, халыкның үз җырына әйләнеп китә. Шундыйлардан «Син сазыңны уйнадың», «Илкәем», «Бормалы су», «Уракчы кыз» кебек җырларны атарга мөмкин.
Шагыйрьлек сәләте Н. Исәнбәтнең тезмә юлларда язылган сәхнә әсәрләрендә дә, аерым алганда, «Идегәй» трагедиясендә, «Түләк һәм Сусылу» исемле либреттосында ачык чагыла. Бу соңгысы буенча танылган композитор Нәҗип Җиһанов бик үзенчәлекле опера иҗат итте. Н. Исәнбәтнең балалар өчен махсус язганнары да үзенә бер сәнгать дөньясын тәшкил итә. Аның «Куян маҗаралары», «Мы-рауҗан агай хәйләсе», «Ни өчен ни булган яки утыз ялган» дигән һ. б. китаплары кечкенә укучылар арасында кин билгеле. Монда тагын язучының балалар фольклоры буенча төзеп чыгарган китапларын да искә алырга кирәк. Кыскасы, ул балалар өчен 100 гә якын әсәрләр иҗат иткән.
Н. Исәнбәтнең иҗат эшчәнлегендә башка халыклар әдәбиятларының иң яхшы әсәрләрен тәрҗемә итеп бастырып чыгару эше дә лаеклы урын тота. Мондыйлардан А. С. Пушкинның «Полтава», «Бакчасарай фонтаны», «Таш кунак» әсәрләрен, А. С. Грибоедовның «Акыллылык бәласе» комедиясен, В. Шекспирның «Гамлет», «Король Лир» трагедияләрен һ. б. күрсәтергә була. Авторның утызга якын фольклор һәм әдәбият буенча гыйльми хезмәт-мәкаләлә-ре, ярты йөзгә якын әдәби-тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре басылып чыкты.
Н. Исәнбәт гомере буе халык җәүһәрләрен — мәкаль һәм әйтемнәрне, мәзәк һәм табышмакларны, җыр һәм такмазаларны бөртекләп җыеп килә. 20 нче елларда аркасына биштәр асып, авылдан-авылга йөреп башлаган бу эшен галим-язучы соңгы көннәренә кадәр дәвам итә. Фольклор әсәрләре, галим кулына килеп кергәнче, әле эшкәртелмәгән асылташ кыяфәтендә булалар. Исәнбәт эшкәрткәч, алар, күп яклы кырлары ачылып, әдәби-ят-сәнгатьнең чын энҗе бөртекләре рәвешенә керәләр. Өч томнан торган шундый капиталь хезмәт — «Татар халык мәкальләре» җыентыгы өчен Н. Исәнбәт Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Ул шулай ук табышмакларны татар фәнендә беренче буларак күп итеп җыеп, фәнни эшкәртеп, бастырып чыгарды.
Драматургиясе. Шуларның һәммәсе өстенә Нәкый Исәнбәт — драматург. 15 яшендә үк ул «Әмирхан хәзрәт» исемле комедия яза. 20 нче елларда язучы сәхнә әдәбияты белән ныклап шөгыльләнә башлый. Уфа һәм Казан сәхнәләрендә зур уңыш казанган «Һиҗрәт»1 (1923) комедиясеннән соң, аның исеме татар театры афишаларында еш күренә. Н. Исәнбәт драматургиясе 30 дан артык сәхнә әсәрләреннән тора һәм аның үзенә генә хас сыйфат үзенчәлекләре бар.
