- •2. Эпос форма буларак дастаннар аларның жанр үзенчәлекләре.
- •4. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасы сюжеты. Әсәрдә гомумкешелек кыйммәтләренең чагылышы.
- •7. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте һәм әдәбиятта мәгърифәтчелек реализмы иҗат методы (м.Акъегет, з.Бигиев әсәрләре).
- •8. Хх йөз башы татар поэзиясе.
- •10. Хх йөз башында татар драматургиясенең үсеше.
- •11. Г. Исхакый – татар реалистик әдәбиятына нигез салучы. “Реалистик әдәбият” төшенчәсе.
- •14. Ф. Әмирхан иҗаты.
- •15. З.Хәким иҗатында сатирик һәм фәлсәфи юнәлешләр
- •16. Дәрдемәнд һәм с.Рәмиев иҗатында уртак сыйфатлары.
- •17. Г. Камалның “Банкрот”, “Беренче театр”, “Безнең шәһәрнең серләре” әсәрләре. Драматург тудырган сатирик типлар.
- •22. “Социалистик реализм” иҗат методы. Татар әдәбиятында чагылышы.
- •25. 1941-1945 Нче еллар сугыш чоры поэзиясе.
- •27. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”нә анализ.
- •29. Н.Исәнбәт драматургиясендә халыкчанлык.
- •31. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең идея-эстетик кыйммәте.
- •33. Татар әдәбиятында сатирик проза үсеше (ш.Мөхәммәдов, ф.Әмирхан, х.Сарьян, а.Гыйләҗев, з.Хәким).
- •34. Хәсән Сарьянның “Бер ананың биш улы” әсәрендә “аскы агымдагы” фикерләр
- •37. Г. Афзалның поэзия һәм прозасында сатирик типлар.
- •38. 1940-1960Нчы еллар татар прозасы.
- •39. И. Юзеев иҗатына күзәтү. Поэмаларындагы фәлсәфә.
- •40. Р.Фәйзуллин иҗатында форма яңалыгы һәм фәлсәфи тирәнлек.
- •41.М.Мәһдиев әсәрләрендә үзенчәлекле халыкчан характерлар.
- •42. Туфан Миңнуллинның 1980-2012 еллардагы иҗатына анализ.
- •43. Татар әдәбиятында Бөек Ватан сугышы темасы.
- •44. Хәзерге татар поэзиясендә яңа юнәлешләр, агымнар, үсеш үзенчәлекләре, стиль төрлелеге.
- •1) Шаулы-эстрада поэзиясе.
- •2) Салмак лирика.
- •45. Хәзерге татар әдәбиятында шәхес һәм система каршылыгын сурәтләгән әсәрләр.
- •46. Хәзерге әдәбиятта шартлы-метафорик әсәрләр.
- •47. Постмодернизм. Хәзерге татар әдәбиятында постмодернистик алымнар.
- •48. 1985-2015 Нче еллар прозасында совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашны яктырткан проза әсәрләре.
- •49. 1985-2015 Нче еллар әдәбиятында заман әхлагы турында уйланып язылган әсәрләр.
- •50. 1985-2015 Нче еллар драматургиясенең үсеш үзенчәлекләре.
11. Г. Исхакый – татар реалистик әдәбиятына нигез салучы. “Реалистик әдәбият” төшенчәсе.
Г. Исхакый — татар реалистик әдәбиятының күренекле әдибе. Ул проза һәм драматургия төрендә актив эшли, яңа реалистик татар әдәбиятына нигез сала. Аның иҗаты татар әдәбиятының алтын чорына — реализм, реализм-романтизм дәверенә туры килә. Ул үз әсәрләрендә мәгърифәтче язучылар М. Акъегет, 3. Бигиев, Ш. Мөхәммәдев, Ф. Кәрими, 3. Нади, Р. Фәхретдин традицияләрен дәвам иттерә. Шул ук вакытта XX йөз башында бөтен бер буын әдипләр — Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов, Ш. Камал, Г. Камал, Г. Коләхмәтов, Г. Тукай, С. Рәмиев, Дәрдемәнд, М. Гафури һ. б. иҗатына йогынты ясый. Г. Исхакый милли проза һәм драматургиянең реалистик юнәлеше башында тора. Аның иҗатының төп үзәген милләт темасы тәшкил итә, әдәби әсәрләрендәге башка мәсьәләләр дә шушы яссылыкта яктыртыла һәм хәл ителә.
Әдәби иҗаты, ил, дөнья күләмендәге иҗтимагый-сәяси һәм тарихи вакыйгаларга, гомер юлындагы кискен борылышларга нигезләнеп, зур ике дәвергә — XX гасыр башы һәм мөһаҗирлек дәверләренә бүленә. Г. Исхакыйның беренче дәвер иҗатын үз эчендә ваграк чорларга аерып карарга мөмкин. Һәр чорда әдипнең дөньяга карашы, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә мөнәсәбәте, әдәби-эстетик зәвыгы, сәнгатьчә фикерләве, әсәрләренең идея юнәлеше, язу стиле үзгәреп тора. Әмма ул татар милләтенең инкыйразын булдырмау, аның бөтенлеген саклау, икътисади-матди хәлен яхшырту, мәдәниятен, мәгарифен күтәрү, үз дәүләтен төзү идеясенә һәрвакыт тугрылык саклый.
Мәгърифәтчелек чоры (1897-1904) Чистай һәм Казан шәһәренең «Күл буе» мәдрәсәләрендә белем ала. Әмир-ханов мәдрәсәсендә хәлфәлек итә. 1898— 1902 елларда Казан Татар укытучылар мәктәбендә укый.
Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта башлый, әмма тәнкыйди карашлы җәдитче Ис-хакыйны аннан китәргә мәҗбүр итәләр. Ул, туган авылына кайтып, мулла була. 1904 елда Казанга килә.
Бу чорда Г. Исхакый — мәгърифәтче, җәдитче.
Матбугат битләрендә басылып чыккан беренче әсәре — «Тәгаллемдә сәгадәт» хикәясе. «Кәләпүшче кыз» аны талантлы язучы буларак таныта.
Ул хикәя, повесть, роман, комедия, драма жанрларында эшли. Әсәрләрендә
кеше яшәешен тасвирлауның мәгърифәтчелек реализмы принципларына, алымнарына мөрәҗәгать итә. Саф, әхлаклы, тәрбияле һәм гыйлемле камил кеше тәрбияләү идеясен үткәрә.
