Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
шпора1.doc
Скачиваний:
9
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1 Мб
Скачать
☆

50. 1985-2015 Нче еллар драматургиясенең үсеш үзенчәлекләре.

Сәяси, иҗтимагый, мәдәни шартлар:

— «Хрущев җепшеклеге» исеме белән тарихка кергән хә­бәрдарлык, демократия күренешләре 60 нчы еллар әдәбият-сәнгатенә уңай йогынты ясый; идеологик басым бераз кими, әмма тиздән партия йогынтысы яшәешнең бөтен өлкәләренә үтеп керә; ил тормышында торгынлык чоры башлана;

— милләтләр дуслыгы, интернационализм идеяләре җир­легендә совет халкы формалаша; рус теле зур тизлек белән башка телләрне аралашудан кысрыклап чыгара;

— милли телнең, милли мәдәниятнең үсешенә зур тоткар­лык ясала; Татарстан шәһәрләрендә татар мәктәпләре бетере­лә; татарлар күмәкләшеп яшәгән чит төбәкләрдә ассимиляция күренеше көчәя, татар әдәбиятына-сәнгатенә башка регион­нардан килүчеләр саны бик нык кими һ. б.

Әдәби хәрәкәт үзенчәлекләре:

— коммунистик идеология хөкем сөреп, татар әдәбияты аның кысаларында калса да, социалистик реализм иҗат мето­ды җитди үзгәрешләргә дучар була; тормыш-яшәешне бөтен тулылыгында, катлаулылыгында чагылдыру һәм, киресенчә, бертөрлелектән, шаблонлыктан качу омтылышына бәйле татар әдәбияты да традицион реализмга борыла;

— талантлы каләм ияләре, хакимият идеологиясен чит­ләтеп үтеп, әдәбиятның эстетик асылына мөрәҗәгать итә, халыкның гасырлар дәвамында тупланып килгән әхлакый кыйммәтләрен яклап чыга һәм сәнгати югары әсәрләр иҗат итә (Ә.Еники. Әйтелмәгән васыять. Туган туфрак; А.Гыйлә-җев. Өч аршын җир. Җомга көн кич белән; Т.Миңнуллин. Әлдермештән Әлмәндәр һ. б.);

— әсәрләрдә моңа кадәр күпертелеп, идеаллаштырып су­рәтләнгән социалистик җәмгыятьнең чын асылы ачыла, эзоп теле белән тәнкыйть ителә; яшәешнең озак еллар кү­ләгәдә калып килгән ямьсез якларына игътибар арта, кеше һәм система каршылыгы әдәби чаралар ярдәмендә тасвир­лана (А.Гыйләҗев. Әтәч менгән читәнгә; Ә.Баянов. Тау ягы повесте һ. б.);

— Татарстанда башланган зур төзелешләргә яисә башка «актуаль» темаларга язылып, җәмәгатьчелек тарафыннан ка­бул ителмичә, кибет киштәләрендә тузан җыеп яткан әсәр­ләр күбәя; әмма татар әдәбияты үсеш-үзгәрешен туктатмый;

— сәхнә әдәбиятын әйдәп баручы өлкән буын драматург­лар Н.Исәнбәт, М.Әмир, Р.Ишморат һәм башкалар янына 60—70 нче елларда X. Вахит, Ю. Әминен, Ш. Хөсәенов. 3. Ша-һиморатов, С. Шәкүров, А. Гыйләҗев, Т. Миңнуллин, Ә. Баянов, И. Юзеев, Р. Мингалим, Ф. Яруллин кебек әдипләр килеп кушыла. 80 нче елларда исә Р. Хәмид, Ә. Гаффар, Ф. Садриев, Ю. Сафиуллин, Р. Батулла, Ф. Бәйрәмова һәм башкаларның пьесалары сәхнәгә менә;

— әдипләр, сәхнә закончалыкларын тирәнрәк үзләштерә барып, сәнгати сурәтләү алымнарыннан шартлылыкка, сим­волларга киңрәк нигезләнәләр, шуның белән тамашачы-уку-чыга эмоциональ йогынты ясауга, әсәрдәге төп идеяне тулырак ачуга ирешәләр;

— пьесаларда конфликтның кеше белән кеше, кеше белән коллектив, кеше белән җәмгыять, кешенең эчке каршылыгы кебек төрләре чагылыш таба һәм ул драматик хәрәкәтнең җанлануына, тыгызлануына китерә;

— бу чор сәхнә әдәбиятында чын мәгънәсендә халыкчан образ-характерлар, замандаш сыфатларын үзләренә туплаган типлар мәйданга чыга (Ш. Хөсәеновның «Әни килде» әсәрендә Ана, Т. Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәрендә Мәдинә, «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендә Әлмәндәр, И. Юзе-евнең «Сандугачлар килгән безгә» әсәрендә Хәмзин һ. б.);

— бу чор драматургиясенең тематик байлыгы:

а) яшь кешенең шәхес буларак формалашуы, зур тормыш­ка килүе (Х.Вахит. Беренче мәхәббәт. Туй алдыннан; А.Гый­ләҗев. Әгәр бик сагынсаң... ; Т.Миңнуллин. Миләүшәнең ту­ган көне. Ак тәүбә, кара тәүбә һ. б.);

ә) мәктәп тормышын, укытучы хезмәтен төрле яклап ачу (Т.Миңнуллин. Үзебез сайлаган язмыш; Х.Вахит. Оныта ал-масаң, нишләрсең һ. б.);

б) ата-ана каршындагы җаваплылык (Ш. Хөсәенов. Әни килде; Т.Миңнуллин. Нигез ташлары һ. б.);

в) авыл-колхоз тормышын мәхәббәт, гаилә, хезмәткә ка­раш мәсьәләләре аша чагылдыру (Т. Миңнуллин. Кырларым-тугайларым; Р. Хәмид. Синең урыныңа кайттым. Китәм инде һ. б.);

г) үткән тарихка сак мөнәсәбәт. Табигатьне саклау, яшәү мәгънәсен алгы планга кую (И.Юзеев. Кыр казлары артын­нан. Сандугачлар килгән безгә һ. б.);

д) буыннар арасындагы рухи бәйләнеш, милли сыйфатла-рыбызның сакланышы, Туган җиргә мөнәсәбәт (Т.Миңнул-лин. Монда тудык, монда үстек; А.Гыйлдҗев. Ефәк баулы был­был кош һ. б.);

е) замандашыбызның бай эчке дөньясын, рухи кичереш­ләрен әдәп-әхлак мәсьәләләренә нигезләнеп сурәтләү (Ш.Хө-сэенов. Зөбәйдә — адәм баласы; А.Гыйлдҗев. Көзге ачы җил­ләрдә. Әгәр бик сагынсаң... ; Р.Хзмид. Җиде баҗа һ. б.);

җ) тарихи вакыйгаларга һәм аерым шәхесләрнең әдәби образларына мөрәҗәгать итү (Н.Фәттах. Кол Гали; Р.Ишмо­рат. И мөкатдәс моңлы сазым; Т.Миңнуллин. Без китәбез, сез каласыз; Ә.Гаффар. Соңгы сәгать; Р.Батулла. Сират кү­пере һ. б.).