Н. Исәнбәт — халкыбыз күңеленә ачкыч тапкан язучы. Драматург халык язмышын зур итеп күрә һәм күрсәтә, татарның үсеш тарихындагы сәхифәләрне оста итеп драматик вакыйгаларга күчерә белә. Әгәр дә аның трагедия, драма һәм комедияләрен тематик яктан карап чыксаң, халык тарихының сәнгатьле картинасы күз алдына килеп баса. «Хуҗа Насретдин» комедиясендә, мәсәлән, Болгар чорларында бабаларыбызнын чит ил басып алучыларына каршы да, үзләренең булдыксыз һәм ахмак түрәләре белән дә көрәше гәүдәләнә. Бу көрәштә халык коралга һәм тупас көчкә каршы нечкә акылны, үткерлекне, зирәклекне куя һәм җиңеп чыга. Менә алты дистә ел инде комедия сәхнәдән төшми уйнала. Аның мондый уңышын, иң беренче, язучының тарихны, хезмәт иясенең теләк-омтылышларын, фольклорын һәм гади көнкүрешен, ягъни халыкның матди һәм рухи мәдәниятен тирән белеп, табигый төстә чагылдыру осталыгы билгели. Халыкның иреккә сусаганлыгын, әллә кайсы кара заманнарда да азатлык хыялы белән яшәвен «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Хәйләкәр Дәлилә», «Спартак», «Миркәй белән Айсылу» һ. б. әсәрләрдә дә күрергә мөмкин. Әгәр дә борынгырак чорларны чагылдырган мондый пьесаларда автор халык иҗаты әсәрләренә һәм легендалар каһарманнарына таянса, беренче чыганаклар итеп шуларны алса, инде якындагырак вакыйгаларны сурәтләгәндә иҗатына тарихи шәхесләрне да еш кертә. «Гөлҗамал» драмасында туган халкын наданлыктан алып чыгу өчен үзен аямаган беренче татар артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаянын якты образы үзәктә тора. «Мулланур Вахитов» героик драмасында эшче һәм крестьянга сыйнфый азатлык яулап алу юлында тормышын корбан кылган каһарман гәүдәләнә. Бөек Ватан сугышының авыр елларын безнең халык намус белән узды, фронтларда һәм тылда батырлык һәм эштә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтте. Болар «Муса Җәлил», «Мәрьям», «Мәрди белән Нәфисә» исемле сәхнә әсәрләрендә^ чагылды. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең фашистлар оясындагы тиңдәшсез тартышы җанлы күренешләрдә тасвирлана. Сугыштан соңгы тыныч тормышка автор «Рәйхан», «Гүзәл» кебек пьесаларын багышлады. Күрәбез, халкыбызның тарихи үсеш баскычларындагы әһәмиятле вакыйгалар Н. Исәнбәт драматургиясендә урын алган һәм чагылыш тапкан.
Бу пьесалар халык авыз иҗатында кешенең элек-электән данланып килгән иң гүзәл сыйфатлары — туган илне ярату, азатлыкка омтылу, фидакарьлек, туганлык һәм дуслык, шәхесне хөрмәт итү, мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Ал ардагы геройлар да халык күңелендә яралып үскән иң матур кешелек билгеләрен һәм тойгыларын үзенә туплаган каһарманнар булып, җанлы һәм кабатланмас кыяфәттә күзалланалар.
Алда әйтелгәннәрдән тагын да бер үзенчәлек килеп чыга. Ул — Н. Исәнбәт драматургиясенең халыкчан нигезләрендә. .10 нчы елларда ук күтәрелгән «әдәбиятта халык иҗаты белән бәйләнешне көчәйтергә!» дигән чакыруны Н. Исәнбәт хуплап алды һәм зур уңышларга иреште.
Халыкчан эре характер сәхнәдә бара торган вакыйгаларның үзәгендә кайный, ал арны теге яки бу якка хәл итә. Н. Исәнбәт драматургиясе шундый образларга ия. Аларның төп сыйфатлары хезмәт иясен яратуга, ватанпәрвәрлеккә барып тоташа. Шуңа күрә дә Хуҗа Насретдин һәм Түләк тә, Җирән чичән, Әбугалисина һәм Спартак та үзләренә генә хас холык сыйфатларын Илне һәм халыкны ярату хисләре ярдәмендә, бәйсезлек һәм ирек өчен көрәштә ачалар. Алар вакыйгалар белән идарә итәләр, вакыйгаларны үзләре тудыралар. Спартак һәм Мулланур Вахитов, Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм Мәрьям кебек, идарә итеп булмастай шартларда исә, намуслары кушканча яшәп һәм көрәшеп үлә дә беләләр.