Төп тема һәм мәсьәләләр: уку, гыйлем, тәрбия, шәхес иреге, хатын-кыз азатлыгы, күпхатынлылык һ. б. Аларны милләт язмышы мәсьәләсе белән бәйләп яктырта («Өч хатын берлән тормыш», «Бай углы», «Ике гыйшык», «Ике йөз елдан соң инкыйраз» һ. б.).
«Бай углы» әсәренең жанры — повесть, гәрчә аны автор үзе роман дип атаса да. Төп герой Кәрим белән бәйле вакыйгалар үстерелеше төп сюжет сызыгын билгели. Повестьның конфликты мораль-әхлакый яссылыкта туа. Сау,
таза һәм зирәк булып туган Кәрим, начар тәрбия алу, белем ала алмау нәтиҗәсендә, начар юлга кереп китә һәм гомерен фаҗигале төстә тәмамлый. Язучы Кәримгә ике төрле тирәлекнең йогынтысын күрсәтә. Аның беренче баскычы — гаилә тәрбиясе. Бала кече яшьтән үк Сәхилә әбидән ялганчылыкка өйрәнә, әнисеннән һавалылык, дорфалык сыйфатын ала.
Фәхридән әләкчелек, хәйләкәрлек, мәрхәмәтсезлек, бозыклык кебек яман гадәтләргә өйрәнә.
Икенче баскыч — мәктәп тәрбиясе. Ул Шәкый мәхдүм укытуы мисалында күрсәтелә.
Г. Исхакыйның геройларын ике типка — уңай һәм тискәре геройларга бүләргә мөмкин. Кәрим, әтисе Фатыйх, әнисе Сәгыйдә, кендек әбисе Сәхилә — гыйбрәтле язмышлы тискәре геройлар.
Кәримнең хатыны Бәдрия, алар-ның уллары Рифкать — авторның уңай идеалларын йөртүче геройлар. Повестьның конфликты Бәдрия һәм Рифкать файдасына чишелә.
Г. Исхакый әсәрдә мәгърифәтчелек карашларын үткәрә. Ул, әдәпле, әхлаклы һәм белемле геройны тасвирлап, камил кеше тәрбияләү турында уйлана, татар милләтенең яшәешен уңай якка үзгәртергә омтыла.
“Таңчы”лык дәвере (1905-1911). Казанга килгәч, инкыйлаби хәрәкәткә кушылып китә. Марксистик әдәбият белән таныша.
Г. Исхакый Беренче рус инкыйлабын шатланып каршы ала. Эсерларның (со-циалист-революцио-нерлар) программасын яклый.
«Казан мөхбире», «Таң мәҗмугасы», «Хөррият исемле газеталарда эшли. Инкыйлаби-демократик юнәлешле «Таң йолдызы» газетасын чыгара башлый. Ул ябылгач, «Тавыш»та эшли.
1906 ел ахырында Казанда кулга алына һәм ике ай Чистай төрмәсендә утыра. 1907 елның октябрендә, яңадан кулга алынып, өч елга Архангель губернасына сөргенгә җибәрелә. Төркиягә качып китә. 1912 елда аннан кайтып, Петербургта йөргәндә, аны тоталар һәм төрмәгә ябалар. Аның бу чорда 18 тапкыр кулга алынуы билгеле.
Дөньяга карашы ягыннан ул — «таңчы», эсер.
Исхакый хикәя, повесть, роман, тарихи-инкыйлаби драма, комедия жанрларында эшли. Драматургиянең формасын төрләндереп, фаҗига жанрында эш башлап җибәрә.
Әдип бу чорда иҗ-тимагый-социаль, сыйнфый көрәш, милли азатлык мәсьәләләренә басым ясый. Шул идеяләрне үз әсәрләрендә үткәрә.
Геройларын иҗтимагый тирәлектә тасвирлый, сыйнфый-социаль принциптан чыгып сурәтли. Реалистик юнәлешнең яңа формасын — тәнкыйди (социаль) реализмны үзләштерә. «Зиндан», «Алдым-бирдем», «Тартышу»,
«Теләнче кызы» кебек әсәрләре тәнкыйди реализмның үрнәкләре булып торалар.
Яңа сыйфатлар да барлыкка килә. Әсәрләренә «гади кеше», «кечкенә кеше »нең тормышы, яшәү фәлсәфәсе килеп керә. Геройның эчке дөньясына, кичерешләренә игътибар арта, әдип пси-хологизм остасы буларак таныла. «Ка-луш», «Фамилия сәгадәте» циклы, «Сөннәтче бабай», «Тормышмы бу?» әсәрләрендә әлеге борылыш күзәтелә.
«Алдым-бирдем» пьесасы көндәлек тормыш вакыйгаларын сурәтли һәм жанр сыйфатлары белән драмага туры килә. Аның конфликты «аталар һәм балалар» тартышы рәвешендә гәүдәләнгән иске тормыш белән яңа тормыш каршылыгына корылган. Пьесада нигездә
хатын-кыз (феми-нистик) мәсьәләләре күтәрелә:
— хатын-кыз азатлыгы;
— никах иреге;
— хатын-кызның гаиләдәге урыны;
— ир-ат белән тигезлеге һ. б.
Алар «аталар»ның байлык, мал туплау кебек омтылышлары белән үрелеп тасвирлана.
Яшьләрнең — Галия һәм Ибраһимның — теләкләрен уртаклашкан Садыйк абзый татар тормышын яңарту өчен көрәшә. Нәкъ алар (эпизодик төстә генә булса да) өстәмә табыш, акча, товар мөнәсәбәтләре турыңда сөйләшәләр.
Тартышта яңа тормыш җиңеп чыга. «Аталар» төркеме вәкилләре Әхмәди бай, Гарифә бикә, аның карендәшләре милли чынбарлыкның яңарышын кабул итәргә мәҗбүр булалар.
10нчы еллар (миләтчелек)дәвере (1912-1918). 1913 елның апрель аенда, Романовлар династиясенең 300 еллык юбилее уңае белән, Г. Исхакый сөргеннән азат ителә. Казанда яшәргә рөхсәт булмагач, ул Петербургка китә һәм анда «Ил» газетасын чыгара башлый. Анда милли мәсьәләләргә, инкыйлаби-демократик идеяләргә зур урын бирелә. Мәскәүдә аның урынына «Сүз» (1915—1916), ул ябылгач, «Безнең ил» (1916— 1917) газеталарын нәшер итә. 1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң көчәеп киткән, төрки-татар милли азатлык хәрәкәтенең үзәгендә кайный.
Әдип бу елларда сыйнфый көрәш идеясен вакытлыча икенче планга калдыра. Социаль каршылыкларга карамыйча, барлык сый-ныф-катлауларны берләштереп, татар милләтен саклау, аның икътисади хәлен яхшырту, мәдәниятен күтәрү, дәүләтчелеген торгызу идеясен үткәрә.