Шулай итеп, Н. Исәнбәт драматургиясен, иң әүвәл, халыкчан җирлек, оптимистик идеал, шуңар тугрылык саклап эш йөртүче геройлар, алдынгы карашлы кешеләр билгели. Әмма бу драматургия тормышта очрый торган кимчелекләргә, кешедәге тискәре якларга да битараф түгел. Анда мондыйларга нәфрәт бөркелә. Сатира һәм көлү мөһим урын били. Язучының беренче пьесаларыннан «Сират» һәм бигрәк тә «Һиҗрәт»тә үк инде гаять үзенчәлекле сатира ярылып ята. Иске җәмгыятьтәге тәртипләрне алыштыру вакыйгаларында драматургның сатира осталыгы торган саен ачыла бара. 20 нче елларның ахырларында иҗат ителгән «Пикуләй Шәрәфи», «Культур Шәнгәрәй», бигрәк тә «Портфель» (сәхнәдә «Портфельле кияү» исеме белән дә уйналды) кебек сатирик комедияләрендә яңа шартларга җайлашырга омтылган мещаннар, кеше исәбенә яшәргә ният иткән авантюрист эшкуарлар һәм бушбугазлар көлкегә алына. Гадел Кутуй, язучының сатирик сәләтенә, гомумән, аның шул еллар иҗатына югары бәя •биреп, 1928 елда болай яза: «Хәзерге татар әдәбияты шигъри поэзиягә бай. Сәләтле шагыйрь Нәкый Исәнбәт аңар Шактый гүзәл битләр өстәде. Аның «Коммуна тимерлегендә» исемле динамик поэмасы заманның иң яхшы шигыре санала һәм, мөгаен, киләчәктә дә саналыр. Исәнбәт әсәрләре, ничектер, укучының мәхәббәтен тиз яулап алалар, яттан өйрәнеләләр һәм халык җырлары шикелле телдән телгә күчеп йөриләр.
Исәнбәт тә, Такташ та үз иҗатларын уңышлы рәвештә халык әдәбияты белән бәйлиләр. Исәнбәт соңгы вакытта күбрәк сатирик буларак алга чыкты. Аның «һиҗрәт» һәм «Культур Шәнгәрәй» пьесалары, «Кисекбаш» дигән зур поэмасы шулай язылган. Ул бик сизгер һәм күзәтүчән, яраксызны тиз күреп ала һәм бөтен материалны шундый канвага утырта ки, язганнарын үлембез итә».
Мәгълүм булганча, мещанлык һәм тар карашлылык, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәү — һәр җәмгыять шартларында да үзләренә урын алырга тырышкан күренешләр. Алар яңа җирлектә тамыр җибәрергә, икенче рәвеш-кыяфәткә кереп, заманның тышкы төсмерләре белән баерга тырышалар. Шуңа күрә аларны фаш итү сәхнә алдында тора торган бурычларның берсе булып калалН. Исәнбәт мещанлыкка каршы, кеше исәбенә яшәргә омтылуга, ваемсызлыкка, намуссызлыкка, хөрәсәнлеккә һ. б. кимчелекләргә каршы көрәш алып бара, сәнгатьчә ачышлар ясый. Баштан ук ачык төс алган фаш итүгә омтылыш сызыгы аның бөтен иҗаты буена дәвам итә. «Зифа» комедиясе, мәсәлән, 50 нче еллар театрында күренекле вакыйга төсен алды. Образларның җанлы һәм тормышчан булуы, сюжетының төзеклеге һәм кызыклыгы, сурәтләү чараларының байлыгы белән пьеса татар комедиясе тарихында эз салды.
Н. Исәнбәтнең иҗат биографиясе — эш һәм хезмәт турында үзе язганнарга тугрылык саклауның мисалы һәм үрнәге. Аның гаять бай һәм күп тармаклы әдәби һәм гыйльми мирасы, иң беренче, сарыф ителгән хезмәтенең, куелган 'көченең күплеге белән сокландыра. Вакытның кадерен шул дәрәҗәдә белүчеләр бик аздыр. Әле 12 яшьлек Нәкый:
Гасыр үтәр чатанлаган тавык кебек, Гомер үтәр су астында балык кебек, Ун ел үтәр аучылардан качкан коштай, Бер ел үтәр җәя белән аткан уктай... Тәүлекне әйтә алмам нишләсәм дә, Аз булыр, яшен яки җил дисәм дә,—
дип язган. Менә шул, яшендәй үтә торган тәүлек эченә ул гомере буе мөмкин кадәр күп эш сәгате сыйдыра. Замандашлары әйтүенчә: «70 яшь тулган көнен ничек узды, Нәкый абый?» — дип сорагач, ул: «Мин бүген көнне бәхетле иттем, 16 сәгать эшләдем», — дип җавап биргән.
Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык язучысы Н. Исәнбәтнең таланты шундый хезмәттә генә тулы ачыла һәм гаять бай иҗади мирасы менә шундый фидакарьлек нәтиҗәсендә генә барлыкка килә алды.
30. Татар әдәбиятында дәүләтчелек тарихын яктырткан әсәрләр. Татар әдәбиятында дәүләтчелек тарихын яктырткан әсәрләр: Н. Фәттах “Итил суы ака торур”, М. Хәбибуллмн “Кубрат хан”, Батулла “Сөембикә” А.Расихның «Ямашев» трилогиясе (1968—1980), Г.Шәрипованың «Гафурлар гаиләсе» (1969), Г.Әпсәләмовның «Күк күкрәр» (1973), Җ.Тәрҗемановның «Көмеш дага» (1971), Р.Мөхәммәдиевнең «Сират күпере» (1992) романнары турында бара. Бу әсәрләр тарихи шәхесне сәнгатьчә гәүдәләндерүгә авторларның үз чоры таләпләреннән чыгыбрак килүләрен күрсәтәләр. 60 еллар башыннан, идеологик планда үзгәрешләр әллә ни булмаса да, әдәбиятта тормыш чынлыгын күрсәтү юнәлешендә мөмкинлекләр арта төшә. Шушы форсаттан файдаланып, татар әдипләре халкыбызның үткәнендә мөһим роль уйнаган шәхесләрне тарихи конкретрак күрсәтергә омтылалар. Итил суы ака торур. Жанры: ерак тарихның күптармаклы тормыш картиналарын кеше язмышлары, үзенчәлекле яшәү рәвеше аша әхла-кый-фәлсәфи яссылыкта җанлы һәм мавыктыргыч бербөтен дөнья тудырырлык итеп сурәтләгән тарихи роман. Темасы: Идел буенда Болгар дәүләте төзелү. Сюжет-композициясе: роман үзара тыгыз бәйләнгән ике сюжет сызыгыннан тора. Берсе — Болгар дәүләте оешу, аның ислам динен кабул итүе; икенчесе Тотыш язмышына бәйле вакыйгалардан гыйбарәт. Конфликты әхлакый, иҗтимагый, дини каршылыкларда ачыла. Беренче сюжет сызыгына бәйләп, әдип ыру эчендәге, ыру белән дәүләт, дәүләт белән дәүләт, элекке ышанулар белән ислам дине арасындагы каршылыкларны ача. Икенче сюжет сызыгында Тотыш белән аннан көнләшүчеләр, егетнең теләк-омтылышлары белән яшәп килгән тәртипләр, йолалар арасында һәм Тотышның эчке каршылыгы кебек конфликтлар чагылыш таба. Проблемалар: — кеше язмышы, аның бәхетле тормышка омтылышы;
— шәхеснең тарихтагы урыны;
— бердәм дәүләт төзү һәм анда диннең роле;
— туган җир, ырудашлар, ата-ана, сөйгәнең һәм үз-үзең каршындагы җаваплылык;
— илнең иминлеге, таянычы, көче булган бердәмлек;
— дуслык һәм мәкер, мәхәббәт һәм хыянәт, игелеклелек һәм үз мәнфәгатеңне генә кайгырту белән бәйле әхлакый мәсьәләләр;
— социаль тигезсезлек;
— үткәннең вакыйга-күренешләре аша бүгенгебезне аңларга омтылу.