Г. Исхакый ин-кыйлаби-демокра-тик карашларында калса да, «бердәм агым» теориясенең идеяләрен уртаклаша.
Әдип хикәя, повесть, роман, психологик драма, трагедия жанрларында яратып эшли. Публицистик, иҗтима-гый-сәяси, мәдәни эшчәнлеге активлашу сәбәпле, әдәби иҗаты күпмедер дәрәҗәдә сүлпәнәя. Тарихи тема, хатын-кыз, милләткә хезмәт итү, халыкчылык, катнаш никах, гаилә, мәхәббәт мәсьәләләре яктыртыла («Мулла бабай», «Зөләйха», «Мөгаллимә», «Ул икеләнә иде», «Остазбикә»,«Ул әле өйләнмәгән иде» һ. б.)
Г. Исхакыйның «Зөләйха» пьесасы XX гасыр башы милли драматургиясендә сирәк очрый торган фаҗига жанрында язылган. XIX гасыр урталарындагы татарларны көчләп чукындыру вакыйгаларын, рус дәүләтенең милли-колониаль изү сәясәтен тасвирлый.
Пьесада татар халкының яшәеше, язмышы белән бәйле зур иҗтимагый-милли мәгънәгә ия булган, чишелә алмаслык трагик конфликт ята. Үз халкына, ислам диненә җаны-тәне белән бирелгән Зөләйха берүзе патша хакимиятенә, аның чиновникларына, жандармериясенә, христианнарга һәм башка «өстен көчләргә» каршы көрәшкә күтәрелә. Үзәк герой — көчле, нык ихтыярлы, энергияле, сабыр, үз идеалына соңгы сулышына кадәр тугрылыклы. Пьеса Зөләйханың үлеме белән тәмамлана. Хакыйкать һәм дөреслек өчен корбан булганлыктан, трагик геройның үлеме укучыда соклану уята, милли азатлык өчен көрәшкә өнди.
Г. Исхакый бу әсәре белән реализмнан романтизмга борылыш ясый. Трагедия татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын тасвирлый. Аның стиле ислам дине мифологиясенә, фәлсәфәсенә, пәйгамбәрләр тарихына, христиан дине атрибутларына мөрәҗәгать итү кебек романтик алымнар белән баетылган.
Гаяз Исхакый иҗатының мөһаҗираек чоры. (1919—1954). Г. Исхакый, большевиклар хакимиятенең эчке сәясәте, милли мәсьәләнең хәл ителү рәвеше белән килешмәү сәбәпле, үз иленнән китәргә мәҗбүр була. Әдип тормышында һәм иҗатында мөһаҗирлек еллары башлана. Ул Кытайда, Көнбатыш Европа илләрендә яши, гомеренең иң зур өлешен Төркиядә үткәрә. Мөһаҗирлектә «Милли юл» (1928—1929), «Яңа милли юл» (1930—1939), «Милли байрак» (1935—1945) газета-журналларын чыгару Г. Исхакый көче белән оештырыла. Әдип анда да татар халкының бәйсезлеге өчен көрәш һәм дәүләтчелек идеяләрен яклавын дәвам итә.
Әдип мөһаҗирлек чорында повесть, роман, хикәя, тарихи драма, комедия һәм башка жанрларда эшли. Аның әсәрләрендә беренче чор иҗатының традицион темалары, мәсьәләләре тасвирлана, тарихи темалар күтәренке төс ала. Россиянең тышкы һәм эчке сәясәтен, Казан, Кырым татарларына мөнәсәбәтен, Төркиягә каршы сугыш вакыйгаларын тасвирлаган «Дулкын эчендә» (1920), «Өйгә таба» (1922), «Олуг Мө-хәммәд» (1944) әсәрләре шундыйлардан. «Көз» (1923), «Җан Баевич» (1923) һәм башкаларда хатын-кыз, мәхәббәт, бәхет, гаилә, тәкъдир, милләт, дин, руслашу мәсьәләләре яктыртыла. Алар татар эмиграция әдәбиятының классик үрнәкләре булып торалар.
Реалистик әдәбият – чын матди дигән мәгънәгә туры килә. Р. чынбарлыкны сәнгатьчә гәүдәләндерү һәм танып белү функциясен билгеләүче төп төшенчә. Реалист өчен төп сурәтләү предметы — социаль тормыш, җәмгыять һәм шәхес арасындагы үзара мөнәсәбәтләр. Ул кешене билгеле бер иҗтимагый формация, сыйныф һәм социаль катлам вәкиле итеп тасвирлый. Реалист тормышны үз кыяфәтендә, үз формаларында күрсәтү белән бергә, иҗат фантазиясенә корылган шартлы алымнардан да (миф, символ, гротеск, гыйбрәтле хикәя һ. б.) баш тартмый; сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен логик эзлекле-лектә бирә; геройларның кылган гамәлләрен, психологик халәтен анализлый, ягъни тормышны кабат иҗат итә.
Г. Исхакы йҗатына мәгърифәтчелек реализмы, тәнкыйди реализмы чагылыш таба.
Татар әдәбиятында мәгърифәтчелек реализмы агымы XIX гасырның икенче яртысында формалаша. Татар җәмгыятендә капиталистик мөнәсәбәтләр үсеп-урнашып барган вакыт булганга, бу агымга караган әсәрләрдә иҗтимагый каршылыклар, мәнфәгатьләр дә чагылыш таба, тәнкыйди реализм чалымнары күзәтелә. Татар әдәбиятындагы мәгърифәтчелек реализмы кысаларында иҗат ителгән әсәрләрдә раслаучы пафос, идея өстенлек итә: гыйлемлелек, мәрхәмәтлелек мактала, әхлакый нәтиҗәләр сүз катламында да кабатлана. Әсәрләргә шартлылык хас булып, геройлар уңай яки тискәрегә кискен аерыла, аларның эш-гамәлләре, язмышы мотивлаштырылган була. Кешенең әхлакый камиллеген белем алу белән бәйләнештә карау, җәмгыятьне үзгәртү эшен гаиләдән башлау мотивлары әйдәп бара. Татар әдәбияты шушы агым ярдәмендә хатын-кыз мәсьәләсен күтәреп чыга. Г. Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» (1900), «Өч хатын берлән тормыш» (1900), «Бай углы» (1903), «Ике гыйшык» әсәрләре мәхәббәт һәм гаилә, кешенең рухи хөрлеге мәсьәләләренә мәгърифәтчелек ноктасыннан якын килә.