Идеясе: татар халкы гасырлар дәвамында дәүләтчелеккә ия булган. Аның данлы да, фаҗигале дә олы тарихы бар. Шуның бер дәверен тасвирлау аша әдип халкыбызның үз дәүләтчелегенә тулы хокукы барлыгын раслый. Замандашларыбызны иманлы, әхлаклы яшәешкә чакырып, бердәмлек идеясен кайнар яклый.
Борынгы халык җырының беренче юлыннан алынган роман исеме әсәрнең идеясен тулырак аңларга ярдәм итә: 1) Итил, ваграк елга-инешләрне үзенә җыйган елга буларак, бердәм дәүләт символы булып килә; 2) сулар агып, гасырлар үтсә дә, кешенең, халыкның иреккә, азатлыкка омтылышы, бәхеткә хокукы бетми; 3) Итил суы агып торган кебек, еллар, заманнар үтә, безнең күз алдында булган вакыйгалар да тарихта гына кала; 4) Итил — борынгы бабаларыбыз яшәгән җир, ул туган ил образын да гәүдәләндерә; 5) Итил елгасының агуы, табигать күренеше буларак, геройның күңел дөньясын, рухи халәтен билгеләргә, аңларга ярдәм итә.
Төп образлары: Тотыш — Акбүре ыруы башлыгы Күрән би һәм Койтым бикә улы. Ул кыю, батыр, көчле, оста, үзсүзле, горур, ирек сөюче һәм тирән кичерешләргә бай егет. Тотыш яшәү рәвешенә, кеше хокукын чикләүче гореф-гадәтләргә, йолаларга каршы чыга һәм әйләнә-тирәдәгеләр белән каршылыкка керә. Әлеге геройга бәйләнешле рәвештә әсәрнең романтик рухы ачык сиземләнә. Егетнең сыйфатлары еш кына күпертелеп, купшы пафос белән бирелә. Ул вакыт-вакыт утта янмый, суда батмый торган әкият геройларын хәтерләтә. Тотышның мәхәббәт тарихы да романтик төсмерләрдә сурәтләнә. Ул шул юлда һәлак тә була. Тотышның сокланырлык сыйфатлары, эш-гамәлләре никадәр генә күп булмасын, аның тискәре яклары да бар. Ул — сабырсыз, дуамал. Бу үзенчәлеге аны бәхетсез итә, хәтта үлемгә китерә. Егетнең Алмыш хан белән каршылыгы да, нигездә, шуңа барып тоташа.
Алмыш хан — Болгар дәүләтенә нигез салучы тарихи шәхес. Романда ул, бер яктан, сабыр холыклы, акыллы ата, икенче яктан исә, кырыс, икеләнүне белмәүче усал, кансыз илхан булып ачыла. Югары катлау вәкиле буларак, гади халыкка түбәнсетеп карау да хас аңа. Дәүләт эшенә комачаулый торган эш-гамәлләр дә кыла ул. Әмма Алмыш хан үзенең максатын ачык күрә. Болгарларның киләчәге көчле дәүләт булуда, халыкның бердәмлегендә икәнен яхшы аңлый, шуңа да, таркау ыруларны берләштереп, ислам динен кабул итә.
Сәнгатьчә эшләнеше:
— болгарларның бердәм дәүләт булып оешуын, рәсми рәвештә яңа дин — ислам динен кабул итүләрен үзәккә алган вакыйга-күренешләр мавыктыргыч, җанлы итеп сурәтләнә;
— роман геройлары үзенчәлекле, кабатланмас, тулы канлы характерлар булып ачыла;
— тарихи жанрга бәйле буларак, әсәр стилендә вакыйгалар лирик чигенешләр, публицистик уйланулар белән кушылып китә, реалистик һәм романтик сурәтләр муллыгы аны кызыклы, тәэсирле итә; үткәннәр белән бүгенгенең бәйләнешенә, аваздашлыгына ирешелә;
— төрле йолаларның, гореф-гадәтләрнең шактый киң урын алуы борынгы бабаларыбызның яшәү рәвешен, дөньяга карашын, теләк-омтылышларын тулырак күзалларга мөмкинлек бирә;
— әдип кеше белән табигать-бәйләнешен, бердәмлеген үзгә бер эчке халәт, тирән лиризм белән сурәтли, әсәрнең буеннан-буена сузылган Итил образы мөһим образ-деталь булып тора һәм психологизмны тирәнәйтә;
— шул чор сүз-терминнарның, атамаларның уңышлы кертелүе, сурәт-чаралар байлыгы, мәкаль-әйтемнәрнең, афоризмнарның урынлы кулланылышы әсәр теленең җанлылыгын, эмоциональ яңгырашын, сыгылмалылыгын тәэмин итә, ерак дәвер күренешләрен бүгенге заманнан торып тулы аңларга мөмкинлек.
М. Хәбибуллин – тарихи роман жанрында иң нәтиҗәле эшләгән әдипләребезнең берсе. Язучының төп тематикасы – болгар (болгар-татар) тарихы.
«Кубрат хан» романында вакыйгалар моннан 1360 еллар элек бара. Таман ярымутравында Кубрат хан Бөек Болгар дәүләтен төзи, Фанагория (әсәрдәге Фанәгур) шәһәрен башкаласы итә. Күпсанлы ыругларны берләштергән бу дәүләт бик озак яши алмый, таркала. Әмма шул заман тарихи язмаларында ул шактый урын алган. Бөек Болгар Византия дәүләте (Көнчыгыш Рим империясе) белән тыгыз элемтәдә булганны раслаучы күп кенә тарихи чыганаклар сакланып калганнар. Алар галимнәр тарафыннан җыелып, тупланып, аерым китап рәвешендә нәшер ителделәр. М. Хәбибуллин «Кубрат хан» өстендә эшләгәндә әлеге язмаларны өйрәнгән тарихи төгәллеккә зур игътибар биргән.
Тарихтан шулар билгеле: VI гасырның азагында һәм VII гасырның башларында Азак (Азов) диңгезе һәм Кавказ таулары итәгендә Куман (Кубан) болгарларының җитәкчесе Кубрат хан Көнчыгыш Ауропада Бөек Болгар дәүләтен төзи. Бу хәл, тарихчылар раславынча, 620нче елларда була.
605нче елларда Кара Болгарның Шамбат каласына (бүгенге Киев каласы төбәгендә урнашкан була) Урал-Идел тарафларында каганат оештырган Ураган каган килеп төшә. Бүгенге Киев каласын борынгы төрки бабаларыбыз Шамбат дип атаганнар. Ураган каганның кан-кардәше Әскәр каган ярдәмендә (Россия тарихларында бу каганны Аскольд дип язалар) Византия империясе белән дипломатик һәм сәүдә эшләрен җайга саласы килә. Әскәр каган кан-кардәше Ураган белән үзенең ундүрт яшьлек улы Кубратны да Византиягә укырга биреп җибәрә. Ураган каган, вазифасын үтәгәч, иленә кайтып китә, Кубрат исә Патшакала, ягъни Константинополь сарае мәктәбендә укырга кала. Атасы Әскәр каган үлгәч, аксакаллар Кубратны илгә чакырып алалар. Әмма Кубрат, илгә кайтып аксакаллар кулыннан хан титулын алса да, илендә калмый, ә төрки болгарларының төп ыстаны булган Кубан төбәкләренә юнәлә, ә Киевта хан йөзендә аның энесе Шамбат кала.