Тәнкыйди реализм агымы татар әдәбиятында XX йөз башында формалаша. Кешене әхлакый камиллеккә өндәү, башкаларга файда китерергә чакыру көче белән башка әдәбиятлардан аерылып тора. Татар әдәбиятында язучыларның тәнкыйть ярдәмендә татар җәмгыятен «йокыдан уяту», үз хәленә объектив бәя бирергә мәҗбүр итү кебек максатлары ачык күренә, яшәп килүче тәртипләрне инкарь итү, барыннан да элек татар җәмгыятендәге иске тәртипләрнең юкка чыгарга тиешлеген раслау кебек яңгырый. Шуңа күрә татар әдәбиятында тәнкыйди реализм кире кагу һәм раслауның янәшәлегенә, синтезына ирешә. Тәнкыйтьләү исә аерым шәхесне түгел, тирәлекне, җәмгыятьтәге билгеле бер катламнарны игътибар үзәгенә куя.
Татар әдәбиятында тәнкыйди реализмга тенденциялелек хас һәм шуның белән бергә, авторның мөнәсәбәте ачык күренеп тору сәбәпле, геройларның, сюжет барлыкка китерә торган ситуацияләрнең шартлылыгы күзәтелә. Ләкин бу агым милли әдәбиятка яңа геройлар алып килүе, аерым иҗтимагый катламнар тормышыннан милләт язмышы хакындагы уйлануларга кадәр юл үтүе белән әһәмиятле. Г. Исхакыйның «Зиндан» повесте (1907), «Кыямәт» (1908), «Җәмгыять» (1910) кебек пьесалары шушы пгым кысаларында иҗат ителгән.
12. Г. Тукайның лирик һәм сатирик әсәрләре. Җаек чоры (1905-1907) Кече яшьтән ятим калып, кулдан кулга, өйдән өйгә күчеп йөри торгач, 1895 елның кышында Җаекта яшәүче атасының сеңлесе Газизә Зәбиро-ва тәрбиясенә алына. Мотый-гыя мәдрәсәсенә йөри башлый, мәдрәсә каршындагы рус сыйныфында укый. Мотыйгулла хәзрәттән төрки-татар, гаруз шигырь төзелеше турында белем ала. Мәдрәсәнең, Җаек шәһәренең әдәби мохи-те, әдәби мәҗлесләр, кулъязма журналлар белән таныш булу, «Тәрҗеман» газетасын уку, Көнчыгыш классикасы, Урта гасыр һәм XIX гасыр әдәбиятлары белән кызыксыну Тукайның табигый шагыйрьлек сәләте ачылуга җирлек әзерли.
XX гасыр башындагы шәкертләр хәрәкәте, җәдитчелек, Беренче рус инкыйлабы дөньяга карашын киңәйтә.
Тукайны ул вакытта барлыкка килгән, үз сәяси платформаларын эшләгән партия, конкрет бер фирка белән бәйләп карау кыен. Ул — мәгърифәтче, җәдитче, халыкчы, милләтпәрвәр, социалистик идеяләр белән дә мавыккан.
Тукай — реалист шагыйрь.
Тукай — милли шагыйрь, халык шагыйре.
Тукай шигъриятендә Көнчыгыш поэзиясе, урта гасыр дини-әхлакый, суфичылык, дөньяви әдәбият, XIX гасыр мәгърифәтчелек әдәбиятыннан килгән традицияләр дәвам иттерелә. Алар XX гасыр башында Яңарыш юлына баскан татар әдәбиятында рус-Европа әдәбиятларының казанышлары белән кушыла һәм иҗади үстерелә.
Г. Тукай — Аллаһының бар-лыгына-берлегенә инанган, дин-шәригать кануннарын хөрмәт иткән, үтәгән шагыйрь.
Аның беренче тәҗрибәләре 1902—1904 елларда языла. Ул Крылов мәсәлләрен тәрҗемә итә.
Тукайның матбугатта басылган беренче шигыре «Мужик йокысы» була. Ул Габдулла Тукаев имзасы белән «Фикер» газетасында басыла. «Дустларга бер сүз», «Хөррият хакында» һ. б. әсәрләрендә әдипнең мәгърифәтчелек карашлары белән гражданлык хисләре кушылып китә.
Төп тема һәм мотивлар: уку, гыйлем, мәгърифәт, азатлык, хөррият, каләм, матбугат, фикер хөрлеге. Шагыйрьне татар милләтенең артталыгы, наданлыгы, таркаулыгы
борчый, ул бу хәлдән чыгу юллары турында уйлана.
1906 елда язылган «Көз», «Милләтә» һ. б. шигырьләрендә милләт мотивы тагын да калку чагыла. Россия эчендәге вакыйгалар, сәяси атмосфера шагыйрьнең дөньяга карашында борылыш ясауга китерә, аның чынбарлыкка, социаль гаделсезлеккә тәнкыйди мөнәсәбәте тирәнәя. Әсәрләрендәге социаль контрастлар, иҗтимагый мотивларның көчәюе шагыйрьнең чынбарлыкны гәүдәләндерүдә тәнкыйди реализм баскычына борылуы турында сөйли.
«Государственная думага» , «Сорыкортларга», «Пыяла баш», «Алтынга каршы» һ. б. әсәрләре иҗтимагый гаделсезлеккә, социаль изүгә, капитал, байлык алдында тез чүгүгә каршы нәфрәт, ризасызлык хисләре белән сугарылган. Аннан соң Тукай иҗаты татар тормышындагы искелекне, артталыкны, феодаль торгынлыкны, дин исеме белән кәсеп итүче аерым бер азгын, надан руханиларны фаш итә.
Карагруһчыларга, шовинистик чыгышларга, патша хакимиятенең милли-колони-аль изү сәясәтенә каршы язылган «Китмибез» шигыре Тукай гражданлык позиция- сенең иң биек ноктасы булып тора.
Г. Тукай каләменең матур сыйфатларыннан берсе — халык авыз иҗаты белән бәйләнеше. Аның гүзәл үрнәкләрен: мәкаль-әйтемнәрне, идиомаларны, легенда, риваятьләрне, халык җырларын шагыйрь иҗади файдалана, үз әсәрләренең поэтикасын баета. «Шүрәле», «Пар ат» һ. б. әсәрләре лирик геройның туган илгә мәхәббәтен лирик-психологик җирлектә ача.
Тукайның беренче әсәрләренең теле, стиле катлаулы. Иске госманлы-төрек, гарәп, фарсы, иске үзбәк һ. б. чит тел алынмалары белән чуарланган. Әсәрләре «Бәдәвам», «Кыйссаи Йосыф», «Ярым алма», «Бакырган» һ. б. дини-әхлакый әсәрләр формасына ияреп язылган. Әмма аның әсәрләренең теле зур тизлек белән татарлашу процессы кичерә.