Азов диңгезе буйларын, Таман ярымутравын, Кавказ таулары итәкләрен, Кырым даласын, Дон буйларын һәм даласын биләгән төрки болгарлар Кубрат ханны олуг ханнары итеп күтәрәләр. Күп тә үтми, олуг хан Кубрат Таман ярымутравында зур сәүдә ролен үтәгән Фанагория каласын үзенең башкаласы итә.
630нчы елларда инде Кубрат хан дәүләтенә керергә 11 кардәш кавем теләк белдерә. Кубрат хан оештырган дәүләтне Бөек Болгар дәүләте дип йөри башлыйлар. Көнчыгыш Ауропада беренчеләрдән булып оешкан бу дәүләт бик тиз көчәя, экономик һәм сәяси яктан да күршеләре белән тиңләшә һәм ярыша башлый. Кубрат ханның дәүләтен дөньяга исемнәре таралган Иран, Византия империяләре дә танырга һәм дипломатик мөнәсәбәткә керергә мәҗбүр булалар. Бөек Болгар дәүләте Византия империясе белән аеруча тыгыз элемтәдә тора. Чөнки бу вакытта Византия империясе тәхетендә Кубрат хан белән бергә сарай мәктәбендә укыган Ираклий утыра. Ираклий үсмер чакта ук дуслык йөзеннән Кубратка исемле балдак бүләк иткән була. Соңрак ул, император булгач, Кубратның җиңү артыннан җиңү яулавын искә алып, ханга патрикий титулын бирә һәм бик күп бүләкләр белән бергә янә исемле балдак тапшыра.
Борынгы төп чыганакларның берсе – Константинополь патриархы Никифорның (758-829нчы еллар тирәсе) «Бревиарий» дигән хезмәтендә Кубрат хан хакында болай диелә: «Ул чагында Ураганның туганнан туган энесе, гуннар патшасы Кубрат, аварларга каршы баш күтәрә һәм аларны үз җирләреннән куа, җәберли. Ә Ираклий дустына илчелек юллый һәм империя белән солых төзи (бу солыхны алар гомерләренең соңгы көннәренә кадәр саклыйлар). Моңа җавап итеп, Ираклий Кубратка күп санлы бүләкләр җибәрә һәм патрикий дәрәҗәсе бирә.
Византия императорының Кубрат ханга нинди бүләкләр җибәрүен без хәзер Кече Перещепино авылы янындагы табылдыклар аша беләбез. Бу авыл янында табылган хәзинәләрнең бер өлешен Эрмитаждан Казанга да китереп күрсәттеләр. Дәүләт Эрмитажындагы Кубрат хан хәзинәләре Эрмитажның иң бай хәзинәләреннән санала. Анда сигез йөздән артык хәзинә саклана һәм барысы да алтын-көмештән. Мондагы әйберләрнең ифрат югары сәнгати дәрәҗәсендә эшләнүләре сокландыра.
Галимнәр раславынча, хәзинәләр табылган урын ул – конкрет олы шәхес күмелгән кабер. Әлбәттә инде, төрки болгарлары олуг ханнары Кубратны соңгы юлга озатканда дәүләтнең бөтен казнасын да аның каберенә күмеп калдырмаганнар. Шуннан чыгып, Болгар ханнарының нинди зур байлыкларга ия булуларын бераз күзалларга була.