Г. Тукай Җаек чоры иҗатында шигырь, газәл, поэма, ода, элегия, сатира һ. б. жанрларга мөрәҗәгать итә.
Казан чоры (1907-1913). Тукай 1907 елның көз айларында солдатка каралу уңае белән Казанга кайта һәм шунда яшәп кала. Шагыйрь тормышы һәм иҗатының Казан чоры башлана. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның рухи ярдәмчеләре, якын дуслары булачак Ф. Әмирхан, Г. Камал, С. Рәмиев, С. Сүнчәләйләр белән таныша.
Сатирик «Яшен», «Ялт-Йолт» журналларында, «Әл-ислах» газетасында актив языша. Беренче рус инкыйлабының җиңелү белән тәмамлануы Россиядәге иҗтимагый-сәяси хәлне кискенләштереп җибәрә, реакция хөкем сөрә башлый. Г. Тукайның иҗаты тирән үзгәрешләр кичерә. Хис-киче-решләр тирәнлеге, киеренкелеге лирик геройның рухи йөзе үзгәрү турында сөйли. Әсәрләренең сәнгатьчә матурлыгы калыплаша. Шагыйрьнең лирикасында романтик башлангыч көчәя. Бу сыйфат аның иҗатына горур шәхес идеясе килеп керү белән бәйле. Ул үз чиратында шагыйрь образын, лирик геройның шагыйрьлек миссиясен яңача аңлауга китерә. Бу сыйфат поэзиянең, шагыирьнең татар халкына, милләткә хезмәт итү идеалыннан аерылгысыз була. Шагыйрьлек эше милли азатлык, ирек һәм хаклык өчен көрәш белән үрелә. Шагыйрь образына романтик мөнәсәбәт Пушкин, Лермонтов, Байроннардан килгән традицияләрне дәвам итүдә күренә («Шагыйрьгә», «Мәхбүс», «Байроннан», «Шагыйрь» һ. б.).
Тукай бу елларда язылган «Мәхәббәт», «Бер рәсемгә», «Гашыйк» шигырьләрендә эчкерсез саф мәхәббәткә, аның кодрәтенә, хатын-кыз гүзәллегенә дан җырлый. Аның лирик герое табигать күренешләренең, пейзаж матурлыгын күреп соклана, шатлана, хозурлана («Җәйге таң хатирәсе»).
Шагыйрь образына нисбәтле Тукайның реакция еллары иҗатында халык, милләт мотивы тагын да арта. Халык кичергән авырлыкны, кайгы-хәсрәтне үз йөрәге, күңеле аша үткәрүче лирик герой образы «Сәрләүхәсез»дә үзәккә куела. Милләт, гади кеше өстенә төшкән тарихи-иҗтимагый авырлык, халык һәм шагыйрь үзе кичергән тормыш фаҗигасе «Милли моңнар», «Өметсезлек», «Көзге җилләр» , «Өзелгән өмид» шигырьләрендә шартлы, романтик-символик образлар, детальләр, аллегорик тасвирлар ярдәмендә сурәтләнә.
Тукай сатирасы шагыйрьнең реакция еллары иҗатында үзенең иң югары ноктасына күтәрелә. Сатирик әсәрләрнең тематикасы киңәя, көлү объектлары төрлеләнә, сатирик алымнары байый. Иске карашлы, бозык дин әһелләре, иске чынбарлык, иске тип сәүдәгәрләр, үз идеалыннан ваз кичкән зыялылар, мораль таркалу кебек социаль күренешләр «Ысулы кадимче», «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш », « Милләтчеләр », «Улмы? — Ул», «Казан вә Кабан арты» һ. б. әсәрләренең көлү объекты булып торалар.
Шагыйрь поэзиясе чын мәгънәсендә халык рухы белән сугарыла.
1910 елларда Тукайның тормыш юлында үзгәрешләр булып ала. Ул Әстерхан, Петербургка сәяхәт кыла. Сәламәтлеген ныгыту максаты белән, Казан артында Өчиле авылында торып килә. Халык тормышының күңелсез чынбарлыгын күргән шагыйрь иҗатында социаль контрастлар көчәя. Гади халыкка лирик геройның теләктәшлеге, өстен катлауларга нәфрәт хисе «Золым», «Сайфия», «Авыл халкына ни җитми?» кебек әсәрләрендә гәүдәләнә. Гомеренең соңгы еллары-айла-рында язылган лирикасында яшәү һәм үлем, гомер йомгагы, яшәү мәгънәсе, шагыйрьлек миссиясе хакындагы гамьнәре, фәлсәфи уйланулары сагыш, моң төсендә сурәтләнә («Үтенеч», «Дошманнар», «Кыйтга» һ. б. ).
Шагыйрь үз иҗатының кыйбласын билгеләгән милли азатлык, бәйсезлек, кеше бәхете өчен көрәш идеалыннан Казан чорында да читкә тайпылмый. Шушы идеалның эстетик гәүдәләнеше булган X. Ямашевның романтик образы «Хөрмәтле Хөсәен ядкәре», «Янә бер хатирәм» шигырьләрендә һәм идеал тотрыклылы-гы, тарихи оптимизм «Татар яшьләре», «Даһигә» әсәрләрендә чагыла.
Аңа дини, Коръән һәм ислам мәдәниятеннән килгән мотивлар да, суфичылык әдәбияты сыйфатлары да чит түгел: «И каләм!», «Алла гыйш-кына», «Тәәссер», «Ана догасы» һ. б. әсәрләре.
Г. Тукай Казан чорында шигырь, газәл, фәрд, кыйтга, мәдхия, мәрсия, поэма, әкият-поэма, сатира һ. б. жанрларда иҗат итә.
XX гасыр башында реакциянең һәртөрле конкрет күренешләре белән көрәш җирлегендә, Тукай иҗаты өчен генә түгел, ә бөтен татар әдәбияты өчен әйтеп бетермәслек кыйммәте булган җанр – Тукайның сатирик поэзиясе формалаша.
Мәгълүм булганча, Тукайның беренче иҗади тәҗрибәләре мәдрәсәдә башлана. Булачак шагыйрь 1902-1904 нче елларда ук күп кенә шигырьләр яза. Мәсәлән, аның Нури хәлфәдән һәм вак сәүдәгәрләрдән көлеп язган сатирик шигырьләре сакланып калган. Сатира үзенең табигате белән үк яшь шагыйрьне реаль чынбарлыкка игътибар белән карарга мәҗбүр итә
Беренче буржуаз-демократик революция Россия тарихында кискен борылыш чоры була. Революция патша хөкүмәтенең халыкның чын дошманы булуын, буржуазиянең патша белән килешергә әзер торуын, революцион көрәшләрдә бары пролетариат кына алдынгы көч булуын күрсәтә.