Кубрат ханның моннан мең еллар элек эшләнгән хәзинәләре арасындагы әйберләр бүгенге татар халкына күптәннән таныш. Мең еллар элек ясалган тәңкәләрдәге сурәтләр XX гасырда Казанда ясалган тәңкәләрдәге сурәтләр белән тәңгәл килә – стиле, башкару рәвеше, әйберләрнең максаты – барысы да игезәк балалар кебек охшаш. Әйтерсең лә бу әйберләр арасында гасырлар да булмаган. Гуннар чоры Азов диңгезе буенда башкаласы булган Бөек Болгар дәүләте, Идел буе Болгар дәүләте, Алтын Урда империясе составында да үзенең мөстәкыйльлеген нигездә саклап калган. Идел буе Болгар иле һәм шушы империя чорында 1431 елны рус кенәзе Федор Пестрыйның Болгар шәһәрен тулысынча җимергәч, аның башкаласы Казансу буена күчерелүе, «Яңа Болгар» төзелүе һәм тиздән аның Казан ханлыгы дип атала башлавы болгарлар дәүләтчелегенең бер заман да өзелмәвен күрсәтә һәм шул җирлектәге хәзинә-экспонатларның барысы да искитмәле якынлыгы, охшаш, уртак булуы белән дә раслана.
Кубрат хан 642нче елда хазарлар белән сугышта һәлак була. Хәбәр Ауропага да ирешә, грек тарихчысы Феофан бу хакта болай дип язып куя: «...Константин заманнарыннан ук телгә алынган болгар һәм котраглар хакиме Кубрат үлде. Ул җирдә биш улын калдырды, атаның аларга васыяте: беркайчан да бер-берегездән аерылмаска, башкалар өстеннән хакимлек итү һәм коллыкка төшмәс өчен һәрвакыт бердәм булырга! Әмма күп тә үтми, биш улы бишкә бүленә – бер-берсеннән аерылалар һәм үзләре буйсынуындагы халыкка хакимлек итә башлыйлар... Шулай итеп, алар биш өлешкә бүленгәннән соң, һәркайсы аз санлы булып кала... Һәм ахырда бөек хазар халкы килеп чыгып, бөтен җирдә хакимлек итә башлый...»
Кубрат ханның беренче улы Батбай Хазар каганына баш ия һәм туган җирендә кала; икенче улы Кодрак үз яраннары белән Урта Идел буйларына күчеп китә һәм соңрак Идел-Кама буйларында Идел буе Болгар дәүләтен төзи; өченче улы Аспарух Дунай буйларына таба юнәлә һәм бүгенге Дунай буе Болгарына нигез сала; дүртенче улы Балкар бүгенге Карачәй-Балкар ил-җирләрен били, ә бишенче улы Аслан Константинопольдә (хәзерге Истанбул) кала һәм шунда эзе дә югала.
Күп кенә тарихчылар Кубрат ханны, яшьлегендә Патшакалада укыгач һәм Византия императоры белән дус булгач, христиан динен кабул иткән дип фаразлыйлар. Ләкин Кубрат хан христиан динен кабул итми, бабалары инанган Тәңре диненә тугры кала, чөнки аны шул дин кагыйдәләре буенча җирлиләр. Ахыр килеп, Кубрат хан христиан динен кабул иткән булса, аны кан-кардәшләре илләрендә кабул итмәгән булырлар иде. Чөнки борынгы бабаларыбыз өчен дин сәясәт кенә түгел – теге йә бу халыкның яшәү рәвеше дә, мохите һәм вәзгыяте дә булган.
Тарихта мәгълүм булганы шул: Кубрат хан дәһшәтле Атилла хан (V) кебек үк Дулу ыруына керә һәм шул ыруның дәвамчысы булып кала. Дөнья тарихында да ул шанлы полководецларның берсе булып исәпләнелә.
Кубрат хан – бүгенге бабаларыбызның бабасы ул.