1905 нче елгы революцион күтәрелеш давылы Уральскига да килеп җитә. Азатлык өчен көрәшкә күтәрелүчеләр арасында яшь шагыйрь Тукай да була.
Уральскида 1906 нче елда «Уклар» дигән сатирик журнал оештырыла. Камил Мотыйгый мөхәррирлегендә чыккан бу газета-журналларда Тукай дәртләнеп эшли башлый. Шулай итеп, яшь шагыйрьгә иҗади эшчәнлек өчен зур мөмкинлекләр ачыла; газета-журналларда номер саен диярлек аның сатирик шигырьләре чыгып тора.
1905 нче елгы революцияне шатланып каршы алган Тукай үзенең беренче шигырьләрендә үк халыкны мәдәнияткә, аң-белемгә өнди, аларның тырышлыгы эзсез югалмаска тиешлекне күрсәтә.
Яшь шагыйрь татар җәмгыятендә нык тамыр җәйгән искелеккә, дини фанатизмга каршы көрәшкә күтәрелә, халык җилкәсендә яшәүче «сорыкортлар»ны тарих сәхнәсеннән себереп түгәргә чакыра.
Шунда ук ул: «Минем чөн мәсләгем-юлым бөтенләй социаллардай»,– дип әйтеп, үзен социалистлар рәтендә саный һәм бөтен көчен, талантын «чын юл» өчен көрәшүгә багышлавын белдереп чыга. Ниһаять, Тукайның иҗтимагый-политик карашларында борылыш моментын күрсәткән «Государственная думага» (1906, октябрь) шигыре языла. 1906 нчы елның урталарында Думаның мәсхәрәле рәвештә куылуыннан көлеп, шагыйрь болай ди: Ник бик тиз беттең син, Дума, Ник җир-ирек алмадың? – Ах син, Дума, Дума, Дума, Эшләгән эшең бума?
Төрле тормыш күренешләренең, шагыйрь уйлануларының чын сәнгатьчә чагылышы булган «Сорыкортларга», «Кемне сөяргә кирәк?» сатирик шигырьләре, мәсәлән, 1906 нчы елда ук язылалар.
1907 нче елларда Тукайның таланты сатира өлкәсендә дә көннән-көн ачыла бара. «Пыяла баш», «Безне урынсыз яманлыйлар», «Рәсемгә ишарә», «Дөнья бу, йа!», «Мактанышу» кебек шигырьләрендә ул, урта гасырчылык калдыклары белән генә чикләнмичә, капитализм күренешләрен, буржуаз мөнәсәбәтләрне дә фаш итә башлый.
Тукай, унике ел гомер иткән шәһәрен калдырып, 1907 нче елның көзендә Казанга кайта. Монда Тукайның – сатирик эшчәнлеге өчен дә киң мәйдан ачыла. 1908 нче елның августында ул, драматург Галиәсгар Камал белән берлектә, Казанда беренче тапкыр «Яшен» исемле рәсемле сатирик журнал чыгару эшенә керешә.
1909 нче елның җәендә, унынчы номердан соң, материаль һәм цензура кыенлыклары аркасында, «Яшен» журналы чыгудан туктый. Тукай тәкъдиме белән, бер төркем алдынгы яшьләр ярдәмендә, 1910 нчы елның мартында «Ялт-йолт» журналы чыгарыла башлый. Бу елларда Тукайның сатирик иҗаты, эшчәнлеге шул журналларга бәйләнештә үсә һәм үткенләнә бара. Күпләгән сатирик шигырьләрендә: «Осуле кадимче», «Муллалар», «Милләтчеләр», «Мулланың зары», «Ишан», «Авыл җырлары» һ.б. ул реакцион руханиларны, иске тип сәүдәгәрләрне, көнкүрештәге урта гасырчылык калдыкларын гына түгел, сатлык патша чиновникларын, буржуаз милләтчеләрне һәм бөек державачы шовинистларны да, кечкенә халыкларны талаучы империалистик ерткычларны да камчылый.
Тукайның сатирик шигырьләрендә публицистик үткенлек өстенлек итә. Ул беренчеләрдән булып сәяси сатирага килә. Аның «Сорыкортларга», «Пыяла баш», «Мактанышу», «Ишан», «Ишан кәрамәте», «Ахун хәзрәтләренең сатылулары», «Мин төш күрдем» кебек әсәрләре чынбарлыкның киң катламнарын иңләп үтә һәм эчтәлеге, жанр төрлелеге, әдәби формаларның, алым-чараларның камиллеге белән характерлана.
Аның иҗатының яртысыннан артыгын сатирик әсәрләр алып тора, шуңа да Тукай үзе исән вакытта ук демократик җәмәгатьчелек тарафыннан иң оста сатирик һәм юморист дип таныла.
Тукай сатирасы тематик яктан иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрен үз эченә ала. Аның социаль эчтәлеге шул замандагы сәяси көрәшкә аерылгысыз бәйләнгән. Ул эчке реакциягә, татар буржуаз милләтчеләренә, бөек державалы шовинистларга, иске тип сәүдәгәрләргә, көнкүрештәге урта гасырчылык калдыкларына, кечкенә халыкларны талаучы империалистик ерткычларга каршы көрәшә, халыкара реакцияне аяусыз фаш итә. Либераллык һәм реакционлык нинди генә ноктадан чыкмасын, шагыйрь каләме аларны рәхимсез камчылый.
Аның сатирик шигырьләрендәге фикерләре хәзерге көндә дә актуальлеген, әһәмиятен саклыйлар.. «Фикер» газетасында басылган «Хиссияте миллия» (1906) шигырендә шәкертләрнең «гомрен ашап, надан калдыручы мулла-мөдәррисләрне» нык тәнкыйтьли, «мендәр өстендә утырып корсак шиңдерү» өчен генә мәдрәсәгә килүләрен ачынып кисәтә; «без дә реаль училище вә гимназияләргә кереп укысак, белемле булыр идек» дигән фикерне куәтли дә, бездәге олуг кимчелек итеп: «Без шәкертләребезне Бохарага җибәрсәк – ишәк, Истанбулга җибәрсәк полицейский вә шпион булып кайтачаклары исбат ителгәндер», – ди. Янә дә шагыйрьнең теләге милләт өчен мөһимнең мөһиме: «Безнең милләттә Пушкиннарга, граф Толстойларга мохтаҗ... » Тукайга ялгап, бер нәрсәне ачык әйтергә кирәк: төрек байлары һаман да үз балаларын Парижга җибәреп укыталар, ни өчендер бездә, төрек лицейлары ачып, татар яшьләрен җыеп укытуга һәфәсләнеп киттеләр?!
Әдип Бохарада укып кайткан надан муллаларны һәм ишаннарны «Бохара козгыннары» дип кенә атый. «Безнең милләт үлгәнме әллә йоклаган гынамы?» (1906) мәкаләсендә: «...милләтебезне уятып, сурәтен ясап үзенә күрсәтик, гакыл җыйсын», – дип чыга.
Яшь кенә Тукай шулкадәр төгәллек белән XX гасыр башындагы сәяси хәрәкәтнең асылын тирән бәяли белә. Җир һәм ирек темасына караган «Государственная Думага» шигырендә ул, дәүләт думасыннан ачы көлеп, аның халыкка ирек, крестьяннарга җир алып бирергә сәләтсез икәнен, моның өчен патша самодержавиесен бәреп төшерегә кирәклеген, ә аны тик халык үзе генә эшли алачагын ачык күрсәтә. «Сорыкортларга» шигырендә исә халык җилкәсендә яшәүче барлык әрәм тамакларга, паразитларга, изүчеләргә каршы һөҗүм башларга чакыра. Дүрт кенә юлдан торган «Авыл халкына ни җитми» исемле шигырендә ул крестьяннарның дини һәм икътисадый-сәяси изүнең коточкыч басымы астында яшәүләрен классик төгәллек һәм көчле ирония белән әйтеп бирә. «Бер шәхеснең мөнәҗәте», «Мулла зары», «Авыл җырлары», «Ишан» шигырьләрендә дин исеменнән сөйләп, халыкның миен агулаучы ишан һәм муллаларны, ә «Номерга төшкән искеләр», «Тотса мәскәүләр якаң» шигырьләрендә иске фикерле татар байларының пычрак йөзләрен ул бөтен тулылыгы белән ачып сала.
Буржуаз матбугатка черек мораль таратучы сәнгатькә һәм халыкның игътибарын социаль мәсьәләләрдән читкә алып китүче декадентлык әдәбиятына каршы көрәшүгә дә Тукай зур әһәмият бирә. Аның «Нәрсәдән?» һәм «Мөнтәкыйть» кебек шигырьләре шул турыда сөйлиләр.
Тукай сатирасы иске тормыш тәртипләре белән таныштыру, шул нигездә бүгенге тормышны тирәнрәк аңларга булышу ягыннан һәм хәзерге чор шагыйрьләр иҗатына гүзәл үрнәк буларак бүген дә зур әһәмияткә ия. Аның «Сорыкортларга», «Кемне сөяргә кирәк?», «Государственная думага», «Пыяла баш», «Безне урынсыз яманлыйлар», «Рәсемгә ишарә», «Дөнья бу, йа!», «Мактанышу», «Осуле кадимче», «Муллалар», «Милләтчеләр», «Мулланың зары», «Ишан», «Авыл җырлары», «Хиссияте миллия» шигырьләре сатирик характерда.
13. Г. Тукайның фольклористика өлкәсендәге эшчәнлеге. Фольклор җыю эшчәнлеген гәүдәләндерү ягыннан “Халык моңнары” (1910) җыентыгы. Тукай, үзе әйтмешли, "коеп куйган шагыйрь" генә түгел иде. Аның әдәбият-сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре күпкырлы булып, ул һәрбер юнәлеш буенча зур мирас калдырган әдип. Ул шагыйрь, ул публицист, ул прозаик, ул тәнкыйтьче. Аның, үзе әйткәнчә, "дипломат, общественный деятель" булуын да исәпкә алсак, Тукайның нинди зур диапозонда эш иткәнлеге ачык күренә.
Ул XX йөз башында тернәкләнеп килүче татар фольклористикасын яңа теоретик фикерләр белән баетып, үстереп җибәрүче дә булды. Кыскасы, Тукай хаклы рәвештә беренче татар фольклорчыларыннан (әлбәттә, К. Насыйридан кала) санала ала. Тукайның фольклор өлкәсендәге хезмәтләреннән өч юнәлешне ачык күзалларга була: 1) Тукай — халык иҗаты әсәрләрен күп белүче информатор, халык чичәне; 2) Тукай — халык иҗатын җыючы һәм пропагандалаучы; 3) Тукай — фольклорчы-теоретик.
Тукай кечкенәдән ук гади халык арасында, халыкның поэтик иҗатын үз күңеленә сеңдереп үсә. Шагыйрь үзе шул гүзәл әкиятләр, җырлар тудырган гади халык вәкиле булганга, ул аңа кечкенәдән "ана сөте белән" кергән. Шунысы да үзенчәлекле, Тукай бер крестьян фольклоры белән генә түгел, төрле мөхит, төрле социаль катламнарының фольклоры белән танышып үсә. Казан, Уральски шәһәрләрендә торган вакытында шәһәр фольклоры традицияләрен үзләштерә, мәдрәсә елларында шәкертләр фольклоры белән таныша. Кыскасы, шагыйрь халкыбызның барлык катламнары фольклорын хәтеренә сеңдереп бара. Замандашларының истәлекләргә караганда, Тукай бик күп әкиятләр, легендалар, җырлар белгән һәм аларны бик оста башкаручы булган. Әйтик, шагыйрьнең Уральски чорында мәдрәсәдә бергә укыган Шәриф Каюмовның истәлегенә караганда, Тукай шәкерт вакытында оста әкиятче булган. Аны кечерәк сыйныфта укучы балалар әкият сөйләтеп йөдәтеп бетерәләр булган.
Тукайның кечкенәдән ук халык җырлары белән кызыксынып, аларны күп белүе, аларны тыңларга да, җырларга яратуы турында замандашларының истәлекләрендә күп әйтелә.
Кыскасы, Тукай гомер буенча күңеленә халык иҗаты җәүһәрләрен күп туплаган һәм аларны оста башкаручы чичән, җырчы, тел остасы булган.
Тукай, белгәнебезчә, халык иҗатын күп белүе һәм аны оста башкаручы гына булып калмады. Ул яшьтән ук халыкның поэтик иҗатын теркәп барып, аны бастырып чыгаручы да булды. Истәлекләргә караганда, халык җырларын җыю эшенә ул 10—11 яшеннән ук тотынган. Бу уңай белән аның Уральскида рус классында укыганда теркәп калдырган мәшһүр "Җырлар дәфтәрен" күрсәтергә була. 26 сюжетлы җыр һәм бер бәетне эченә алган бу дәфтәр. Әйтергә кирәк, җыр дәфтәрләре тоту безнең халкыбызның бо-рын-борыннан килгән күркәм гадәте. Ул, гадәттә, яшүсмер вакытында булдырыла һәм кешенең дус-ишләре, якыннары аңа истәлек итеп җыр күчереп куя торган була. Мондый җыр дәфтәрләре теркәү мәдрәсә шәкертләренә дә хас булган.
1910 елда Г. Тукай Казанда "Халык моңнары" дип аталган фольклор җыентыгын да бастырып чыгара. Анда ул 51 кыска җыр, 14 озын көйгә җырлана торган җыр строфалары, 3 "пешми калган" җыр (Тукай юрамал рифмаларын бозу рәвешендәге поэтик алым белән иҗат ителгән традицион юмористик җырларны шулай атый), 1 рестан җыры дип аталган әсәр һәм "Сак-Сок" бәетен урнаштырган. Шул рәвештә, Тукай "Шәрык" клубында лекция укый, шуның нигезендә "Халык моңнары" дигән җыентык әзерләп чыгара. Ул җыентыгының ахырын ул: "Кариэләребезне киләчәк мәҗмугаләребездә, халык әдәбияты белән тагы да эсэслырак таныштыруны вәгъдә итеп, хәзергә шушы урында туктадык" дигән сүзләр әйтә. Г. Тукай фольклорчы-теоретик буларак та XX йөз башы татар фольклористикасына нигез салучыларның берсе. Аның халык иҗатына булган карашлары, мәгълүм булганча, 1910 елның 15 апрелендә "Шәрык" клубында ясаган лекциясендә чагыла. Бу хезмәтендә Г. Тукай фольклорга халыкның олы мирасы итеп карый. Фольклор әсәрләренең күңелендә туу һәм яшәү механизмнарын билгели. "Халык әдәбияты" халык шигырьләре дип, инша итүче шагыйрь беленмәгән яки уйлап чыгаручысы вә әүвәл кем тарафыннан сөйләнгәнлеге мәгълүм булмаган хикәя вә мисалларга әйтеләдер,— ди ул.—Бу нәүгы әдәбият, әле дөньяда язу сәнгате булмаган чакта ук авыздан авызга сөйләнеп, бабадан атага, атадан балага ишетелеп, буыннан буынга калып килгән әдәбияттыр".
Г. Тукай халык иҗатының тарихи яшәеш һәм тормыш-көнкүреш белән аерылгысыз бәйләнгән булуын ассызыклап әйтә. Аларда халыкның уй-фикере, рухы чагылыш тапканлыгы күренә. Халык иҗаты халык рухын өйрәнүдә беренче чыганак булуын искәртә. "Белергә кирәк ки, халык җырлары — халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан көзгеседер,— ди ул. "Халык әдәбияты" дигән китабында.— Бу — бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җырын тотып, нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр".
Тукай үзенең әлеге лекциясендә фольклор һәм язма әдәбиятның бер-берсенә мөнәсәбәтен ачыклап: "Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятыбызга бер дә шөбһәсез нигез булачактыр",— дип күрсәтә. Шагыйрь шулай ук фольклор әсәрләренең төрле вариантларда яшәвен әйтә һәм аны төрле мисаллар белән дәлилли. "Халык җырларын, халык әдәбиятын колакка ишетелгәнчә генә хөкем итеп, бу мотлак шулай икән диеп булмый...— дип яза Тукай.— Хикәя вә мисалларда да хәл шушылай ук. Мәсәлән, бер хикәя сөйләүче үзенең хикәясен: "Бар иде урман буенда бер карт белән бер карчык",— дип башласа, шул ук хикәяне икенче кеше: "Бар иде, ди, диңгез буенда бер карт",— дип башлый.
Г. Тукай хезмәтендә халык җырларының поэтик үзенчәлекләренә аеруча зур әһәмият бирелә. Шагыйрь, татар фольклористикасында беренче буларак, татар җырларының специфик якларына игътибар итә һәм аларны халык эстетикасы нигезендә аңлатырга тырыша. Мәсәлән, ул татар дүртюллык җырларының күбесендә очрый торган беренче ике юлда әйтелгән мәгънә 3—4 юлларда әйтелгән фикергә туры килмәү күренешен болай аңлата: ..."Әүвәлге ике юл анчак скрипка уйнаганда бер кәррә кыл тартып кую кабиленнән генә бернәрсәдер. Мәсәлән, гавамнан берәү җырлый: "Сандугачлар су ташый, кайда икән су башы". Ул бу сүзләрне җырга санамый, бәлки тыңлаучыга үзеннән бернәрсә көттерә. Тыңлаучы: "Бу нәрсә әйтмәкче була икән?" — дип көтеп торган чагында гына, ул: "Безнең җанкәй ялгыз башы, Хозыр булсын юлдашы",— дип куя... Әүвәл юк кына сүзләр берлән тыңлаучының колагын торгыза да, аннан соң мәгънәле сүз әйтә. Бик яхшы бит. Шулай көтеп алган кадерле була."
Шагыйрьнең татар җырларының башкарылу үзенчәлеге хакын-ды әйткән сүзләре хәзер дә актуаль. "Безнең халыкның җырлау вә көйләвендә, минемчә, үзенә бер төрле хосусият бер кеби...,— ди Тукай.— Башка милләтләрдә булдыгы кеби, бездә калын тавыш илә вә мөмкин кадәр көчләнеп вә авызны бик зур итеп ачып җырлау бер дә мәкъбүл түгел. Бездә җырлаган чакта тавышның йомшак булуы вә иреннәренең дә мөмкин кадәр аз ачылуы мәкъбүл вә мөстәхсән күрелә... Безнең бер көйне руслар арасында бик яхшы тавышлы саналган бер кешедән җырлатсаң, әллә ничек шуның безнең күңелгә охшарына күңел ышанмый. Көебезнең алтынын кояр шикелле тоела".
Г. Тукай 20 йөз башы татар фольклористикасына зур өлеш керткән әдипләребезнең берсе. К. Насыйри башлаган олы эшне дәвам итеп, халык иҗатын җыю һәм өйрәнү буенча күп көч куйды, татар фольклористикасын яңа биеклеккә күтәрде. Тукай традицияләрен аның тәэсирендә эш башлаган X. Бәдигый, Г. Рәхим кебек фольклорчы-галимнәр дәвам иттерделәр.
